Шәһри Казан

Бөек милләт икәнебезне онытмыйк

Бервакыт күршемнең бакчага йөрүче улы урамнан елап керде. «Нигә елыйсың?» - дигән соравыма: «Малайлар татар дип үртиләр», - ди сабый. «Ә син татар түгелмени?» - дим аңа. «Татар», - дип җавап кайтара ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә. «Ә син алар алдында татар булуың белән мактан, горурлануыңны сиздер, дусларың шундук үзеңнән көнләшә...

Реклама

Бервакыт күршемнең бакчага йөрүче улы урамнан елап керде. «Нигә елыйсың?» - дигән соравыма: «Малайлар татар дип үртиләр», - ди сабый. «Ә син татар түгелмени?» - дим аңа. «Татар», - дип җавап кайтара ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә. «Ә син алар алдында татар булуың белән мактан, горурлануыңны сиздер, дусларың шундук үзеңнән көнләшә башлар, үзләренең дә татар буласылары килер», - дим, сабыйны күкрәгемә кочып. Ә ул елмаеп, ачылып китте...
Бер карашка гади генә тоелган әлеге вакыйга инде күпме вакыт җаныма тынгылык бирми. Татар дигән кодрәтле исемне йөрткән бөек милләтем дәвамчылары булуыбызга горурланырга кирәк бит югыйсә. Татар милләте - гомер-гомергә тарихта үз эзен калдырган, дан-шөһрәтле милләт ул. Бүгенге вазгыятьтә, милләтләрне юкка чыгару, телсез, мәдәниятсез, мәгърифәтсез калу куркынычы янаган чорда, бигрәк тә көчле иманлы, милли рухлы бөек милләт икәнлегебезне раслау кирәклеге ачык лабаса. Милли горурлыгыбыз гына безгә милләт булып сакланып калырга җирлек тудыра ала. Тарих битләренә күз салыйк та милләттәшләребезнең бөек улларын, кыю, сәләтле кызларын - күренекле шәхесләрен барлыйк...
Ватан сугышында Бөек Җиңүне якынайтып имин тормыш өчен көрәшкән татар генералларының саны гына да ике йөздән артып китә. Руслардан кала, татар генераллары сан ягыннан икенче урында тора. Аларга, яу кырында әлеге дәрәҗәле исемгә лаек булу өчен, башка милләтләргә караганда берничә тапкыр кыюрак булырга кирәк булганлыгын да истән чыгармыйк. Күпләргә мәгълүм дәрәҗәле генераллар Гани Сафиуллин, Якуб Чанышев, Мәхмүт Гәрәев, 19 яшендә яу кырында ятып калган Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов һәм хатын-кызлар арасында беренчеләрдән булган легендар очучыбыз Мәгубә Сыртланованың батырлыклары гына да бүгенге яшьләргә ватанпәрвәрлек өлгесе түгелмени?!. Күренекле полководецлардан - Сунар нәселеннән булган Суворов, Котдуслар нәселеннән булган - Кутузов, нәселләре төрки-татар затыннан булган адмирал Нахимовларның да үзебезнекеләр икәнлекләрен хәтердән чыгармасак иде.
Хәтеребездә тагын бер исемне яңартыйк әле. 1812 елгы сугыш каһарманы, батыр партизан һәм танылган шагыйрь Денис Давыдов татар икәнлеген шигъри юллар аша дәлилли.
«Бөек татар каны ага миндә дә,
Мин үзем дә шушы затлы ырудан...», - дип яза ул. Денис Давыдов 1784 елда Мәскәүдә туган, 1839 елда хәзерге Ульяновск өлкәсенең Югары Маза авылында җирләнә. Чыгышы белән Давыдовлар нәселеннән булган батыр партизанның нәсел шәҗәрәсе Алтын Урдага барып тоташа.
Татар милләтеннән булган «кара генерал» Даян Мортазинның батырлыкларын Чехия дәүләте илнең иң югары бүләкләре белән зурлый. Чехиядәге Змин шәһәренең иң зур мәйданына аның исеме бирелә һәм һәйкәле торгызыла. Чехословакиянең зур энциклопедиясендә легендар герой Даян Мортазин исеме алтын хәрефләр белән теркәлә. Болар безнең өчен горурлык түгелмени?!.
Польшаның Гданьск шәһәрендә Польша татарларына һәйкәл салынды. «Әлеге иярдәге татар һәйкәле - безнең хәтер яңартуыбыз һәм соңгы 600 ел дәвамында татарларга булган хөрмәтебез билгесе», - дигән иде Польша Республикасы Президенты Бронислав Коморовский әлеге һәйкәл ачылышында.
Сәнгать өлкәсендә дә горурланырлык милләттәшләребез шактый безнең. Легендар җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловалар, танылган баянчы Рокыя Ибраһимова, композитор Салих Сәйдәшев, дөньякүләм танылган балет остасы Рудольф Нуриев кебек сәнгать әһелләребезне беркайчан да онытырга хакыбыз юк. Шундый могтәбәр затларның тагын берсен әйтеп үтү урынлы булыр. Ул - әрҗәле уен кораллары өчен калай тәлинкәләргә уеп, көйләр ясау остасы Гыйләҗетдин Сәйфуллин. 1909 елда ук Авыл хуҗалыгы казанышларының халыкара күргәзмәсендә катнашып, үзе ясаган әрҗәле уен кораллары һәм аларда уйнатыла торган тәлинкәләре өчен Зур көмеш медальгә лаек булган татар остасы ул. Аның эшләре заманында Россия чикләрен узып, чит илләрдә дә таратыла. Бу милли горурлык уятырлык дәлил түгелмени?!.
Танылган гыйлем ияләре Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин, бертуган Габидулла һәм Гобәйдулла Бубилар, бөек әдипләребез Кол Гали, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Җәлил һәм Алишлар, академик Роальд Сәгъдиев кебек бөтен дөньяга мәгълүм галимнәребез һәм башка бик күп данлыклы, каһарман татарларыбыз бар безнең. Милләттәшләребез, кайсы гына өлкәдә эшләсәләр дә, беркайчан да татар дигән исемгә тап төшермәгәннәр. Без аларның һәммәсен дә күз уңында тотып, милләтебез алдындагы изге эш-гамәлләре белән горурланырга, киләчәк буыннарга да, Тукайча итеп әйтсәк, «...без тарихта эзле» икәнебезне хәтердә кат-кат яңарту фарыздыр. Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү батырлык үрнәкләре белән генә чикләнми. Үз ана телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны белү, безгә үрнәк булырлык талант ияләрен, бөек шәхесләребезне олылау да ул. Татар - бөек милләт, ә халкым- горур халык минем! Бөек милләт икәнлегебезне онытмыйк әле, туганнар!..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: