Шәһри Казан

Бер дә әче түгел!

Туйлар бик күп төрле була: хезмәт туе, сабан туе, исем кушу туе, никах туе... Соңгысы, һәркемгә мәгълүм булганча, өйләнешү уңаеннан үткәрелә. Гадәттә, мондый туйларны элек-электән, кыр эшләре тәмамлангач, көз айларында - муллык чорында уздыра торган булганнар. Мөселманнар исә Рамазан аенда никахлашмаганнар.

Реклама

Бер-берсен өзелеп сөйгән тиң ярларның никахы күкләрдә укыла, диләр. Танышуыбызга ярты ел чамасы вакыт узгач, без дә тормыш сукмагыбызны уртак итәргә вәгъдә бирештек. Чын мөселман гаиләләрендә тәрбия алган яшьләр буларак, бөтен шартын китереп никах укыттык. Ап-ак җиңел «Волга» машинасы белән җилдереп, кәләшемне Казандагы фатирыбызга алып кайттым. (Сөргеннән кайтканнан соң, гаиләбез Казанда төпләнгән иде. Әтием, алтын куллы кеше буларак, тиз арада эшкә урнашып, фатир да бирделәр.)
Фәридә миңа туй алдыннан ук: «Сәгъдулла! Мөселманнарда кеше алдында үбешү һич тә ярый торган эш түгел. Туйда үбешмибез, ярыймы», - дип әйтеп куйды. Шулай эшләдек тә. Туй ике көн дәвам итте. Беренче көнне яшьләр җыелышса, икенче көндә - өлкәннәр. Яшьләр, безгә карап: «Әче, Әче!» - дип кычкырды. Тик сүзләренә игътибар бирмәгәч, туктап калырга мәҗбүр булдылар.
Үбешү - гаять шәхси эш, шунлыктан аңа чит-ят шаһитлар кирәкми. Башкалар алдында кочаклашып, үбешеп тору әхлакый яктан тотнаксызлыкны, тәрбиясезлекне күрсәтә.
Хәзер күп кенә туйлар спиртлы эчемлекләрсез генә дә үткәрелә башлады. Моны күреп сөенәбез генә. Алга таба да, башка халыкларга иярмичә, үзебезнең күркәм гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны сакласак иде!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: