Шәһри Казан

«Безнең почтальонга» ни булган?

Синең җирлегеңдә хезмәт күрсәтүче һөнәр ияләре, табибыннан алып ишегалды себерүчесенә хәтле, билгеле вакыт үтү белән, үз кешегә әйләнә. Якын итеп, «безнең сантехник», «безнең почтальон» дип йөри башлыйсың. Сүзем соңгылары турында.

Халыкка иң якын кешеләр хат ташучылар, почта хезмәткәрләредер, мөгаен. Күпләп посылкалар, хатлар килгән заманнан калган хөрмәтме - халык аларны гел якынрак күрә иде. Иде, дим, чөнки соңгы вакытта әллә нигә халыктан гел моң-зарлар ишетергә туры килә, газета-журналларны халыкка җиткерү мәсьәләсендә дә каршылыклар булгалап тора. Абунә чорында бик күп почта хезмәткәрләре белән очрашабыз, ни дисәң дә, бер юнәлештә хезмәт куючылар бит без. Берләребез яза, газета чыгара, икенчеләребез исә аны тарата. Газета укучыларыбыз белән турыдан-туры бәйләүчеләр дә хат ташучылар. Шуңа күрә тегеләре дә, болары да безнең өчен бик кадерле. Инде хәзер беркемнең дә бакчасына таш атмыйча гына ачыклык кертеп карыйк. Үзебез ишеткәннәрдән халык фикерен җыйнасак, ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт: «Почта көн саен таратылмый, газеталар күп вакыт җыйнап китерелә йә үзен эзләп аласың. Почта хезмәткәрләре үзләре товар саталар, үзләре түләүләр җыялар. Башлары каткан, аннан халыкка төксе эндәшәләр. Бер сиңа гына газета китерим дип, бер урам узыйммы?» - дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә алардан.
Ә инде, ник бер урамга бер генә газета килә соң, дигәнгә өстәп, безнең дә әйтер сүзебез бар. Газета-журналлар алдыручыларның күп булуы, иң беренче чиратта, почта өчен файдалы кебек, чөнки газетага язылу бәясенең күп өлеше почта хезмәте өчен түләргә китә. Аерым бер почта хезмәткәре белән сөйләшә башласаң, алар моны беркайчан да инкарь итмиләр: «План тутыру бик мөһим», - диләр. Ә инде тагын да якынрак килеп эшли башласаң, битарафлыкка хәйран каласың. «Әй, язылмыйлар ич!» - дигән сүз калкан итеп куела. Югыйсә язылам дигән кеше янына почта хезмәткәрен ялынып-ялварып китергән очраклар да җитәрлек. Югарыда әйтелгәннәр, әйткәнемчә, гомумиләштерелгән фикерләр. «Кешеләрдән шикаятьләр бар икән, кайсы почта бүлекчәсе икәнлеген ачыклау мөһим, - ди УФПСның «Татарстан почтасы» бүлекчәсенең матбугат бүлеге җитәкчесе Әлфия Гәрәева. - Республиканың һәр районында кайнар линия эшли, үзәккә исә 2 21-18-99 номеры аша шалтыратып, үз фикерләреңне җиткерергә була. Үзебезгә килгән бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмыйбыз, өч көн эчендә җавап бирәбез».
Менә шулай, алар безнең моң-зарларны тыңларга да, ярдәм итәргә дә әзерләр. Шулай да эш нәрсәдә соң? «Татарстан почтасы» «Россия почтасы»ның бер бүлеге генә булып калуындамы? Ничаклы акча тапсаң да, ул барыбер үзәккә китәчәк. Почта бүлекләренең кибеткә әйләнүе эшкә зыян салмыймы икән? Кибетче булып план тутырыргамы монда, әллә башкасын эшләргәме? Хат ташучыларның хезмәт хаклары түбән булуындамы икән әллә эш? Бәлки көндәш булмаудадыр? Хезмәт күрсәтүче тармаклардан бер почта хезмәте генә бердәнбер булып кала түгелме соң? «Әйдәгез, газетагызны, хатыгызны таратам», - дип торган бер көндәш булса, эшләр җайланып китмәсме икән?!.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: