Шәһри Казан

Бик яратабыз үзен...

Әтинең сеңлесе Сәрия апаның хәл-әхвәлләрен белешкәндә: «Попугаең исән-саумы?» - дип сорамый калмыйбыз без. Ник дисәң, бер попугае, бик кызыксынучанлыгы аркасында, кайнар ашка төшеп пешкән иде. Шуннан мантымады, бахыр. Аның урынын исә яңа попугай алды. Ничек инде аның хәлен белешми каласың ди?! «Попугайга рәт бетте әле аңа, - диде бу юлы...

Реклама

Әтинең сеңлесе Сәрия апаның хәл-әхвәлләрен белешкәндә: «Попугаең исән-саумы?» - дип сорамый калмыйбыз без. Ник дисәң, бер попугае, бик кызыксынучанлыгы аркасында, кайнар ашка төшеп пешкән иде. Шуннан мантымады, бахыр. Аның урынын исә яңа попугай алды. Ничек инде аның хәлен белешми каласың ди?!
«Попугайга рәт бетте әле аңа, - диде бу юлы Сәрия апа. - Хәзер читлеге аш бүлмәсендә, суыткыч башында тора. Мәче алдык бит.» Апабыз өендә кайчан да булса мәче асрар дип башка да килми иде. Шулай дигәч, үзе дә: «Күрәчәгең булгач, асрыйсың икән менә», - дип кенә куйды. Улы эшләгән җиреннән алып кайткан икән бу тере йомгакны. Кайтканда күзләре яңа гына ачылган, күп булса, ике атналык булгандыр үзе. Руслан, телефон аша сораган рөхсәтенә әнисеннән «полный отказ» алуына карамастан, куртка эченә яшереп алып кайткан песи баласын.
«Елый да елый бу. Әни җылысы кирәк бит инде бу балага, нәрсә ашатырга, ничек ашатырга дип тәмам башларым катты», - ди апа. - 13 меңлек грелка-ковригымны да идәнгә сөйрәп төшердем шуның хакына. Өстенә тартма куеп, эченә мамык шәлемне салып, үземчә «әни җылысы» ясадым инде». Күршесе, интернетта актарына торгач, 0-6 айлык сабыйларга ашата торган ризыклар белән тукландырырга кирәклеген белгән. «Авырткан аякларымны сөйрәп, шуның өчен балалар ризыгы эзләп йөрдем әле. Балага ясаган кебек ясап, су белән сыеклап, шприцның энәсен алып ташлап, аның башына пипетка резинкасы киертеп, көчкә ашаттык моны. Өйдә әйтерсең сабый бала бар, аяк очында гына йөрибез. Уяна да, елый да башлый. Төнлә дә торып ашатам, чын «мәче анасы»на әйләндем», - дип көлә апа.
Инде сөрмәле күзле, өч төрле төскә буялган песи егете Тимоша ярыйсы ук үскән, бөтен өйне бер итеп чаба, ди. «Бик яратабыз үзен. Минем арттан бер дә калмый, йомышын да мин күрсәткән урынга гына йомышлый, акыллы ул яктан», - ди Сәрия апа, песиен мактап. Әле Тимоша белән ветеринарга барып, тырнакларын кистереп кайтасы бар икән. Югыйсә, обойларга көн беткән әнә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: