Шәһри Казан

Базарда урын тар

Казан базарларында кырмыска оясындагы кебек халык кайный. Монда, кем әйтмешли, берәү алдый, берәү алдана. Тик халык барыбер базарсыз яши алмый. Алучысы булгач, сатучысы табыла.

Тик бәла: базарларда үз халкыбыз үз товарын рәхәтләнеп сата алмый. Урын тар. Кешеләр үстергән җиләк-җимешләрен куеп сатарга алма төшәрлек булса да урын эзләү белән әвәрә килә. Урын табылмаса, урам асфальтына газета җәеп бәрәңгесен, җиләк-җимешләрен шунда тезә.
Миллионлы Казанда базарлар шактый үзе. Тик әрсез сәүдәгәрләр халык күп йөри торган базар мәйданнарын үзләренә сатып ала. Идел буе районындагы базар янәшәсенә башта Макдоналдс салып куйдылар, аннары башка комплекслар калыкты. Анда хәзер гади халык сәүдәсе өчен урын кәҗә сукмагы киңлегендә. Үз халкыбызның үстергән җиләк-җимешен сатарга урын бөтенләй юк. Сатмас иде, яшәргә акча кирәк. Базарлар булганга гына шәһәрләр үсеп чыккан бит.
Мин базарга чыгып үз товарын сатучыларны мактар идем. Алар үз җирендә үз товарын булдырган, шуны сата. Үз товарын сатучылар калмаса, чит илнекеләр безнең җирләребезне дә алып бетерергә мөмкин. Базарларда үз җитештерүчеләребезгә урын тарлыгы халыкны чит илләргә бәйле итү өчен дә кирәктер дип уйлыйм. Безгә үзебезнекеләрне кайгыртасы иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: