Шәһри Казан

Безнең Лилия апабыз

Лилия Канәфи кызы Якупованы авылда барысы да беләләр һәм хөрмәт итәләр. Һәрвакыт күтәренке күңелле, көләч йөзле бу апа кебекләр турында, «куллары алтын», диләр. Ул авылда чәчтараш та,тегүче дә... Кыскасы, ярдәм кирәк һәр кеше Лилия апага килә.

Реклама

Лилия апа әле «Золушка» дигән түгәрәк тә оештырып җибәрде. Теләге булган һәркем анда йөри һәм күңеленә ошаган шөгыль таба ала. Төрле уенчыклар ясарга, чигәргә, бәйләргә дә бик теләп өйрәтә Лилия апа. Түгәрәккә йөрүче кызларның өстендә үзләре бәйләгән кофталар, шарфлар, башлыклар. Алар үз куллары белән эшләгән хезмәтләрен күреп сөенәләр. Әти-әниләр дә бик рәхмәтле Лилия Канәфиевнага.
Эш өчен кирәк-яракны да шушында табарга мөмкин, аның өчен махсус каядыр барып йөрергә кирәкми. Лилия апа һәр кеше белән уртак тел таба, үзенең киңәшләрен бирә. Беркемнең дә туган көнен хәтердән чыгармый ул. Алар өчен Лилия апаның матур теләкләре генә түгел, үз куллары белән әзерләгән бүләге дә була.
Башкарган бу хезмәтләре өчен Лилия апага хезмәт хакы түләнми. Ул тирә-ягындагыларны башкарган хезмәт җимешләре белән генә түгел, ә үзенең эчкерсезлеге, киң күңеллеге, ярдәмчеллеге белән дә таң калдыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: