Шәһри Казан

Без икәү: ялгызлык һәм мин

Минемчә, кеше үз гомерендә бер генә тапкыр булса да ялгызлык турында уйланадыр. Автобуста барганда, лекциядә йоклап утырганда яки эш сәгатенең тәмамлануын зарыгып көткәндә: «Эх, менә хәзер берәр кайда ялгызың гына утырып ял итсәң иде», - дип хыялланып аласыңдыр ул барыбер. Аеруча җәй көне бар проблемаларны онытып, шәһәр ыгы-зыгысыннан табигать кочагына...

Реклама

Менә мин дә, ялгызлык һәм күңел тынычлыгы эзләп, авылга кайтып киттем, берничә көн ялгызым гына яшәп карарга булдым. Әти-әнием Казанга юл тотты, ә минем күңелдә бушлык белән бергә ниндидер аңлашылмый торган хис туды. Көн кичкә таба якынлашканга, төнне ничек уздырырмын, дип уйларга тотындым. Әллә нинди куркыныч фильм геройлары искә төшә башлады. Уйларымны чистартырга телим, әмма никтер барып чыкмый. Кояшны озатып, айны каршы алдым. Әле аның да ниндиен бит - тулган айны! «Альбина, тынычлан, син кирәгеннән артык куркыныч фильмнар карагансың», - дип, үземне кулга алырга телим. Төнге унике тулып килгәнен күргәч, кабат начар уйлар килә башлады. Тәрәзә челтәрен ачып, кояшны каршы алдым. Аннары, ниһаять, йокларга яттым.
Икенче көнне вакытның ничек узганы сизелмәде дә. Иртә белән генә ятуга карамастан, төш вакыты җиткәнче үк торган идем. Якты булганда күңелгә курку керми, төн якынлашканда гына әллә нинди хисләр биләп ала икән кешене. Кичен ятуын яттым, тик караңгыдан куркам икән. Шәһәрдә караңгылык алай ук түгел, авыл йортында кулыңны да күреп булмый, өстәвенә, бар тараф тын. Күзне йомган саен җеннәр карап тора кебек. Шулай түшәмгә карап ятып торам. Кинәт урамда кеше тавышлары ишетелә башлады һәм түшәм өстемә җимерелеп төште! Сискәнеп уяндым - төш кенә булган икән. Йөрәк менә чыгам-менә чыгам дип тибә, сулыш алу авыр, авыз тәмам кипкән. Тизрәк ут яндырып, су эчәргә киттем. Сәгать төнге бер генә. Болай үзеңне бетереп булмас дип, нетбукны кабызып, фильмнар карый башладым. Шулчак кемнеңдер тезләремне сыйпаганын сиздем. Куркудан әллә нәрсәләр сизелә башладымы инде, дисәм, юк икән, сизелми! Чыннан да, берничә тапкыр тезләремне ниндидер күренмәс җан иясе сыйпады... Бу юлы инде дүрттә дә йоклап булмады.
Ашап-эчеп, үземне кулга алырга тырышып, дисктан Коръән сүрәләре тыңларга керештем. «Өйдә Аллаһ сүзләре ишетелсә, җеннәр, бәлки, башка килмәсләр», - дип уйлаганмын, күрәсең. Күңелгә бераз тынычлык керде сыман. Ләкин тәннең калтыравын һаман сизәм, тулысынча тынычланып булмый. Бар көчемне учыма җыеп, йоклап карарга булдым. Барып чыкты ... Төштән соң...
Бүтән инде үземне төнлә йокларга мәҗбүриләмәдем, кояш чыккач кына тынычлап йоклый башладым. Тик тезләргә «кагылулар» гына бетмәде. Әнигә сөйләгәч, ул: «Йорт хуҗасы булгандыр, курыкма дип сыйпагандыр», - диде. Чыннан да, шул булгандыр, чөнки бер начарлык та китермәде. Икенче төннән соң башкаларын тыныч уздырдым.
Шулай көнне төнгә алыштырып, кояшны озатып, аннары кабат каршы алып, тәмам аның тугры дустына әйләндем. Ялгызлык башта гына бик авыр, вакыт үтү белән аңа да ияләшәсең икән. Иң мөһиме - бөтенләй кыргый һәм хиссез кешегә әйләнмәү. Якын кешеләрең янда булса гына тыныч күңел белән курыкмыйча яшәргә була. Тагын шунысы да бар: ялгызың гына булганда Аллаһка тагын да якынаясың. Шулай ук кеше үзе белән якыннанрак таныша ала, курку хисен җиңәргә өйрәнә - бу ялгызлыкның уңай ягы. Бу уйланулар күп әйберләргә күземне ачарга ярдәм итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: