Шәһри Казан

Беренче җырлау

Гуанчжоу-Шанхай поезды. Китүчеләр үз урыннарына урнашты. Тора-бара халык күбәйде. Кайсылары хәтта тамбурда ятып бара башлады. Әлеге «кыюлар» өстенә тәмәкечеләрнең көлләре өзлексез сибелә торды. Кайбер акыллыраклары үзләре белән җыелмалы урындыклар алып килгәннәр, алар этелә-төртелә булса да урын табып урнашты. Вак-төяк тәмлүшкәләр сатучыларга йөрергә бөтенләй урын калмады. Калганнары басып бара, әйтерсең егерме...

Реклама

Гуанчжоу-Шанхай поезды. Китүчеләр үз урыннарына урнашты. Тора-бара халык күбәйде. Кайсылары хәтта тамбурда ятып бара башлады. Әлеге «кыюлар» өстенә тәмәкечеләрнең көлләре өзлексез сибелә торды. Кайбер акыллыраклары үзләре белән җыелмалы урындыклар алып килгәннәр, алар этелә-төртелә булса да урын табып урнашты. Вак-төяк тәмлүшкәләр сатучыларга йөрергә бөтенләй урын калмады. Калганнары басып бара, әйтерсең егерме минуттан төшеп калалар.
Минем күршемдә ике яшь пар утыра. Алар мине шундук «шефлыкка» алдылар - алма, банан, йөзем, тагын әллә нинди ят ризыклар белән сыйлый башладылар. Баштарак кызлары көнләшеп кара коелса да, минем тарафтан егетләренә карата бернинди кызыксыну да сизелмәгәч, тынычландылар. Егетләре бик сабыр, кызларының капризларын үтәргә генә торалар, чиратлашып, үз урыннарын башка хатын-кызларга тәкъдим итәләр. Мин эчемнән генә бу парларга бәхет теләп бардым.
Барысы бергә төшке ашка ролтон әзерли башлауга, мин алар яныннан кузгалырга булдым. Кешеләр өстеннән атлый-сикерә, ресторан-вагонны эзләп киттем. Ресторанда кеше юк диярлек. Ике ир-ат башларын өстәлгә салып йоклап бара. Минем ит ашамавымны аңлату Кытайда үзе бер ритуалга әйләнде. Кул хәрәкәтләре, мимика - барысы да эшкә җигелде. Официантка йомырка тәкъдим итә, мин исә, юк, дип, башымны чайкыйм. Итсез ризыкларым өчен 20 юань түләдем. Алар миңа, Наташа, Василий Петров, Сталин дигән исемнәрне кыстырып, нидер сөйлиләр, көлешәләр. Мин дә көләм. Үзем гаҗәпләнәм: минем Россиядән икәнемне каян беләләр икән болар? Ашагач, шул ресторанда рәхәтләнеп йокладым. Кичке ашны да шул ресторанда гына ашадым. Аңлатып та интегәсе булмады, итсез ризык кирәк икәнен онытмаганнар.
Үз урыныма көчкә килеп җиттем. Халык тагын да күбәйгән: кайсы яткан, кайсы утырган, дигәндәй, энә төртер урын да юк. Бу күренеш миңа «Титаник» фильмын искә төшерде: Роузның өченче класслы палубага төшкәнен күз алдыма китердем. Шулвакыт музыка тавышы ишетелде. Вагонда миңа таныш булмаган уен коралында бер хатын-кыз уйный икән. Кытай, ирланд көйләре белән бергә, татар көе дә ишетелеп киткәндәй була. Кәеф күтәрелеп китте. Ир-атлар әкрен генә җырлый башлады. Уйнаучы хатын, мине күреп алды да, күз кысты һәм «Подмосковные вечера»ны уйный башлады. Ә үзе күзләре белән җырларга куша. Тагын аптырыйм: минем Россиядән икәнемне каян, ничек белә соң бу? Әлеге җырның сүзләрен белмим, гомумән, мин җырламыйм шул. Минем каушап калуымны аңлап, әлеге хатын икенче көйне уйный башлады. Бу җырны, нинди хикмәттер, мин белә идем. «Парня молодого полюбила я»дип җырлый башлаганымны сизми дә калдым. Янымдагылар, мине җөпләп, башларын селки. Мин җырлыйм. Үземә үзем шаккатам: мин җырлыйммы? Беркайчан да җырлаганым юк бит минем. Менә шулай Кытайда беренче тапкыр җырладым мин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: