Шәһри Казан

Без дә төзедек стадион

Алтмышынчы ел башында Казан Кремле янындагы «Ярминкә мәйданы»на күчендек. Монда егерме биш мең тамашачыны сыйдыра торган стадион буласы урында ат та аунамаган әле. «Ярминкә мәйданы»нда, боҗра ясап, 9 нчы маршрут трамвайлары Каравайга таба кире тәгәри. Без, көрәкләребезне, тимер чөй белән зур чүкечләребезне тотып, җир казырга керештек.

Реклама

Үзендә әллә ничә йөз ат көче булган зур экскаватор да эшләп маташа. Тик әллә ни майтара алмый. Казандагы өч зур экскаваторның өчесен китерсәң дә, эш чыкмас монда. Җир каты туңган. Монда килгәнче дә, танкодром янында суүткәргеч сузганда, тимер чөйләребез белән зур чүкечләр коткарды безне. Шунсыз ике чакрымга сузылган суүткәргечне ит комбинатына ике айда ничек тоташтыра алыр идек?! Прораб Фәһриевнең башы эшләде. Ун метр саен казык кактырды да тимер чөйләр ярдәмендә окоплар казырга кушты. Аннары, астагы комны чыгарып, «окопларны» бер-берсе белән тоташтыра алуыбызга үзебез дә төшендек. Безнең бригадада утызлап кеше эшли. Аны Марс Галимов - Биектау районының Мәмдәл егете җитәкли. Хатын-кызлардан гына торган Бәнат бригадасында да шул хәтле кеше бар. 50-60 кешегә бүлгәч, күпмени ул ике чакрым ара? Чокыр саен салып калдырырга дүрт метр чамасындагы чуен торбалар гына җитсен!
Стадион төзелешенә прораб Николай Смирнов белән геодезист Нургазиз Вафин җитәкчелек итте. Кайсының башы шәбрәк эшләгәндер, белмим. Аларның да тапкырлыгы безгә җиңеллек китерде. Туңган җиргә кичен пычкы чүбе түшибез, аңа дизель ягулыгы сибеп, өстен ком белән каплыйбыз. Шуңа ут төртеп калдыргач, ул төне буена кып-кызыл булып янып тора. Иртән без килгәндә, җир боламык төсле йомшарган була. Без инде зур көрәкләр белән көрәп акча эшлибез.
Безнең белән янәшә Галиәкбәров белән Нәҗип бригадалары да җир казыды. Бөтенесе дә Казанда үскән 40-45 яшьтәге ирләр. Сигез кубометр җир казу нормасын алар чанага кибәк яисә пычкы чүбе тутырудан да җиңелгә саный. Нәҗипләр янында тагын аерым нәрәт белән эшләүче Шәйхи бабай да бар. Ул пәһлеванның аркасы бер метр киңлектә. Менә кемнәр төзеде Үзәк стадионны!
Бу спорт корылмасын ТАССРның 40 еллыгын бәйрәм иткәндә тантаналы төстә ачтылар.
Бүген Казансу буенда тагын да зуррак, дөнья стандартларына туры килә торган бик матур стадион өлгереп килә. Монысын төзешергә насыйп булмады миңа. Анда эшләүчеләрне Чистай һәм Ямашев урамнары кисешкән җирдән ерак түгел урында «үсеп чыккан» унсигез катлы торак йортларның түбәсеннән сокланып карап торганым гына булды. Мин бу йортларны торгызган Илфат Мостафин бригадасының мактаулы эше турында матбугатта мәкалә бастырдым. Кукмара егете Илфат бригадасы әлеге йортларны төрек төзүчеләре технологиясе белән бик тиз һәм сыйфатлы итеп торгызды. Бөтен дөнья студентларының Универсиадасы барган көннәрдә бу йортларда өй туйлары дәвам итәр әле.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: