Шәһри Казан

Бер авызыңа хуҗа була белмәсәң...

1894 елда Лондонда зур тизлек белән барган бер машинаны туктаталар. Аны йөртүче исерек була. Җавапка тарталар. Бу - җир шарында исерек көйгә машина йөрткән өчен штраф түләүчеләрнең беренчесе була.

Салмыш көйгә руль артына утырган адәм балаларының хәзер инде исәбен белүче дә юктыр. Көн туса, андыйларны ЮХИДИ хезмәткәрләре эләктереп кенә тора, шуңа да карамастан, барыбер эчәләр. Совет заманында бераз «төшереп» рульгә утырганнарга ул кадәр каты бәрелмәделәр. Штраф салып, бу бәладән котылырга тырышсалар да, хөкүмәтнең өметләре акланмады. Адәм баласын машина йөртү хокукыннан колак кагу да куркытмый. Алай гына да түгел, җинаять җаваплылыгына тартуга да исләре китми шикелле.
Юл һәлакәтләре ул җимерелеп, йомычкага әйләнеп беткән машиналар гына түгел, сәламәтлекләрен гомерлеккә югалткан яки якты дөнья белән вакытсыз хушлашкан меңләгән, йөзләгән кешеләр дә. Россиядә 2015 елның тугыз аенда, салмыш килеш машина йөртүчеләр гаебе белән, 12 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте булган. 17,6 мең кеше тән җәрәхәте алган. 2500гә якын кеше һәлак булган. Шунысы яман - сабак ала белмибез. Шуларның ук кайсы берсе кабат, салган килеш машинага утырып, авария ясый. Андыйларның саны ун меңгә җиткән.

Нәфесен тыя белмәгәннәргә сәбәбе табылып кына тора. Әйтик, әнә Казанда берәү, дустының баласы туу шатлыгыннан шактый гына төшереп алганнан соң, машинасына дус-ишләрен утыртып, төнлә шәһәр урамнары буйлап элдертә. Исерекнең күзенә ак-кара күренми - баганага килеп бәрелә. Машинадагыларның икесе шунда ук җан бирә. Иң аянычы - аларның берсе яңа туган сабыйның әтисе була.

Реклама

Кайвакыт машина белән ида­рә итүче сәрхуш, үз хәлен үзе чамалап, ЮХИДИ хезмәткәрләреннән качып котылырга тырыша. Тизлеген арттырып, алга ыргыла. Мондый кешенең юлына очрамавың хәерле инде. Юкса, ахыры ни белән бетәсен кешедән сорыйсы түгел.
Законнарның йомшаклыгын сизеп алган хатын-кызларның да кайберләре шушы чир белән авырый. Мондый хәлләр сирәк-мирәк кенә булса, зурдан кубып сөйләмәс тә идек. Казанда әйтик, ЮХИДИ хезмәткәре бер көн эчендә 12 хатын-кызны туктата. Шуларның җидесе исерек була. Иң яшь дигәненә - 18. Болар әле инспектор «кармагына» эләккәннәре генә, ә тотылмаганы күпме?! Салмыш хәлдә машина йөртүчеләр арасында ил-көнгә билгеле кешеләр дә еш очрый. Ни гаҗәп, алары судан коры чыгарга гадәтләнгән.
Рәсми мәгълүматлардан кү­ренгәнчә, Россиядә ел саен эчкән килеш бер миллионнан артык машина йөртүче тотыла. Шуларның 300 меңнән артыгы - бер яки берничә тапкыр эләккәннәр.

Шуларны искә алып, 2015 елда андыйларга җәзаны катылату турында закон кабул ителде. Элек эчкән килеш кабат машина белән идарә итеп тотылган кешеләр 50 мең сум штраф һәм өч елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителсә, хәзер йә 200 меңнән алып 300 меңгә кадәр штраф түлисең, йә 480 сәгать мәҗбүри эш башкарасың, йә ике ел утырып кайтасың. Алай гына да түгел, исерекбаш гаебе белән юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелсә, ул ике елдан алып җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә. Әгәр дә инде ике һәм аннан да күбрәк кеше һәлак булса, ул чакта дүрт елдан алып тугыз елга кадәр төрмә яный.
Россия хөкүмәте уздырган бер киңәшмәдә исерек килеш машина белән идарә иткән өчен җәзаны тагын да көчәйтү, андый айнымас адәмнәрнең машиналарын алу турында барган сүз. Ул эшкә ашырмы, юкмы, әлегә билгесез.
Башка илләр тәҗрибәсе ни сөйли соң? Мәсәлән, Испаниядә исерек көйгә машина йөртүчегә - ике ел, Финляндиядә дүрт ел төрмә яный. Даниядә исә өч тапкыр эләксәң, машинаңнан колак кагасың. Поляклар да руль артындагы сәрхушне аркасыннан сыйпамый. Инде дә килеп, юл-транспорт вакыйгасында кеше гомере өзелсә, салган килеш машина йөртүчене гомерлеккә машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр.

Исерек килеш машина иярләүчеләр юл кагыйдәләрен төгәл үтәгән җәяүлеләр өчен дә куркыныч тудыра. « Зебра» аша чыгучы җәяүлеләрнең гомере өзелү очракларын да белеп-ишетеп торабыз. Ава-түнә басып торса да, ике сүзнең берендә, «мин эчмәдем» дип инспекторга исбатларга тырышучылардан зыян күрә андыйлар. Кат-кат штрафка тартылып та, янәдән салмыш килеш машина иярләүчеләрне ничек денгә кертергә соң? Машина йөртүчеләрнең җаваплылыгын арттыру өчен законнар тагын да камилләшерме - белгән юк. Ә бит акылга утыртасы иде бу адәм балаларын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: