Шәһри Казан

Безнең ишегалдында юл тар

Казанда 50 ел ремонт күрмәгән ишегалларының төзекләндерелүе сөенечле хәбәр. Әмирхан урамындагы 2 нче йорт ишегалды да шактый җир мәйданын биләп тора. Ләкин ишегалдыбыз юлы бик тар. Безнең йорт 1985 елда төзелгән. Ишегалды юлының киңлеген нибары 3,1 метр итеп салганнар. Бу «киңлек» (юл) бары тик бер транспорт чарасы йөрер өчен генә....

Реклама

Казанда 50 ел ремонт күрмәгән ишегалларының төзекләндерелүе сөенечле хәбәр. Әмирхан урамындагы 2 нче йорт ишегалды да шактый җир мәйданын биләп тора. Ләкин ишегалдыбыз юлы бик тар. Безнең йорт 1985 елда төзелгән. Ишегалды юлының киңлеген нибары 3,1 метр итеп салганнар. Бу «киңлек» (юл) бары тик бер транспорт чарасы йөрер өчен генә. Узып китәргә кирәк, ә юл тар. Нишләргә? Узышлар, аерылышулар юл буендагы яшел куакларны, газоннарны таптау, тротуарларны вату-җимерү рәвешендә башкарыла. Йортлар 9 катлы, аннан да югары төзелгәндә, аларга (подъездларга) керү ишегалды ягыннан булганда, ишегалды юлларының киңлеге 5,5 метрдан ким салынмаска тиеш. Бу таләпләр ник үтәлми Татарстанда?! Юлны 2,0-2,5 метрга ишегалды ягына таба киңәйтүгә хәлне аңлаганнар каршы түгел, чөнки мәйдан җитәрлек. Шәһәр җитәкчелегеннән Әмирхан урамындагы 2 нче йорт ишегалды юлын тиешле киңлеккә китерүне сорыйбыз. Әмирхан урамы белән Ямашев проспекты кичүендә эшләр, бөкеләр булса, транспорт ике якка да безнең ишегалды аша йөри. Бу хәл ишегалды юлын бик нык вата.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: