Шәһри Казан

Бөек рус теленә баш иям!

Тел мәсьәләсе - һәр милләтнең иң авырткан җире һәм ул шулай булырга тиеш тә. Чөнки тел пычранса - бу әлеге тел ияләренең авыруы турында сөйли, тел юкка чыкса - милләт тә югала. Кичә рус халкының бөек шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 213 ел тулды. Бу көнне рус халкы Туган тел...

Татар телен өйрәнмәс өчен...
Мөгаен, ата-бабаларның гамәлләре өчен балалары җавап тотарга, җәфа чигәргә тиеш түгелдер ул? Һичшиксез, тиеш түгел! Тик кызганыч, ата-бабалар хатасы оныкларны берничек тә читләтеп үтеп, алар тормышында тискәре чагылыш тапмыйча кала алмый. Менә хәзер дә үзләрен «рус телен яклаучылар» дип игълан итүчеләр, рус телле балаларның мәктәптә татар теле дәресләрен түләүсез үзләштерү мөмкинлеген чикләп, аларны өстәмә тел өйрәнүдән мәхрүм калдырыр өчен тырышлык куеп, хата ясый. Алар республикабызны Россиядәге рус теле дәресләрен милли компонент буларак кабул итүче башка төбәкләр белән чагыштырып, рус телен (татар теле хисабына) ана теле буларак өстәмә рәвештә өйрәтү өчен көрәшә. Александр Салагаев, Михаил Щеглов, Елена Прохорова, Борис Бегаев кебекләр, Мәскәүдә хакимият яңартылгач, мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливановка зур өметләр баглап, яңа көч белән халыктан имза җыя башлаган.
Бу мәсьәлә турында яңа министр белән телевизион тапшырулар алып баручы Тина Канделаки да әңгәмә корган. «Әлеге тема буенча «Умная школа» сайтында даими гәп куертыла. Милли төбәкләрдә яшәүче рус телле балаларның Мәскәү балаларыныкы белән тигез күләмдә тел өйрәнү хокукы бармы?» - дип сораган ул. «Әгәр рус телен укытуда хокукларның тигез булмавы белән бәйле кимчелекләр тапсам, аларны, һичшиксез, юкка чыгарырга вәгъдә итәм. Монда бит игътибарны күләмгә генә түгел, ә сыйфат һәм укыту технологияләренә дә юнәлдерергә кирәк. Сорау күпме өйрәнүдә түгел, ә ничек өйрәнүдә һәм ахыргы нәтиҗә нинди булуда», - дип җавап кайтарган аңа яңа министр.

Бездә рус теле азмы?
Ә сыйфатка килгәндә исә Россиядә рус телен үзләштерү дәрәҗәсендә Татарстан балаларына тиңнәр юк. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов бу хакта тәфсилләп, мисаллар китереп сөйләде. Министр иренмәгән, РФнең 55 субъектындагы күрсәткечләр белән таблица ясап килгән. БДИ күрсәткечләре нигезендә, Татарстанны иң «русныкы» булган төбәкләр белән чагыштырган ул. Рус теле һәм әдәбияты милли компонент буларак иң күп - атнасына 8 сәгать күләмендә укытылучы Архангельск өлкәсе мәктәпләрендә БДИның соңгы нәтиҗәләренең уртача баллары: рус теленнән - «59,6», рус әдәбиятыннан - «49,1»не күрсәткәндә, Татарстанда бу күрсәткечләр «62,2» һәм «57,3» саннарын тәшкил итә. Моңардан тыш, февраль азагында старт алган Бөтенроссия рус теле фестиваленең дистанцион этабына йомгак ясалу да безнекеләр файдасына булуы белән гаҗәпләндергән. Иң күп катнашучылар - алар 1550 - безнең республикадан сайлап алынган. Икенче урынны биләүче Краснодар өлкәсеннән исә 400 чамасы катнашучының гына эше үтә алган. 3 июньнән башлап бәйрәм көнне тәмамланырга тиешле чираттагы этапка да безнекеләрдән 47 финалчы узган. Ай азагында исә, Казанда, КФУ базасында «Төрки дөньяда рус теле һәм әдәбияты» исемле халыкара конференция узачак. «Татарстанда бер генә сәгать дәресне дә рус теленекеннән урлаучы юк, без катгый рәвештә РФ кануннарына нигезләнеп эшлибез. Телләр, Мәгариф турындагы канунның өченче вариантына караучы милли-төбәк компонентына нигезләнеп, һәркайсы тиешле күләмдә укытыла», - ди министр.
Ә менә быел Казанда «Тоталь диктант» акциясен оештырган «рус телен яклаучылар»ның үзләренә чыннан да рус теле дәресләренең күләме җитеп бетмәгән, күрәсең. Ә бәлки алар «тел өчен борчылып йөреп», үзләре телне тиешенчә үзләштерергә кирәклекне онытып җибәргәннәрдер. Юкса Альберт Гыйльметдиновны әлеге акциядә катнашырга чакырып язган хатларында 17(!) хата ясамаган булырлар иде...

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: