Шәһри Казан

Без күрмәгән тормыш

Сугыш уты кермәгән бер генә гаилә дә калмагандыр. Минем дәү әниемнең әтисе дә 1942 елда армиягә алына һәм Донбасска җибәрелә, ә карт әбием биш бала белән ялгыз кала. Кызганыч, бишенче баласы туып, ике атна торгач, үлеп китә. Бабам бу баласын - көтеп алган улын күрми дә кала.

Реклама

Дүрт кечкенә кыз һәм карт әбием авырлыкларны бергә җиңәргә тырышалар. Шул чордагы кешеләрнең үзәгенә ачлык-ялангачлык та үткән бит. Асралган малларның ите, сөте, йомыркасы, мае салым түләүгә китеп барган. Әле ярый әбиемнәрне кычыткан, балтырган һәм бәрәңге сабагыннан пешерелгән ашлар, алабута оныннан изелгән кабартмалар коткарган. Шулай да әбиләребез түзгән, сыкранмаган, чөнки алар бу авырлыкларны илебез белән бергә күтәргән.
Дүрт бала белән калган яшь хатын башына яңа бәла килә. Чалт аяз эссе көнне хатын-кызлар, алны-ялны белми, басуда урак уралар. Кинәт үзәк өзгеч тавышка сискәнеп күтәрелеп карасалар, әбиемнең аягыннан гөжләп кан киткәнен күрәләр. Аның аягы уракка киселгән була. Шулай итеп, егерме җиде яшьлек хатын бер аяксыз кала. Әмма дәү әнием сыгылып төшми, агачтан ясалган аяк белән яшәү, илгә җиңү көнен якынайту өчен тырыша. Ул көннәр буе авыл кешеләренә, фронттагы солдатларга киемнәр тегә. Ә төннәрен ындырда каравылда тора. Әлеге елларда кар күп була. Юлларны кар баскан көннәрдә дәү әнием эшенә бара алмаган, аның урынына унбер яшьлек Рәшидә апам чыккан. Күз алдына китерегез: япь-яшь кыз берүзе ындыр саклый. Тирә-якта бүре тавышлары ишетелә, ә апам, куркуын җиңеп, үзенә тапшырылган эшне намус белән үти. Сугыш чоры кешеләренең, хәтта балаларның да шундый көчле рухлы булуына сокланмый мөмкинме соң?!
1943 елда дәү әтием армиядән ялга, авылына кайтырга чыга. Ләкин туган авылын күрергә насыйп булмый - Казанга кайтып җиткәч, ачлыктан вафат була. Бабам яраткан балаларына күчтәнәчкә алган бер кило шикәрне алып кайтып җиткерә, сөекле хатынының күзләренә дә соңгы тапкыр карый алмый. Аны Казанда Киров районының «Рамазан» мәчете янындагы зиратка күмәләр.
Без - хәзерге буын балалары, нинди рәхәттә яшибез икән ләбаса! Шушы тормышның кадерен белеп, тырышып укырга, илебез өчен файдалы кешеләр булып чыгарга гына кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: