Шәһри Казан

Базар маҗаралары

Без барыбыз да базар белән бәйләнгән. Берәүләр сата, икенчеләр ала. Шунлыктан, базар дигән урын, галәмәт умарта оясы кебек, гөжләп тора. СССР таркалгач, ул бигрәк тә җанланды. Шәһәрдә сату итү өчен урын җитми башлады. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән милләт кешеләре - алыпсатарлар пәйда булды. Башка төбәктән алар өч сумга сатып алган...

Реклама

Без барыбыз да базар белән бәйләнгән. Берәүләр сата, икенчеләр ала. Шунлыктан, базар дигән урын, галәмәт умарта оясы кебек, гөжләп тора. СССР таркалгач, ул бигрәк тә җанланды. Шәһәрдә сату итү өчен урын җитми башлады. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән милләт кешеләре - алыпсатарлар пәйда булды. Башка төбәктән алар өч сумга сатып алган товарны без ун тиенгә алабыз. Советлар вакытында аларның спекулянт дигән кушаматы бар иде. Һөнәрчелек белән шөгыльләнүчеләргә көн күрсәтмәделәр. Минем туган авылым Туембаш (Кукмара районы) халкы гомер-гомергә киез итек басу белән шөгыльләнә. Нужа чигеп, шуның белән үзләренең финанс хәлен яхшырталар. Йомшак җылы итекләрен элегрәк Нократ Аланы (Киров өлкәсенең Вятские Поляны шәһәре), Кукмара базарларында яшерен төстә саттылар.
Хөкүмәт авыл халкын никадәр генә кыерсытса да, алар яшәү, гаиләләрен һәм каралты-кураларын карау өчен көн-төн көрәштеләр. Күп итеп мал-туарын асрадылар. Ул вакытларны сыер асрау кыйммәткә төшә дип тормадылар, хәерчелек итәктән тартса да, халык тырышты. Үзе җитештергән итен дә, сөтен дә, катыгын да, эремчеген дә һәм башка азык-төлекне Нократ Аланы базарында саттылар. Ул шәһәр авылга 15 чакрым. Йөрергә автобус юк. Базарга иртән чиләнеп җәяүләп бардылар, кичен, телләрен асылындырып, ах-ух килеп кайттылар.
Базарда алар белән нинди генә мәзәк хәлләр булмый. Безнең күрше Хәтимәттәй (бездә олы яшьтәге хатын-кызны шулай атыйлар. - В.Г.) сөт сата икән. Аның янына ике марҗа килгән дә:
- Молоко утерешнее? - дип сорыйлар икән. Безнең авыл халкы җавапка кесәгә керә торганнардан түгел.
- Утерешнее, утерешнее, - дигән дә Хәтимәттәй - өченче көнге, - дип татарчалатып өстәп куйган.
Сугыш һәм аннан соңгы елларны кибетләрдә сөт тә, катык та, сыер мае да юк, ә халыкка ашап-эчәргә кирәк. Авылдашларым ул чорда зур машина төзелеше заводы булган Нократ Аланы шәһәрен тәэмин итеп тордылар. Күрше-тирәдәге төбәкләрдән килеп сатучыларның азык-төлеген себереп алып бетерерләр иде.
Ул вакытны шәһәр халкы дүртпочмаклап кадаклап (бер кадагы 400 грамм. - В.Г.) ясаган сыер маен яратып алды. Бер көнне авыл хатыннары май сатарга барганнар. Мәликә исемле кыз да базарга май алып бара. Бөтен хатын-кызлар майларын сатып бетерәләр берзаман: Мәликә янына килеп җиткәч, сатып алучылар төкерәләр дә китеп баралар икән. Маен алмаганнарына кыз бик аптырый. Аңа күршесе майдан бушаган кастрюлен бирә, ә үзенекен яшерергә куша. Шуннан соң гына аның маен сатып алып бетерәләр. Соңыннан гына аңа ни өчен маен алмауларын аңлаталар. Баксаң, Мәликәләргә читтә яшәүче апайлары бүләк итеп кечкенә балалар чүлмәге (горшогы) җибәргән була. Кыз маен шуңа салып алып төшкән. Ялтырап торган яңа савыт булгач, ярар дигән булгандыр инде...
Бервакытны шундый кадаклы май белән Сәет абзый мәзәк хәлгә кала. Карчыгы кичтән кадаклы майны, кастрюльгә салып, өй алдына чыгарып куя. Сәет абзый иртән тора да, итсез бәрәңге боткасын ялтыратып, чәй эчкәч, кастрюлен сумкага салып базарга чыгып китә. Ярты юлны үткәч, сөртенеп китә. Сумкадагы кастрюльдә сыеклык чайкалгандай була. Ул: «Әллә маем эредеме икән?» - дип, сумкасын җиргә куеп караса, кичтән калган ашны сатарга алып бара икән бит. Кире кайтып, май салган кастрюльне алып килергә туры килә аңа.
Базарның утырып җыларлык маҗаралары да була. Халык андагы хәлләр турында: «Берәүләр алдый, икенчеләре алдана», - дип, юкка гына әйтми. Берәүләр суяр өчен чегәннәрдән ат сатып алалар. «Кыйммәт сорамыйбыз, очсызга гына сатарга исәбебез, чөнки ерак сәфәргә җыенабыз. Акчабыз җитми, шуңа күрә атны сатарга булдык. Ат бик көр», - дип мактыйлар инде. Тегеләр чегәннәрнең суфый теленә ышанып, аны сатып алалар. Кайткач абзарга ябып куялар. Иртәгесен чыгып карасалар, анда кабыргалары беленеп торган, эче эчкә баткан бик ябык ат басып тора. Шунда алар чегәннәрнең үзләрен алдаганнарына төшенәләр. Баксаң, базарга чыгар алдыннан тегеләр, атның арт ягыннан, машина тәгәрмәченә һава өрдергән кебек, һава тутырганнар. Төн кунгач, һава чыгып беткән, ат үз хәленә кайткан.
Базар чатында безнең һәрберебезнең диярлек алданганы бар. Бу мәкаләне язарга үземнең быел Казанның үзәк базарында көпә-көндез алдануым этәрде. Яз көне бер карчыктан стаканы биш сумнан эре борчак сатып алдым. Башкаларга ун сумнан саттым, сиңа, пенсионер кешегә, биш сумнан бирәм», - ди. Берничә көннән эре борчагымны чәчәргә җыенсам, минем борчакларым да чегән аты кебек кечкенә генә булып калган. Баксаң, әби борчагын сатарга чыгар алдыннан бүрттергән икән. Ә өлгергәч, кузакларда 2-3, иң күбесе дүрт бөртек кечкенә борчаклар булды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: