Шәһри Казан

Безгә бүгенге җәлилчеләр кирәк

15 февраль - герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне

Реклама

Башта ук шунысын ачык итеп әйтеп узарга кирәк: Муса Җәлил - иң беренче чиратта, безнең милли каһарманыбыз, милли шагыйребез - татар шагыйре ул! Аның бөтен иҗатында халкыбызның азатлыкка, иреккә омтылуы, милли яшәеше, хезмәт сөючәнлеге, холык-фигыле, гомумән, рухи дөньясы бөтен тулылыгы, бөтен матурлыгы белән сәнгатьчә югары зәвыкта тасвирлана. М.Җәлил иҗатына халыкчанлык тумыштан, ана сөте, туган тел тәме, туган җир яме белән бирелгән.
М.Җәлилнең бай, күпкырлы талантлы иҗаты әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, сәнгатебез үсешенә гаять зур, көчле этәргеч ясап, аның алтын хәзинәсенә әверелде.
Әгәр без, үткәннең һәм бүгенгенең күзенә туры карап: «Тормышка аштымы соң каһарман шагыйрьнең шул якты уй-хыяллары, өмет һәм теләкләре?» - дип сорасак, нәрсә дип җавап бирер иде икән алар? Ихтимал, үткән безгә: «Әйе, Совет дәүләте төзелде, яшәде, иң мөһиме - совет халкы Бөек Ватан сугышында фашизмга каршы аяусыз көрәштә җиңеп чыкты», - дияр иде.
Ә менә бүгенгенең җавабы бик каршылыклы булыр иде: «Ил тормышында күп яктан алга китеш булса да, милли яшәештә уңай якка үсеш-үзгәрешләр бик акрын, зур авырлыклар, каршылыклар аша гына тормышка ашырыла; Совет дәүләтендә ирешелгәннәрнең дә күбесе бетә, юкка чыга бара; хәтта илнең төп канунында гарантияләнгән хокуклар да бозыла: рус булмаган халыкларга үз ана телләрендә белем бирү елдан-ел кысыла, милли мәктәпләр ябыла бара, бердәм дәүләт имтиханнарын туган телләрендә тапшыруга, милли университет ачуга, латин язуына күчәргә рөхсәт бирелми. Иң аянычы - ирешелгән мөстәкыйльлекне юкка чыгарырга, республиканы, президентлыкны бетереп, патша Россиясендәге кебек, губерналарга бүләргә ашкынучылар да шактый. Алай гына да түгел, империянең бөекдержавачыл, шовинист милләтчеләре тарих дәреслекләренә язып, «Орда» кебек тозсыз фильмнар чыгарып, татар халкына пычрак яла ягу белән шөгыльләнә, демократиягә туктаусыз һөҗүм оештыра һ.б. дип санап китәр иде. Ул сөйләгәннәрнең барысын да яза башласаң, калын-калын томнар хасил булыр иде. Шулай да аның: «Шуңа күрә сезгә, бер яктан, Җәлил һәм җәлилчеләрнең тиңдәшсез батырлыкларын горурланып, зур хөрмәт белән искә алырга, шул ук вакытта үз хокукларыгызны яклап көрәшү өчен җәлилчеләрнең бүгенге яңа буынын булдырырга кирәк!» Менә шул вакытта каһарман шагыйрьнең якты уй-хыяллары, өмет-теләкләре тормышка ашачак! дигән сүзләрен дә өстәргә туры килә.
«Безгә бүгенге җәлилчеләр кирәк!» дигән сүзләр барысына караганда да әһәмиятлерәк булып тоела миңа. Җәлилчеләрнең яңа буыны тирәсенә тупланып, бердәм булып берләшеп, империянең колониаль сәясәтенә каршы аяусыз көрәшкә күтәрелеп, мөстәкыйльлегебезне, республикабызны, президентлыкны, туган телебезне, милләтебезне, милли мәгарифебезне, мәдәниятебезне саклап калырга, үстерергә, көчәйтергә кирәк безгә!
Шагыйрьнең «Батырлык турында»гы шигъри юллары безнең өчен бүген дә бик актуаль булып яңгырый:
Ирлек сорый көрәш егеттән,
Ирешер өчен бөек өмиткә.
Ирек китәр, качсаң ирлектән,
Ирлек белән иреш иреккә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: