Шәһри Казан

Батыр йөрәкле Тимерхан!

Сугыш ветераны Тимерхан Зиннәт улы Зәйнуллинга әти-әнисе исемен бик белеп кушкан икән. 93 яшендә булса да, сәламәтлеге, сөбханалла, тимердәй нык әле аның. Авыр сугыш еллары кыенлыкларын җиңеп, хәзерге көннәргәчә сау-таза, көчле, батыр йөрәкле булып калуына ышануы да кыен хәтта.

Башкортстанның Зур Шады авылында туган Тимерхан тормышка яшьтән җигелә. 8 класс белемле егет, яшьләрне Амур төзелешенә эшкә җыюларын белеп, әти-әнисеннән хәер-фатиха алып, шунда юл тота. Кул хезмәте белән башкара торган авыр эш, техника юк... 15-16 яшьлек яшүсмерләр 8 метр тирәнлектәге фундамент чокырын да кулга көрәк тотып казыйлар. Бераздан төзелеш җанланып китә, гаилә-гаилә булып үз теләкләре белән эшкә килеп урнашучыларның саны да күбәя бара. «Балаларга укырга кирәк, ә укытырга укытучылар юк. Бирегә алданрак килүчеләр арасыннан 4 егетне билгеләп, балалар укытырга куштылар. Көндез эшлибез, ә кич балалар укытабыз, - дип сөйли Тимерхан абый, ул көннәрне искә алып. - 1937-39 елларда армия сафларына чакырдылар. Хезмәтем, матрос булып, катерда башланып китте». Шунда спорт өлкәсендә зур чыныгу да ала, төрле ярышларда катнашып, гел уңышларга ирешеп килә. Егетнең булдыклыгын тиз бәялиләр. 1940 елда аны Молотов исемендәге хәрби-диңгез авиация-техник училищесына укырга җибәрәләр. 1941 елны курсантларны сугышчан тревога тетрәндерә: сугыш башланган. Бик кызу режим белән укыту башлана. Аларны көннәрдән бер көнне поездга төяп, Волоконский шәһәренә китереп ташлыйлар.
Шундагы бәрелештә аның күзенә зыян килә. «Сукыр калырга мөмкин идем. Санитарларның минем күзләрнең сакланып калуына исләре киткән. «Син күлмәк белән тугансыңдыр!» - диештеләр соңыннан», - ди ул. 1945 елны аны япон сугышына озаталар. Тимерхан, Курил утрауларына барып, аннан японнарны кууда катнаша. 1945 елдан өстәмә хезмәткә калып, 3 ел буе хезмәтен дәвам итә ул. 1948 елда Арсеньев шәһәрендә бер татар кызы белән танышып, өйләнешеп, шунда яши башлый. Аннан яшь гаилә Казанга заводка эшкә кайта. 22 нче авиация заводында 45 ел эшләп лаеклы ялга чыга Тимерхан ага.
93 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны ике хәләл җефетен җирләгән инде. Соңгы тормыш иптәше белән өйләнешүләренә 5 ел гына әле. Балаларының үз гаиләләре, аларга белем биреп, зур тормыш юлына чыгарган ул. Оныклары үсеп килә. Бу батыр, тынгы белмәс бабайга киләчәктә саулык-сәламәтлек белән тыныч тормышта яшәргә язсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: