Шәһри Казан

БЕЗНЕҢ УРАМДА БӘЙРӘМ

Сабада Тукай урамына куйган элмә-такталарны күреп, шушы уңайдан бәйрәм үткәрүләре турында ишетеп, кызыктым да, көнләштем дә, үзебездә бераз гына гаеп тә тойдым. Югыйсә авылда Тукай урамында яшибез, ә мондый матур гамәл башка килмәгән. Сабалыларның әлеге матур үрнәкләре турында газетабыз битләрендә дә яздык, башкаларны да бу эшкә өндәдек. «Үз авылыбызда без...

Әйе, нәкъ менә эчкерсезлек төп кунак булгандыр да бу бәйрәмдә. Балалар, ярыша-ярыша, шигырь укыды, аннан соң бүләккә кулларына китап алгач, чын күңелдән сөенделәр. Аларның китапка булган хөрмәтләрен күреп, күңел янәдән канат какты. Нәфис сүзне күмәк уеннар алмаштырды, болынлык гөр килде. Тукай портреты һәм шигырь юллары язылган тактаны урнаштырганда да балалар үзләре катнашты, шунда ук, җыйналып, «Туган тел» җырын башкардылар. Балачакның шатлыкларын төяп, зәңгәр күккә һава шары күтәрелде. Бу мизгелдә өлкәннәрнең кичерешләре дә иң югары ноктасына менгәндер. Әле укырга да кермәгән кечкенә Әлфиснең: «Апа, нинди матур бәйрәм булды бит әле бу, әйеме?» - дип эндәшүеннән сискәнеп, теге шардан «төшеп калгандай» булдым. Күр син бу малайны, үзе әле сабый гына югыйсә, ә күңелнең иң нечкә кылын тоеп, чиртеп ята.
Шәүкәт Галиевнең: «Ераккарак киткән саен, туган җирнең чикләре киңәя», - дигән сүзләре бар. Балачактан ук күңелгә кереп калган бу сүз һич истән чыкмый. Ул вакытта әле аңлап бетерә алмый иза чиккәнемне дә беләм. Янәсе, ничек инде туган җирнең чиге киңәйсен?! Туган җир ул синең авылың бит, аның урманнары, елгасы, гел үзенә дәшеп торган таулары. Бу балалар да киләчәктә яңа җирләр ачарлар, чикләр киңәер. Шулай да, алар өчен җирнең үзәге булып, шушы авыл калыр һәм алар, иншалла, үз ана телләрендә, Тукайның шигъри юллары белән: «Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем», - дип әйтерләр.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: