Шәһри Казан

Бездә барысы да сатыла

Заманында бөтен Россия халкы аш-су әзерләү, каралты-кураны җылыту өчен иза чигеп, ягулык итеп утын якты. Мәсәлән, туган авылым Туембашка (Кукмара районы), якын тирәсендә урманнар булмау сәбәпле, утынны кышын руслар ат чанасына төяп алып килеп саттылар. Әле аларның кайчан килгәнен саклап торырга туры килә иде. Аннан йөк машинасына төяп алып килеп...

Реклама

Заманында бөтен Россия халкы аш-су әзерләү, каралты-кураны җылыту өчен иза чигеп, ягулык итеп утын якты. Мәсәлән, туган авылым Туембашка (Кукмара районы), якын тирәсендә урманнар булмау сәбәпле, утынны кышын руслар ат чанасына төяп алып килеп саттылар. Әле аларның кайчан килгәнен саклап торырга туры килә иде. Аннан йөк машинасына төяп алып килеп тә утын белән кинәндерделәр. Авыл халкы шулай күп дистә еллар буе көн күрде.
Ниһаять, үткән гасырның урталарында Россиядә зур газ ятмалары табылды. Бу илебездә зур үзгәрешләр тудырды. Аннан завод-фабрикалар гына түгел, халык та арзанлы бәхеткә тап булып, үз кирәк-яракларына файдалана башлады. Үзе очсыз, үзе уңай. Күтәрәсе дә, ташыйсы да юк. Кулаен кулай, ләкин соңгы елларда монополистлар аның куллану бәяләре белән «уйный» башладылар. Әледән-әле аның тарифларын күтәрәләр. Ә бит Россия газ чыгару буенча дөньяда, матбугат хәбәрләренә караганда, хәтерем ялгышмаса, беренче урында тора. Аны бездән бөтен Европа илләре диярлек сатып ала. Әгәр бәясе үзебездәге кебек кыйммәт булса, аны алмаслар, баш тартырлар иде. Бәясе кирәгеннән артык кыйммәт булу сәбәпле, кайбер өлкәләрнең авылларында газдан баш тартып, яңадан мич чыгарып, утын яга башлаганнар. Халыкта: «Эт симерсә, хуҗасына сикерә», - дигән әйтем бар. Бу, монополистлар баеган саен, халык исәбеннән миллион сумнар алар кесәсенә «чума» дигәнне аңлата.
Бүгенге болгавыр заманда элек халыкка хезмәт иткән бөтен нәрсә сатыла. Завод-фабрикаларны сатып бетерделәр, колхоз-совхозларны җир өстеннән сөрделәр. Шуның аркасында, гөрләп яшәп ята торган йөзләрчә авыллар юкка чыкты. Аларны телевизор экраннарыннан күргәч, йөрәкләр сыкрый, елыйсы килә. Нинди көнгә калдык. Әнә бит дөньяда иң бай ил Америкада фермерлар эшләп яталар икән. Алар өчен бөтен шартлар да тудырыла. Яшәешләре ничек кенә авыр булмасын, бездә авыл эшчәннәре тырышып хезмәт куялар. Мәсәлән, сөтне күп савалар, ләкин ул җитештерүчеләргә табыш китерми икән, чөнки аның сату бәясе түбән. Гомумән, бездә дә күрәсең, Америкада да, башка илләрдә дә авыл хуҗалыгында продукция җитештерү табышсыз. Ләкин шулай да аны күп итеп җитештереп, башка илләргә саталар. Әле ничә ел элек кенә Американың «буш» ботлары белән бөтен кибетләр дыңгычлап тулган иде. Димәк, җитештерелгән продукцияне эшкәртә, саклый, сату җаен таба беләләр. Ә без, очсыз дип, кул кушырып утырыйкмы? Инде болай да ташка үлчим калган авылларыбызның башына бөтенләй җитикме?!. Әгәр авылны, ничек теләсәгез - шулай яшәгез, дип ташласак, армиябез нинди хәлдә калыр, халык саны нинди булыр. Мәдәният хезмәткәрләре - журналистлар, язучылар, шагыйрьләр, артистлар, моңа өстәп галимнәребезнең күбесе авылдан чыккан бит. Авыл бетсә, болар да булмаячак. Бүген бит армиядә хезмәт итүчеләрнең күбесе авылдан, анда туучылар саны да шәһәргә караганда күбрәк. Форсаттан файдаланып шунысын да искәртеп үтим инде: бу турыда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та искә алды. Заманында акчалы байлар, уптым илаһи ябырылып, очсыз гына бәягә авыл җирләрен, шәһәрләрдә «майлы калҗа» сыман торак урыннарын «чәлдерделәр». Әмма аларны файдалану буенча ничә еллар буе кыл да кыймылдатмадылар: чәчмәделәр дә, урмадылар да. Бүген авыл хуҗалыгында, әйтүләренә караганда, 33 мең гектар җирдә әрем, утыртмасалар да, агач һәм куаклар үсә. Монополистлар аларны кайчандыр өч тиенгә сатып алып, хәзер миллионнарга сатарга өметләнәләр.
Әле күптән түгел генә матбугатта «Россия тимер юллары» (РЖД) президенты Владимир Якунинның фикере басылып чыкты. Ул «РЖД» ААҖ карамагындагы шәһәр яны пассажир тимер юлларын аерым инвесторларга сатуны планлаштыра икән. Нәтиҗәдә тимер юлларда электричкаларда пассажирларга йөрү бәясен алар хәл итәчәк. Монополист, төрле сәбәпләр табып, торак-коммуналь хуҗалыгындагы кебек, бәяләрне күтәргәндә пассажирлар канәгатьсезлек белдерсә, Якунин аларга: «Минем анда катнашым юк», - дип җавап бирәчәк. Шулай иткәндә, инвестор, тагын да кесәсен калынайту нияте белән, тузган электричкаларны берәр һәлакәт булганчы яңага алыштыру турында уйламаячак. Әнә бит, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре, безгә түләү өчен әллә нинди тарифлар өстәгәч, «череп» баедылар. Баксаң, Казандагы Рихард Зорге урамында яшәүчеләрдән газ өчен акчаны кирәгеннән артык каерганнар икән. Аны кире кайтарып бирүләрен таләп итеп гариза биргәч: «Аны элекке компания эшләгән, безнең сезгә түләргә акчабыз юк», - дип җавап бирделәр. Бездән артык акча «каерып» хезмәт хакы алган хезмәткәрләр үз урыннарында калдылар һәм хәзер дә шунда эшлиләр. Әгәр алда искә алган «Россия тимер юллары» җәмгыяте шәһәр яны тимер юлларын инвесторга сата икән, алар да, безнең торак-коммуналь хуҗалыгы кебек, юлда йөрү тарифларын, төрле сәбәпләр табып, ничек кирәк - шулай күтәрәчәкләр. Дәүләт җитәкчеләре тыныч кына читтән карап торачаклар. Янәсе, монда аларның катнашы юк. Советлар вакытында үз карамагындагы барлык нәрсә өчен дәүләт җавап бирә иде, барысын да халыкныкы дип карадылар. Бөтен ил байлыгын капиталистларга сатып бетергәч, дәүләткә һәм халыкка нәрсә кала? Бу Казан шәһәре Аксакаллар Шурасы әгъзаларын да бик борчый.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: