Шәһри Казан

Ә бездә кешедән көләләр

Бөек Ватан сугышы башланганчы, әни Донбасс шахтасында эшләгән. Ул вакытта аның 18 яшьлек җиләк кебек чагы... Мәгълүм булганча, гитлерчылар иң беренчеләрдән булып Украина һәм Белоруссияне басып алалар. Шул вакытта тома ятим әнием белән аның 7 яшьлек сеңлесе дә, әсирлеккә эләгеп, Германиягә озатылалар.

Әнинең бертуган апасына, имчәк баласы булганлыктан, тимиләр. Ул Донбасста кала. Поезд эшелоны белән Германиягә озатылгач, юлда барганда немец солдатлары әнинең сеңлесенә шоколад конфетлар бирә торган булганнар. Ә бит бу кызларны мыскыл итәргә аларның бөтен мөмкинчелекләре булган. Кая монда фашизм дигән нәрсә? Кайбер исерек немец офицерларының күп кенә ярамаган гамәлләр эшләгәннәрен беләбез. Ләкин Германия солдатларының бөтенесен дә фашистлар дип атарга безнең хакыбыз юк. Әллә аларның ут эченә керәселәре килеп торганмы?
Әниләр Германиягә эшче көч булып килеп төшәләр. Кызларны бер немка үзенә хезмәтчелеккә алып китә. Алар бу бай хатында дүрт кыз бала, ике поляк егете хезмәт итәләр. Эш күп, әмма ашаулары яхшы була. Әниләр бу бай хатында дүрт ел ярым хезмәт иткәч, ниһаять, безнекеләр, ура кычкырып, Германиягә килеп керәләр...
Әмма азатлыктан соң тагын тоткынлыкка эләгә кызлар. Өйгә кайту юлында безнең солдатлар алардан юл буе көлеп, мәсхәрәләп кайталар, янәсе, сатлыкҗаннар. Ә инде илгә кайтып җиткәч, сорау арты сорауга чакырта башлыйлар... Сораулары бер: «Ни өчен әсирлеккә төштегез?» Әнинең: «Безне җыеп алып, төяделәр дә киттеләр, без берни дә эшли алмадык», - дигән сүзләрен колакларына да элмиләр. Соңгы чиктә әни, тегеләрнең аягына егылып: «Зинһар, атып кына үтерегез дә котылыр идем», - ди.
Әниләр, Донбасска кайтасы урынга, Татарстанга кайтып төшәләр. Монда аларның итәгеннән ачлык эләктереп ала. Бу Германия түгел... Шулай итеп, алар монда 12 ел ачлык газабы кичерәләр. Дөресрәге, Сталин үлгәнче...
«Германиядә без сәнәк белән бәрәңге казымадык, машина казый иде. Без җир өстендәге ап-ак бәрәңгеләрне җыеп кына ала идек», - дип сөйли торган иде әни. Мин, хыялый буларак, ничек инде машина бәрәңге казый алсын, дип, авызны ачып тыңлап тора идем. Бактың исә, Германиядә бәрәңгене 1940 елда ук трактор казып ала башлаган түгелме соң? Ә бит бездә бәрәңге казу җайланмасы 1965 елларда гына күренә башлады.
Германиянең, безгә сугыш башлаганчы, бишьеллык азык-төлек запасы булган. Ә бездә? Без, берьеллык запас булса, күкрәк кагабыз. Күп кенә авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 3-4 мең сумнан да артмый. Шушы сумманы утка да, газга да, суга да, җир өчен дә бүлеп түләргә кирәк! Ә инде авырый-нитә калсаң... Әйбәт дарулар алу өчен, синең бу хезмәт хакың җитми дигән сүз.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: