Шәһри Казан

Безне кем үтерә?

Даруханәдә чиратта торам. Кулда су буе исемлек. Мин әйтә торам, фармацевт кирәкле шкафларыннан даруларны чыгара тора. Тә-әк, аукмектин-2 дип аталган антибиотиклары 257 сум 50 тиен тора, амброгексал - 205, беродуал - 286 сум 75 тиен, pиртек - 235, лазолван - 395 тәңкә, смекта - 244 сум. Әле боларына өстәп, небулайзер...


Чирләгез, чирләгез...
Кызым, Аллага шөкер, чирләп интектермәде үзе. Әмма быел диңгездән кайтканнан бирле ютәл дигән афәттән котыла алмыйбыз. Башта бер сироп эчеп карадык, аннан - икенчесен, шуннан соң - өченчесен. Ник берсе бер ярдәм итсен. Шуннан лазолван дигәнен киңәш иттеләр. Һәм, чыннан да, ярдәм итте бит бу. Ике-өч көннән ютәл элпәсе куба, бала коры ютәл белән җәфаланмый, йоклый ала. Миңа да тыныч. Әмма, хикмәти Хода, ике-өч атнадан тагын теге зәхмәт кузгала башлый. Мин (үзем дә сизмәстән - шалт!) берәр кашык лазолванны эчертәм дә куям. Шундук юкка чыга ютәл. Ничә шешәнең башына җиткәнбездер, белмим. Әмма сироп юкка чыга тора, ә ютәл кабатлануын туктатмый. Теге сиропның фәләненче флаконын тәмам иткәч, туйдым бит, әй! Чүп чиләгенә тотып аттым да үги ана яфрагы җыелмасыннан кайнатма әзерләдем. Юк инде, сез уйлаганча бер көндә генә бетмәде ютәл, бер атнадан узды. Аның каравы безгә ике айлап якын килмәде. Миңа шунда гына барып җитте - бу дару дигәннәрең ябык боҗра әйләнеше икән. Әллә ияләшү барлыкка китерә ул, әллә тагын да бездән яшерен бер-бер сере бар, әмма дәвалау курсының ахыр чиге күренми.
Быел да октябрь-ноябрьдә вирус килә дигәннән соң йөрәккә шом төште: ничек уздырып җибәрербез?! Таныш-белешләрнең берсенең баласы үпкә ялкынсынуы белән хастаханәдә ята, икенче берәве бронхит белән интегә, өченчеләре ангинадан җәфалана. Чума заманы диярсең! Тормышыбыз җитеш, инде ашамаган тәм-том, өстәлдә булмаган җиләк-җимеш юк - каян килә безгә шуның кадәр чир-чор?!

Уңга карасам да юк...

Хәзер Казанда адым саен икмәк сатыла торган кибет таба алмасаң да, даруханә дигәннәре үзе үк каршыңа чыга. Шулай булмый ни, аның бит телевизорыннан да көне-төне дару рекламалыйлар. Инде хәзер авырткан һәм авыртырга мөмкин һәр нәрсәдән дару ашап кына котылып була. Моның кадәр зур бизнес челтәренә әверелгән индустрия өчен кирәкме соң инде сәламәт җәмгыять? Әлбәттә, юк. Без чирләми башласак, әлеге тармак ничек акча эшләр. Әнә бит, бер авыру вакытында гына да ким дигәндә ике мең сум акча чыгып китә. Әле бу биргән анализларыңны, соңыннан эчәргә тиешле витаминнарыңны санамаганда. Шәп бизнес һәм мәңге үлмәс табыш системасы...
Элек кышын була торган бер ОРЗ һәм грипп дип курка идек. Хәзер инде без ел әйләнәсе дә тыныч яши алмыйбыз. Аеруча баласы кечкенәләр өйдән чыгарга да куркып яши. Кош гриппы, дуңгыз гриппы, быел йөткерүдән бер-ике тәүлектә үк пневмониягә әверелүче ОРВИ дисеңме - рәхәтлән генә. Әлбәттә, монда ел саен бер вирус уйлап чыгарып кына утырырсың: чирләүчесе генә булсын да, дару гына сатылсын...
Вируска каршы үзебезнең илдә җитештерелгән очсыз гына препарат бар, дигән имеш-мимеш инде күптәннән яши. Әмма аны космонавтларга гына бирәләр икән. Гади халыкка бирә алмыйлар, чөнки өч сумлык ул даруның файдасы тиеп, кеше даруханәләргә йөрми, бер кабы гына да 300-400 сум торган дару ашамый башласа, индустрия башындагылар җиңел акчадан колак кагачак бит!

Үзебезнең сакка - үзебез
Элек районда бер даруханә бар иде - анда да кеше кайчан гына төште икән. Баш авыртса да, колакка салкын тисә дә, бер үк төймә эчкән кеше аз булмагандыр. Әлбәттә, ул заманда бүгенге кебек кырыкмаса кырык вируслар белән интекмәдек. 25-30 градус салкында мәктәпкә укырга бармый идек. Әмма ул көнне урамга уйнарга чыгу, тау шуу, кар атышу - мәҗбүрият. Караңгы төшкәнче, хәлдән тайганчы уйныйбыз. Бит очлары өйгә керүгә ут булып яна башлый, боз булып кар каткан бияләйне торбага куясың да (аннан шундук «тып-тып» су тамарга тотына) юеш үткән аяк киемен тизрәк әти-әнидән яшерәсең. Нишләп чирләп интекмәдек икән без? Дару ашаганны да хәтерләмим, юкса мин туганга ярты гасыр түгел.
Ә бүгенге балалар... Мескен инде алар. Акча шапылдатучы тегермән аркасында тумыштан антибиотик ашап, урамга чыкса да кеше төчкерүеннән үк авыруга сабышкан әлеге сабыйларны нинди киләчәк көтә?!.
Мин дә ашатмам дигән идем ул антибиотик дигәнен. Уңда да, сулда да йөткерүнең шундый стадиягә күчүен белгәч, ничарадан бичара булдым. Бала жәл, әмма куркыта. Өйдә баланы гына да кочаклап утырып булмый шул - авылда да, урманда да яшәмибез. Дәвалау курсын узганнан соң эчәргә тиешле витаминнардан гына баш тарттым. Әнә суыткыч тулы туңдырылган җиләк-җимеш, гөлҗимеш, мүк җиләге кайнатмаларын ясыйм, җиләк-җимештән сок сыгам. Басып торуы озак, әмма аның каравы балага нәрсә биргәнемне беләм.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 21 апрель 2018 - 08:56
    Янгын чыга калса, ничек исән калырга?
    Кемеровода булган фаҗигадән соң күпләр яшәеш мәгънәсе турында уйлана, ваемсызлыктан арынып, тормышы иминлеге турында кайгырта башлады. Безнең өчен бу бер гыйбрәт булды.
    62
    0
    0
Ночной режим