Шәһри Казан

Бирмәгез миңа акча!

Шәхси банкларның берсендә чират көтеп утырам. Рәхәт хәзер, махсус терминал аша талон аласың да электрон чиратыңны тыныч кына көтәсең. Кайсы операторга кайчан барасыңны - барысын да игълан итеп торалар. Күптән кирәк иде бу система. Шөкер, шәхси оешмаларда гына түгел, дәүләт учреждениеләренең дә күбесендә шундый тәртип урнашып килә. Этә-төртә, талаша-сугыша көнозын...

Реклама

Банкка бер олырак яшьтәге ир-ат килеп керде дә чиратсыз гына янәшәмдәге оператор кыз каршына килеп утырды. Кызның итагатьле генә талон алырга кирәклекне аңлатканын да ишетмәде ул, бик ярсыган иде булса кирәк. «Миңа акча кирәкми, кире алыгыз!» - дип кычкырырга тотынды. Аның бу сүзләреннән банктагылар күтәрелеп карадылар, гадәттә, бирегә акча алырга дип киләләр бит... Баксаң, банктан кредит алган чакта бу абзыйга өстәмә «сюрприз-бүләк» - ун мең сумлык кредит картасын да биргәннәр икән. Банктан алган сумманы махсус карта буенча аерым исәп счетына түләргә кирәк, ул карта зәңгәр төстә. Ә теге бүләк карта кызыл. Менә шул кызыл белән зәңгәр картаны һич кенә дә бутарга ярамый икән. Ун меңнән файдаланырга теләсәң, кызыл картаны кулланырга була анысы. Тик ул ун меңе дә бушка бирелми бит инде аның, бу сумманы елына 23 процент белән арттырып түлисе булачак. Бу абзый исә кредит өчен акча түләргә баргач, ялгыш терминалга зәңгәр урынына кызылын тыкмасынмы?! Баскалаган-баскалаган да, үзе дә аңламый теге ун меңне кулланырга ризалык биргән. Ләкин бу бит инде ялгышлык белән эшләнгән, чынлыкта аңа акча кирәкми. Хәзер менә банкка акчаларны кире алуларын сорап килгән. Кирәкмәгәнгә ай саен процент түли алмый бит инде ул?! Ни хикмәт, бу очракта банк хезмәткәрләре дә берни эшли алмадылар. Чөнки кредит карталарын биргәндә кат-кат кисәткән булганнар, карталарны бутарга ярамый, ун меңлек картаны ялгыш кына терминалга кертсәң дә ул гамәлдә була икән. Мөгаен, бу банкның тагын бер хәйләседер инде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: