Шәһри Казан

Без – Тукайлы халык!..

Минем күңелем борчулы... Чөнки мин Г.Тукайны инде биш яшемнән укып-ятлап, бүген инде 82 яшемә җиткән лаеклы ялдагы укытучы, зурдан кубып, инде ничә ел 2013 елгы тамашаны көтәбез. Аңа «Болгар» һәм «Свияжск» тарихи истәлекле урыннары да килеп кушылды. Барлык эш-гамәл, санап бетереп булмый торган акчалар, шул юлда баш ватып эшләүче күпме...

Тик җаным-күңелем зур ризасызлыктан сыкрана. Г.Тукайны ел саен зурлап искә алабыз. Аны һәркем белә, чөнки шагыйрьләрнең үзләрен Г.Тукай дәрәҗәсенә күтәрәсе килә. Әдәбият-мәдәният өлкәсендә тиешле югарылыкка ирешкәннәргә Тукай премияләре билгеләнә, төзүче-архитекторлар, рәссамнар, җыр-бию осталары арасыннан лаеклылары сайлана. Үзәк мәйданнарда шигырь бәйрәмнәре үтә. Бу бик күңелле көн чын бәйрәм төсен ала.
Ә Казанның Тукай исемендәге урамы, Г.Тукайның Казан шәһәрендәге музее ни хәлдә? Бауман урамы ял итәрлек итеп үзгәртелде. Ни өчен соң Тукай урамы бүгенге көнгәчә искә дә алынмый, җайлап кына картая-искерә бара, аны да «40 нчы бүлмә» язмышы көтәме?!.
«Татарлар» һәм «Халкым минем» тапшыруларында еракларда, башка материкларда яшәүче татар кардәшләребез Тукай шигырьләрен яттан белүләре белән горурланалар, мин дә куанам. Универсиадага килгән кунакларга Г.Тукай урамы, аның музее күрсәтерлекме соң? Премия лауреатлары, аларны билгеләүче әгъзалар, әдәбият-мәдәният белгечләре ничек уйлыйдыр, әмма Тукайлы гади халык моңа чын күңелдән борчыла.
Менә бер кечкенә генә эш турында әйтим әле: мин яшәгән Карадуган авылында «Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы» музее бар. 2011 елны М.Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова шушы авылга музейга кайта икән дигән хәбәр бер ай (урак вакыты) авылны «селкетте». Болай да халык яратып йөри торган әлеге музейда киләсе яңа кунаклар хөрмәтенә кабат-кабат күздән үткәрү - әзерлек эше башланды. Музей директоры әле беренче елын гына эшли, биш бала анасы (өчесе мәктәптә укый, икесе әле ясле-бакчада тәрбияләнә). Шушы яшь директор һәм музейның ике хезмәткәре - өч хатын-кыз өч тәүлек барлык экспонатларны тәртипкә салып, карап, эчке ике катында да зур чистарту эшен башкардылар. Музей 1911 елда төзелгән Мортаза бай йортында урнашкан. Аны тыштан да төзекләндереп, агартып чыктылар. Музей-йорт тирәлегенең чисталыгын кабат карап, белдерү язмаларын яңартып, кабаттан эшләделәр. Музей янындагы урта мәктәп, аның күле, һ.б. - барысы да кунак кабул итәрлек итеп хәстәрләнде. Балтач районы аның укучылары өчен зур бәйрәм - Муса Җәлилнең кызы Чулпан (аның оныклары да) килде. Сүзебез хак, йөзебез ак дигәндәй, Чулпан Җәлилованы матур итеп каршы алып, көне буе музейны өйрәнеп, авыл табигате белән хозурланып, кунаклар да истәлекле хатирәләргә күмелде. Билгеле инде, кабул итүче хуҗалар (Балтач районы җитәкчеләре, барлык мәктәпләрдән җыелган яшь җәлилчеләр) бары да куанычта иде. Авыл клубында халык белән җылы очрашу булды. Сәхнәдән М.Җәлил шигырьләре яңгырап торды, Чулпанның - Җәлилнең яраткан кызының чыгышын һәм шагыйрь оныкларының төрле уен коралларында көйләр башкаруын тыңладык. Бу көн зур бәйрәм тантанасына әйләнде. Кунаклар да Татарстанның Казаннан 100 чакрым ераклыктагы авылында кадерле әтиләренә булдырылган җылы караштан, олы хөрмәттән канәгать иде.
Сүз башым бит «Шүрәле» дигәндәй, мин тагы да шул Г.Тукайны аңлап җиткермәвебезгә борчылам. Телевизорда Рәмис әфәнденең моң-зарын тыңлаганнан соң, кемгә зарланырга белмичә баш ватам. Көне буе, кайта-кайта, Габдулла Тукай язмышын күздән үткәрәм. Шушы әби башымның фикере, уйлау дәрәҗәсе сездә - җитәкче әфәнделәрдә дә юкмыни соң?! Әле дә соң түгел кебек... Универсиада, «Болгар» һәм «Свияжск»ка тотылган акча һәм игътибарның 1 процентын гына булса да Г.Тукай урамына тотсак, сезнең дә, җитәкче әфәнделәр, гади халыкның да йөзе ак булыр иде. Узган ел, «Г.Тукайның 125 еллыгына» дип, авылның бер шоферы үз кулы белән эшләгән (агачтан, бик зәвыклы итеп) хезмәтен авыл музеена тапшырды. Нәрсә ди бит әле: «Минем улым үсә, ул, үз балаларын - оныкларымны җитәкләп, бу музейга килер һәм шунда бабалары Айрат Ибәтуллинның эшен күрерләр, бабабыз да Г.Тукайны укыган икән, диярләр». Универсиада, «Болгар» һәм «Свияжск»ны ялтыратып дан казанырга уйлаучылар өчен Г.Тукай урамы да, музее да вак мәсьәләдер шул. Борчуларым үзем белән кала, шулай да өметләнәм әле, чөнки халык: «Аллаһы Тәгаләнең ташка җан куярга ирке бар», - дип өметләнеп яши.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: