Шәһри Казан

«Без күргәнне сезгә күрергә язмасын...»

16 май көнне Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 167 нче мәктәптә Бөек Ватан сугышы истәлекләрен - орден-медальләр, кием-салым, савыт-саба һәм көнкүреш җиһазларын үзенә туплаган күргәзмә ачылды.

Мәктәпнең директоры Роза Хасбиева ачылыш тантанасында танылган шагыйрь Равил Фәйзуллинның шигырь юлларын китерде: «Инеш чишмәдән башлана». Бу экспозицияне ачуның төп сәбәпчеләре Бөек Ватан сугышы еллары балалары - Фәүзия апа белән Фәтхерахман абый була. Фәүзия апа мәктәптә бер очрашу вакытында, әтисенең сугыш елларыннан калган орден-медальләре, фотосурәтләре, шул канкойгыч чорларда чигелгән өстәл эскәтере, 1945 елда Берлиннан алып кайткан шәле барлыгын әйтә. Бүгенге көндә экспозициядә болар барысы да урын алган. Ә шәл исә ярты гасырдан артык вакыт үтсә дә, бүген генә алып кайткан кебек. Әйберләр бераз җыелгач, әлеге күргәзмәне, Җиңү көненә багышлап, май аенда ачарга булалар. Мәктәп директоры Роза Петровна: «Фашизмны җиңгән әтиләребезнең рухлары шат булсын. Безгә - алардан калган буынга сугыш кырында ятып калган ир-атларның, туганнарның, милләттәшләрнең бер истәлеге булсын, дидек. Менә шушы уйлар башыма килде дә үзебезнең коллективка мөрәҗәгать иттем. Алда әйтүемчә, барысына да Фәтхерахман абый белән Фәүзия апа этәргеч булды. Шулай сөйләшә, киңәшләшә, элемтәгә керә торгач, 167 нче мәктәп коллективы, укучыларыбыз, ата-аналар да каршы килмәделәр. Киресенчә, бу идеяне күтәреп алдылар», - дип белдерде.
Чыннан да, күргәзмәләргә, музейларга китерәсе, күрсәтәсе истәлекләр халыкта күп. Бүгенге көндә ул еллардан калган бер дәфтәр бите дә бәһасез истәлек. Ә нигә әле без тик ятарга тиеш?! Шуңа күрә белем учакларында, шушы 167 нче мәктәп үрнәгендә, бер почмакта булса да төрле темаларны яктырткан экспозицияләр ачу бик тә мөһим. Ул - халык педагогикасының нигезе. Бу юнәлештә мәктәпкә КФУ профессоры, академик Әнвәр Хуҗиәхмәтовның да киңәшләре әһәмиятле.
Тантаналы кичәгә килгән Фәүзия апа белән Фәтхерахман абыйның да мондый күргәзмә ачылуга күңелләре шат иде. «Ватанга, туган якларга сугыш кырларыннан кайта алмаган, чит җирләрдә ятып калган яки аннан кайтып та якты дөнья белән хушлашкан сугыш ветераннарының, тыл батырларының рухлары бездән разый булыр инде, иншаллаһ. Аларны догаларыбыздан калдырмыйбыз. Без күргәнне сезгә күрергә язмасын. Без аны беркайчан да онытмыйбыз, онытырга ярамый да! Окоп казыдык, урман кистек, без күргәннәрне сөйләп, аңлатып бетерерлек түгел», - дип, кат-кат күз яшьләрен сөртте алар.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: