Шәһри Казан

«Әби патша» заводы

Инде менә җиде дистә елга якын артык без Совет Армиясенең Бөек Ватан сугышында ирешкән Бөек Җиңүе белән рухланып яшибез. Ә бит кайбер экспертлар фикеренчә, әгәр дә бүген Россия кайсыдыр ки алга киткән илләрнең берәрсе белән хәрби низагка керә икән, ул инде бу юлы җиңүгә ирешә алмаска да мөмкин. Чөнки соңгы...


Миллиардлар дигәннән, оборона сәнәгате комплексы буенча Россия вице-премьеры Дмитрий Рогозин бездә җитештерелә торган дарыдан канәгать түгел. Аның фикеренчә, ул бүгенге дөнья таләпләренә җавап бирми. Нәтиҗәдә безнең ату кораллары, артиллерия системаларының сыйфатына зыян килә. Шуңа күрә илнең дары җитештерү заводларын кичекмәстән үзгәртеп кору сорала. Ә моның өчен әлеге дә баягы тагын миллиардлар кирәк. Тик менә алары да урланмас дип кем гарантия бирә. Чөнки илдә әле һаман да коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәш механизмы эшләнмәгән.
Оборона министрлыгы үзе Россиядәге дары заводларын модернизацияләүне инде 2016 елга ук төгәлләргә исәп тота. Иң беренче чиратта җиһазлар яңартылачак. Алар заманча таләпләргә җавап бирә торган дары җитештерә алырлык булырга тиеш.
Мәгълүм ки, дары заводы Казанда да бар. Алай гына да түгел, ул Россиядә иң зурлардан һәм иң борынгылардан санала. Кем әйтмешли, әгәр дә аны заманында «Әби патша» салдырмаган булса, белмим, тарих тәгәрмәче кай якка киткән булыр иде икән. Безнең Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгу да бит шактый дәрәҗәдә әлеге заводка бәйле.
Безнең белешмә: Казанда дары заводы төзү турындагы Указын «Әби патша» (Екатерина II) 1772 елда игълан итә. 1786 елда Казансу елгасының уң як ярында аңа беренче нигез ташы салына һәм, ике ел дигәндә, 1788 елның 24 июнендә завод үзенең тәүге продукциясен инде чыгара да башлый. Беренче елда ук пушка, мушкет һәм винтовкалар өчен 5486 пот кара дары ясала. Россия армиясе өчен моның әһәмияте әйтеп бетергесез зур.
«Кырым сугышы» чорында (1853-1856) биредән инде 60 мең пот дары ясап озатыла. Революциядән соң завод большевиклар кулына күчә. 1930 елда аңа Совет дәүләтенең юлбашчысы В.И.Ленин исеме бирелә. Һәм, әлбәттә, ил тарихында үзенең иң зур ролен завод Бөек Ватан сугышы елларында уйный. Ул чорда биредә барлыгы 103 мең тонна (!) дары җитештерелә. Аның 30 проценты нәкъ менә легендар «Катюша»лар өчен.
Узган гасырның 80 нче еллары - Казан дары заводының үсеш чоры. Аның продукциясе инде чит илләргә дә, аеруча Варшава килешүенә кергән илләргә күпләп озатыла. Ләкин СССР таркалганнан соң, заводта хәл гадәттән тыш авырлаша. Аңа хәтта банкротлыкка чыгып, тәмам ябылу куркынычы да яный. Бары тик 2003 елда аңа бурычлардан котылу өчен дәүләт махсус 50 миллион сум акча бүлеп биргәннән соң гына хәл акрынлап тотрыклылана. Шул көннән башлап, Казан дары заводы инде В.И.Ленин исемендәге фәнни-җитештерү берләшмәсе булудан туктый һәм Россия Федерациясенең казна милкенә әверелә. Ул хәзер, казна предприятиесе буларак, илнең стратегик объектлары исемлегенә керә.
Ә инде Оборона министрлыгының дары заводларына модернизация үткәрү турында әле шушы көннәрдә генә игълан ителгән яңа башлангычына килгәндә, үзгәрешләрнең иң зурысы нәкъ менә Казан һәм шулай ук Тамбовтагы дары заводларында булыр дип фаразлана. Моның өчен алардагы барлык иске җиһазларны яңага алыштырырга кирәк булачак. Ягъни дары киптерү өчен яңа мичләр, микрокатнашмалар ясау өчен яңа автоклавлар куела. Мәсәлән, Казан дары заводында әледән-әле булгалап торган бәхетсезлек очраклары һәм аварияләр нәкъ менә әлеге җиһазларның гадәттән тыш искерүе аркасында килеп чыгалар да инде. Күпләр хәтерлидер, әле 2008 елда гына биредә дары киптерү цехындагы шартлау нәтиҗәсендә 7 кешенең гомере өзелгән иде.
Узган елның 15 июнендә Казан дары заводындагы бәхетсезлек очракларына каршы көрәш мәсьәләсен Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендәге махсус комиссия дә тикшерде. Чөнки республикага күрше генә Удмуртия белән Башкортстанда хәрби складлардагы шартлаулар безне дә пошаманга салды. Ягъни андый бәла-казалар бездә дә килеп чыкмасмы? Ни дисәң дә, дары заводы бит Казан биләмәсендә урнашкан һәм андагы теләсә нинди авария турыдан-туры шәһәр халкына яный.
Шунысын да әйтергә кирәк, киң җәмәгатьчелек дары заводының шәһәр эчендә урнашкан булуына инде күптән ризасызлык белдерә һәм аны, бүтән цивилизацияле илләрдәге кебек, халык яшәгән торак пункттан читкә чыгаруны таләп итә. Берара Казандагы дары заводын Менделеев шәһәре янына күчерү турында да сүз кузгатылган иде. Ләкин мәсьәлә шактый катлаулы һәм аны бер селтәнүдә генә хәл итү мөмкин түгел.
Шулай да Оборона министрлыгы үткәрәчәк модернизация хәлне берникадәр уңай якка үзгәртер дигән ышаныч бар. Әйтик, компактлы җиһазлар урнаштыру әлегә кадәр завод биләгән байтак кына мәйданны бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Моңарчы завод һавага әледән-әле зарарлы матдәләр бүлеп чыгара иде. Мәсәлән, ике ел элек кенә авария нәтиҗәсендә әйләнә-тирәгә зур күләмдә азот диоксиды таралды. Яңа, заманча җиһазлар алга таба мондый аварияләрне булдырмый калырга ярдәм итәр дигән өмет бар.
Ә менә заводта булачак үзгәрешләр анда эшләүчеләрнең үзләренә ничек кагылачак? Бу хакта әлегә мәгълүмат саран, һәрхәлдә, заводта заманча линияләр кертелү эш урыннарын кыскартмый калмас, мөгаен. Җитмәсә, Россия Оборона министрлыгы 2016 елга дары буенча дәүләт заказы күләмен биш (!) тапкырга киметергә җыена. Ягъни Россия предприятиеләре елына нибары 20-30 мең тонна тирәсе яңа дары җитештерергә тиеш булачаклар. Казан дары заводында бүген 2 мең ярымга якын кеше хезмәт итүен истә тотканда, мондый хәлдә аларның барысын да эш белән тәэмин итү шактый катлаулана.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: