Шәһри Казан

Батырга – кәҗә бәтие

Иң хәлитеч мизгелдә, берәү икенчесен сыртына салам дигәндә, көрәшчеләрдән дә җитезрәк булып, ике кулым белән күзләремне каплыйм! Аннан бармак читеннән генә мәйданга күз салам: имгәнмәделәрме, икесе дә исән-саулармы?

Реклама

Шулай да бик яратам көрәш карарга. Сабан туенда ул бөтенләй башка. Ничә буын бер мәйданга җыйналган, читтәгеләр өчен дә ерак аралар якынайган! Көрәшчеләрнең иң элек хөкемдарлар белән һәм үзара күрешүләре, бил алышканнан соң янәдән кул бирүләре! Ничаклы мәгънә, тәрбия бу күренешләрдә! Балтачта Сабан туе батырына быел машина куйганнар иде. Машинаны безгә бирәләрмени! Ачылу тантанасыннан алып батырны күккә чөйгәнче мәйдан читендә кадаклаган кебек утырдык.
Димәк, карарлык, хозурланырлык тамаша булган. Балтач балчыгыннан «Италиядә ясалган» чүлмәкләр ватыла торды, келәмдәге көрәшчеләр алмашына барды. Азат Каюмов 25 метрлы туры баганага 29 секунд эчендә менеп булганлыгын күрсәтсә, ун яшьлек Гөлшан Сөләйманова, шахмат буенча өлкәннәр белән көч сынашып, акыл көрәшендә авырлык та, буй да кирәкмәгәнлеген исбатлады. Сабан туеның абсолют батыры булып Ринат Хәйретдинов калды һәм машина иясе булды. Кемне аркасына салды диегез? Абыйсы Айдар Хәйретдиновны. Монда инде, яхшы фильмдагы кебек, нәтиҗәне һәркем үзенчә ясый. Россия һәм дөнья чемпионы булган Айдарны якыннан белгәннәр, мөгаен, фәлсәфәгә өстенлек бирерләр.
Шуңа игътибар иттем: быелгы бәйгедә балалар өчен күпсанлы аттракционнар оештырганнар иде. Бер уйласаң, бик яхшы, кинәнсеннәр уйнап. Икенче карасаң, бу уеннар балаларны мәйданнан читләштермәсме икән? Бар да батутта сикерсә, кашык кабып кем йөгерер дә чүлмәк ватарга кем керер? Искелек калдыгы дип карамыйлар, дөрес итеп оештырып күрсәтсәң, замана балалары да борынгы йолаларны яратып, үз итеп кабул итәләр. Быел Балтач районының Арбор авылы балалары иң элек әрәпә җыйнаганда ат арбаларына утырып кадер-хөрмәт күрделәр, сыйландылар. Әби-апалары алар өчен тәм-томнар, аерым бүләкләр бирделәр, шул көнне кичен болында балалар өчен Сабан туе үткәрелде. Төп бәйге буласы көнне дә, иртәнге биштә торып, авыл буйлап буялган йомырка, кәнфит-прәннек җыйнап йөрделәр, халыкны кичкә чишмә буена бәйгегә чакырдылар. Кичке Сабан туеның да үз өстенлекләре бар икән. Арборлылар быел мәйданга эшләрен тәмамлап, кунакларны беркат сыйлап җыйналдылар. Арборда көрәш тәмен беләләр, монда һәр малай шуның белән җенләнгән. Әллә ничә буын көрәшчеләр тәрбияләгән, республикага даны таралган Дамир абыйлары бар шул. Берәр сере бардырмы - батырга тәкә бирмәделәр. Хәер, һәр авылның үз хикмәтедер инде, Чутай авылында менә батырга кәҗә бәтие бирделәр! Ишеткән дә, күргән дә юк иде. Бар кешене куандырып, кечкенә ак «сыер» зыр әйләнде мәйданны. Кәҗә бәтиен генә түгел, нәни бозау да күрдек Чутай Сабан туенда. Шампуньлап юганнар үзен, ап-ак, тоякларында кызыл тасма, муенында кыңгырау. Лотереяда призлы урын алучыга булып чыкты ул.
Быел республика авылларында, районнарында үткәрелгән Сабан туйларының бик матур өстенлеге булды - бер җирдә дә хәмер сатылмады. Әйбәт булды бит, әйеме?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: