Шәһри Казан

Бер җенесле Евросоюз

Ни чыкмаган шул Европадан чыга инде. Алдынгы карашлы саналган бу контингент кешелек дөньясын яңадан-яңа «ачышлары» белән шаккатырып тора. Шөкер, французлар кебек бака боты ашый башламадык әлегә, әмма күбебез бу «югары мәдәниятле» халыктан үрнәк алырга тырышабыз, аларча яшәргә омтылабыз. Өлге итеп алырлык нәрсәләре шактый, ләкин барысын да сукырларча алардан күчерү дә...

Реклама

Зәңгәрле-алсулы Франция
Узган елның маенда Франция Президенты итеп сайланганда Франсуа Олландның сайлау алды кампаниясенең төп пунктларының берсе - бер җенестәге парлыларның хокукларын киңәйтү иде. Соңрак Олланд берничә тапкыр бу уеннан кире кайтмаячагын белдерде, хәтта шундый беренче парның туенда катнашырга да вәгъдә бирде.
Ноябрь аенда Франция хөкүмәте бер җенестәгеләргә өйләнешергә рөхсәт итүче закон проектын хуплады. Әлеге мәсьәлә буенча парламентта гыйнвар азагында тыңлаулар узачак. Бүген бер-берсен яратышучы «төсле»ләр граҗданнар союзлары гына төзи ала, ә мондый союзларның юридик яктан хокуклары аз. Закон проекты кабул ителгән очракта, Франция Европа союзында бер җенестәгеләргә гаилә кору хокукын бирүче алтынчы дәүләт булачак.
Франсуа Олландның мондый адымга баруына аптырыйсы да юк, сораштырулардан билгеле булганча, Франция халкының якынча 60 проценты бер төрле җенестәгеләрнең никахын хуплый (сайлауларда җиңеп чыгарга алар да өлешчә ярдәм иткәндер, күрәсең). Узган елның декабрендә Парижда шундыйларның никахын яклап акцияләр узды, төрле мәгълүматларга караганда, әлеге акциядә 60 меңнән 150 меңгә чаклы кеше катнашкан.
Узган якшәмбедә хөкүмәтнең мондый карарына каршы берничә йөз мең халык катнашында митинглар узды. Оештыручылары - Франциянең уң сәяси көчләре, Католик чиркәве һәм мөселманнар булган демонстрантларның төп таләбе - бер җенестәгеләргә гаилә кору хокукы бирелү уңаеннан иҗтимагый тыңлаулар уздыру. Аларның фикеренчә, хөкүмәтнең «иҗтимагый тормыш нигезләренә кагылучы» реформасы уңаеннан референдум үткәрергә кирәк.
Уйлаган кеше уйланырлык, хөкүмәтнең шундый карар кабул итүнең халыкта ыгы-зыгы уятуы тикмәгә генә түгел. Франциядә биш кешенең өчесе үз җенесендәге белән сөешеп-яратышып йөри икән, тора-бара илдә демографик кризис башланачак. Дөрес, яңа закон андыйларга уллыкка бала алуны рөхсәт итә, балалар йортлары да буш тормый торуын. Әмма бер үк җенестәге ике кешедән торган гаиләдә кайсы әни, кайсы әти икәнен белмәгән баладан нинди шәхес тәрбияләнәчәк?!
Украина кызлары - Парижда
Украинаның FEMEN хатын-кызлар хәрәкәте активистлары, бер җенестәгеләрне яклап, Парижга хәтле барып җиткән. Митингтагылар алдында ярымшәрә килеш «Без гейларга ышанабыз!» дип кычкырып торган кызлар белән католик активистлары арасында ызгыш булып алган. Узган елның сентябрендә хәрәкәт җитәкчесе И.Шевченко, Киевта тәрене кисеп аударганнан соң, Франциягә күченә, соңрак әлеге хәрәкәт бу илдә рәсми теркәлү ала. Феменисткалар кешелеккә гей-никахлар түгел, ә дини фанатиклык куркыныч яный дип саный һәм алар Ватиканнан җенси мөнәсәбәтләргә каршы урта гасырлар учагын тергезүне туктатуны таләп итә.
«Мактаулы мордва» Жерар Депардье
Берәүләр кызык эзләп Европага тартылса, икенчеләре, киресенчә, аннан китү ягын карый. Күптән түгел генә француз актеры Жерар Депардье Россия гражданы булды. Үз илендә салым түләүдән баш тарткан әлеге танылган актер «мактаулы мордва» исемен дә алырга өлгергән. Элегрәк мондый исемгә лаек булган А.Эйнштейн, Д.Леннон, С.Джобс кебек билгеле шәхесләр белән бер рәттә булырга теләгәнме, әллә салым түләрлек мөмкинлеге юкмы яки башка сәбәпләре бармы - анысы безгә караңгы. Әмма Европада хәлләр алга таба да шулай дәвам итсә, аннан безгә таба күченүчеләр тагын булыр әле ул.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: