Шәһри Казан

БАЙЛАР да елый

Руслан - тормыш иптәшемнең якын дусты. Кечкенәдән үк бергә аралашып үскәннәр. Җитеш, мул тормышлы гаиләдән. Заманында әтисе шактый танылган прокурор булган, әмма шау-шулы 90 нчы елларда аны үтергәннәр. Ирен югалткач, әнисе Анна Аделевна башкага кияүгә чыкмаган, бердәнбер улын ялгызы тәрбияләгән.

Реклама

Улын җил-яңгыр тидертми үстергән, югары белемен дә биргән, башкаланың иң яхшы рестораннарының берсендә купшы туй ясаган. Кыскасы, Руслан акчага кытлык кичереп үскән дип әйтеп булмый. Әмма аңа карап ул бервакытта да борын чөеп сөйләшмәс, акчаның кадерен белә торган ир-ат. Моның өстенә, җаваплы, төгәл һәм ярдәмчел кеше булуын да өстәсәң, хөрмәткә лаек сыйфатлары шактый җыела. Тормыш юлын бергә үтәргә сайлаган ачык йөзле, аралашучан сөйгән яры белән дә уртак телне тиз таптык. Әмма ни дисәң дә, безнең кебек авыл кызларыннан аерыла инде.
Руслан, дүрт бүлмәле фатирда әнисен ялгызы калдырырга теләмәде, шуңа күрә туйдан соң яшьләр бергә яши башладылар. Әдилә исемле кызлары да туды. Тик менә Анна Аделевнаның сеңлесенә уңышсыз операция ясалды һәм нәтиҗәдә аның аяклары йөрмәс булды. Хәзер ул ханым да Русланнар белән бергә яши, Анна Аделевна да вакытлыча эштән чыгарга мәҗбүр булды.
Тормыш мәшәкатьләренә чумып, дусларыбыз белән күптән очрашкан юк иде. Яңа ел бәйрәмнәрендә үзләренә кунакка чакырдылар. Табын артында сөйләшеп утыргач, хуҗабикә белән чәй алып керергә дип кухняга чыктык.
- Туйдым инде бергә яшәп, - диде Алена кинәт кенә. - Көн саен Русланга, үзебезгә фатир алыйк та аерым яшик, дип әйтәм. Мин үземне каенанага кияүгә чыккан кебек хис итәм. Руслан эштә, без Анна Аделевна белән көне буе бергә. Бер-беребездән арыганбыздадыр инде. Җитмәсә, ул салкын тидереп еш авырый. Аны да, баланы, авыру сеңлесен карау да минем җилкәгә төшә. Ипотекага басып, аны гомер буе түлисе дә килми. Әни бер айдан эшкә чыгарга тиеш тә, тик аның авыру сеңлесен кем карар икән инде?
Әллә нишләп киттем шунда. И, мәйтәм, сезгә дә акча җитмәгәч инде. Бар булганына шөкрана кылып, сабыр итәргә өйрәнсәк иде без. Ә тормышлары шөкер итмәслек түгел. Аллага шөкер, үзләре дә, балалары да сау-сәламәт. Руслан яхшы эштә эшли. Туйдан соң ук фатирларына менә дигән итеп ремонт ясадылар, бар иске җиһазлар урынына яңаларын кайтарып тутырдылар, шәп машина сатып алдылар. Алена бәби алып кайтканчы бер генә көн дә эшкә чыкмады. Аңа да карамастан, танышлары аркылы документлар ясатып, декрет акчасын бездән күбрәк алды. Хәзер дә миннән ике тапкыр артыграк пособие килеп тора. Бала өчен кирәк-яраклар да иң яхшылары гына. Шуңа дә канәгать булмасаң инде.
Шөкер итә белү-белмәү дигәндә, күңелемдә гел бер вакыйга яңара да, ирен читенә елмаю менеп кунаклый минем. Баламны табибларга акча түләмичә генә табам, иң мөһиме Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, дип карар иткән идем. Аллага шөкер, тулгак ачысын кичереп, сау-сәламәт нарасыемны күкрәгемә кысып сөяргә насыйп булды. Ул вакытларда берничә хастаханәдә ремонт эшләре бару сәбәпле, 1 нче балалар тудыру йорты шыгрым тулы иде. Яңа гына бәби алып кайткан хатын-кызларның барысына да палатада урыннар җиткерә алмыйлар. Кичкә кадәр коридордагы ятакларда яткыралар да, урын бушагач, палатага күчерәләр. Минем белән дә шулай булды. Янәшәмдәге ятакка тагын бер яшь әнине китереп салдылар. «Ни пычагыма 15 мең сум акча түләдем соң мин? Шушы коридорда ятар өченме? Баланы да авырлык белән таптым. 12 сәгать чирләдем. Ятып та, басып та торып булмый җитмәсә», - диде бу, бераз хәл җыйгач.
Кичен безне дә палатага күчерделәр. Теге коридордан соң рәхәт инде, сумкаларыбызны бушатып, хастаханә өчен кирәк-яракларны урнаштырып та куйдык. Тиздән баламны имезергә алып киләчәкләр. Ниһаять, рәхәтләнеп күзләренә бага, күкрәгемә коча алачакмын. Сүз белән аңлатып бетерә алмаслык әнә шул татлы мизгелне көтеп, йөрәк читлегеннән сикереп чыгардай булып тибә. Башка вак-төяк мәшәкатьләр, авыртулар турында уйлыйсы да килми. Ә палатада яткан берничә хатынның башы зарланудан чыкмый. «Мин бу бала тудыру йортын бик яхшыдыр дигән идем. Ә монда заманча ремонтлары да ясалмаган, стеналары да буялмаган, башка уңайлы шартлар да юк. Танышларыма монда килмәскә кушам». Бар сөйләгән сүзләре шул. Журналист практикасында күргән шактый медицина һәм социаль яклау учреждениеләре белән чагыштырганда, 1 нче балалар тудыру йортын начар дип әйтеп булмый югыйсә. Димәк, нинди очракка ничек карыйсың инде. Аннан соң кем нәрсәдән тәм таба бит. Балда-майда йөзеп, һаман акча юк дип зарланып яшәүдәнме, әллә бар булганына риза булып шөкер итә белүдәнме.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: