Шәһри Казан

Берәүләр утырта, ә икенчеләр...

Үткән гасырның илленче елларында хөкүмәт: «Һәр колхозның басу кырыйларына урман полосалары утыртырга», - дигән карар чыгара. Аны тормышка ашыру нияте белән, төбәкләрдә җан атып кыр ызаннарына агач утыртырга керешәләр. Андый урман полосаларын туган авылым Туембашта да (Кукмара районы) утырттылар. Авылдашларым әле бүген дә шул вакытны туган мәзәк хәлне хәтердә саклыйлар.

Реклама

Бер полосаны утыртып бетергәч, Сәет, Хәлиулла, Габдрахман, һәм Һадый абзыйлар бригадасы ял итәргә утыра. Берәүләре - полосаның бер, икенчеләре - икенче ягында. Безнең авылда мәзәк ясарга маһир кешеләр яши. Агач утыртучылар үзләрен куе урмандагы киләчәк кешеләре кебек хис итәләр. Шунда Хәлиулла абзый урыныннан тора да, икенче яктагы Сәет абзыйга: «Сәет, син кайда? Кояшка карап чык!» - дип кычкыра. Дөрестән дә, халык утырткан урман полосаларында агачлар зур булып үстеләр. Сүз уңаеннан шуны искәртеп үтүне бурычым дип саныйм. Ул илленче елларны утырткан урман полосаларының кайберләре, караучы булмагач, тернәкләнеп китә алмады.. Күрәсең, шуны искә алып, авыл җирле үзидарәсенең яңа башлыгы Илфат Гарипов башлангычы белән, тау башларына, уңдырышсыз басуларга агачлар утырттылар. Бүген инде алар шаулап үсеп утыралар. Халык аннан җиләген дә, гомер күрмәгән гөмбәсен дә җыеп, эшкәртеп ашый.
Ниһаять, җиң сызганып мәркәзебез Казанны яшелләндерүгә дә тотындык. Шәһәребезнең «Танкодром» бистәсендә йортлар янындагы коры елгада (чокырда), Карбышев, Курчатов һәм Комаров урамнарында, ясалма күл белән рәттән, урмандагы кебек, агачлар үсеп утыра.
Шәһәребезне яшелләндерү телдән төшми. Ә үзебез бабайлар, ата-аналар утырткан агачларны саклый алмыйбыз. Берәүләр утырта, икенчеләр кисә, дип чаң сугасы килә.
Безнең мәркәзебездә кышын да катмый торган «Зәңгәр күл» дигән сулыгыбыз бар. Бу казанлыларны гына түгел, кунакларны да гаҗәпләндерә. Әле яңа ел алдыннан водолазлар аның төбенә шәм дә, чыршы да куялар иде. Кеше-кара күргәнче, дистәләгән йөзьяшәр нарат агачларын намуссыз бәндәләр вәхшиләрчә кисәләр. Ярый, моны, соң булса да, безнең түрәләр күрәләр. Җимерелгән ярларны ныгыттыралар, ләкин киселгән йөзьяшәр агачларны тергезеп булмый инде. Бу безнең битарафлыкмы? Урманны юк итүне мин җинаять дип әйтер идем.
Безнең бакчачылар җәмгыяте Лаеш районының Орел авылы янында. Автобус белән Петровский бистәсе яныннан үтеп йөрибез. Узган җәй аның янындагы берничә гектар урманны мыштым гына мәче дә үтә алмаслык тимер койма белән әйләндереп алдылар. Без - бакчачылар монда шәһәр өчен берәр сәнәгать предприятиесе төзи торганнардыр, дип фикер йөрттек. Берничә ай эчендә «Зәңгәр күл»дәге кебек дистәләрчә агачларның башына җиттеләр. Матбугат хәбәрләренә караганда, монда да законсыз гамәл кылганнар, сәнәгатькә кагылышлы бернәрсә дә юк икән.
Әгәр без, берәүләр утыртканны икенчеләрнең кискәненә битараф булсак, кайберәүләр гел халык байлыгын чәлдерү ягын караячаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: