Шәһри Казан

«Бер хыялым бар әле»

Кыш буе остаханәсенә чыкты да югалды, чыкты да югалды әти. Әни дә «Нәрсә эшлисең соң син?» дигән соравына «Бер хыял бар әле» дигән серле җавап кына алды. Капка-коймалар күптән «чәчәк атты», инде менә бер тәвәккәлләп өйне дә бизәп чыгарга икән исәбе. Татар авылларының бизәкле өйләре җан җылыткыч күренеш бит ул....

Реклама

Кыш буе остаханәсенә чыкты да югалды, чыкты да югалды әти. Әни дә «Нәрсә эшлисең соң син?» дигән соравына «Бер хыял бар әле» дигән серле җавап кына алды. Капка-коймалар күптән «чәчәк атты», инде менә бер тәвәккәлләп өйне дә бизәп чыгарга икән исәбе. Татар авылларының бизәкле өйләре җан җылыткыч күренеш бит ул. Машинада авыллар аша узып барганда гына да берәр матур йорты булган авылның исеме шундук хәтергә сеңеп кала.
Балта эшен кечкенәдән өйрәнгән ул. Кем өй җиткерә - тәрәзә, ишек яңаклары эшләтергә үзебезнең Кызыл-Ярда гына түгел, башка авыллардан да аны эзләп килеп җитәләр. Сандык ясау серләренә төшенергә теләп, анда да үзен сынап карады. Авылның берничә кызы ул ясаган сандыкларга бирнә тутырып, кияүгә китте. Ә инде без мәктәптә укыганда ясалган күрсәткеч таягы, кешеләргә саплап бирелгән көрәк-сәнәк, чалгы-балтаның, ясап бирелгән тырманың исәбенә дә чыгарлык түгел. Әмма беркайчан да болар өчен кешедән акча алу дигәнне уена да китермәде. Кешедән артыгын алырга ярамый дип, кайбер балта осталарының эшләре өчен бәяне арттырырга теләүләренә дә каршы ул. «Арзан кирәк булса, Фирдинатка әйтегез», - дигәннәренә дә исе китми. Күңеле чиста. Кырма станогында эшләргә өйрәнеп алгач, урындык, өстәлләр эшли башлады. Колхоздан да, кешеләрдән дә кырып ясалган аяклы урындык-өстәлләргә заказлар ява гына. Өйгә исә әле алар әни: «Итекченең итеге булмый инде аның», - дип сукрана торгач кына керде. Аларга ияреп, җырлап торган орчыклар... Болары көне буе тракторда колхоз эшендә йөреп кайтып, караңгы капкач кына остаханәсендә башкарылган эшләр әле. Ә инде өйне чәчәкләп-чуклап бизәү хыялы тормышка ашар өчен лаеклы ялга чыгып, вакыт иркенәйгәнне көткән икән. Вак, четерекле, зур түземлек сорый торган, әмма күңел кушкан эш бусы. Шушы бизәк-сырларны башта ясап, шомартып, аннан буяп, соңыннан тиешенчә урнаштырып чыгарга күпме сабырлык кирәк. Һәм аңа беркем дә ярдәм итә алмый. Ул аларны бары тик үзе эшли.
Әле тагын бер хыял бөреләнеп килә. Җиренә җиткереп, иң нәзберек җан ияләренең берсе булган умарта кортлары өчен оя ясап карарга уйлап йөри әле әти бу көннәрдә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: