Шәһри Казан

Бүләккә – «Мәче башлы ябалак»

Дүшәмбе көнне М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры тулысынча элемтә системасында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар карамагында иде. Өлкәннәр көнен менә инде 4 нче ел рәттән шулай олылап уздыруы «Таттелеком» АҖнең. Быел исә «Летучая мышь»ка - И.Штраусның легендар опереттасына тукталдылар.

Реклама

Үзенең әнә шундый матур традицияләре белән дә, социаль юнәлешле булуы белән дә мактанырлыгы бар «Таттелеком» АҖнең. Үз эшчеләренә булган бонуслар, күп кенә чараларыннан тыш та игелекле гамәлләре җитәрлек аның. Компания соңгы алты елда гына да 270 кә якын мәктәпнең спорт мәйданчыгын тәртипкә китерде. Халык теленнән төшмәгән тагын бер проектлары - ул да булса, ташландык зиратларны торгызу. Мөселман зиратымы ул, христианныкымы - аерма юк. Һәм, әлбәттә инде, менә өлкәннәр. Бер күрешү - үзе бер гомер, дип юкка гына әйтми халык. Тамаша башланганчы да, тәнәфес вакытында бөтенесе бергәләп чәйләп алганда да сөйләшеп сүзләре бетмәде аларның. Быел да, казанлылардан тыш, Лаеш, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Арча, Питрәч, Чистай, Буа һ.б. якын-тирә районнардан килгән иде ветераннар. - Безнең 6 мең хезмәткәргә 3 меңнән артык ветераныбыз бар. Яшь чагында олыгаю турында, кайчан да булса синең тормышың дүрт стена арасы белән генә чикләнер дип бик уйламыйсың. Шуңа күрә дә безнең компаниядә Өлкәннәр көненә аерым бер игътибар бирелә. Бу бәйрәмгә үзебездә эшләп лаеклы ялга чыкканнарны гына түгел, бүгенге көндә эшләүчеләрнең әти-әниләрен дә, башка тармактагыларны да, элемтә техникумы студентларын да чакырабыз, - ди генераль директор урынбасары Татьяна Юшканцева. Чыннан да, араларында кемнәр генә юктыр. Туп-тулы зал. Яшел Үзән районының Норлат авылыннан килгән 74 яшьлек Резеда Әдһәмовна да шулар арасында. Гомеренең 40 елын багышлаган ул бу тармакка, ягъни мәктәпне тәмамлаганннан алып пенсиягә киткәнчегә кадәр. Телеграфист та, оператор да булган, подпискада да эшләгән, җитәкчелек тә иткән. Үзе әйтмешли, ул буын эш сайлап йөргәнме - ябышып эшләгәннәр. Бәйрәмгә дә беренче генә килүе түгел икән. Камал театрында бөтен элемтәчеләрнең бер булып «Диләфрүзгә дүрт кияү»не карауларын әле дә сөйли. «Без авыл кешесе бит. Шундый театрның бинасында булу да ни тора», - ди ул, үзенә бер горурлык белән. 87 яшьлек Константин Матвеевич Синицын, үзен: «1нче Белоруссия фронты снайперы, отставкадагы полковник, аз гына шагыйрь, аз гына музыкант», - дип таныштырды. Әле шулар өстенә, 12 ел буе «Волжские грёзы» хорының солисты да икән. «Таттелеком» белән 13 еллык хезмәте бәйли аны да. Ә менә Зинаида Григорьевна Бушуева телеграф каналлары цехында смена инженеры булып 35 ел эшләгән. 80нең өске ягына чыккан тынгысыз ветеран бүген дә сафта - Яңа Савин районында «Ленинград блокадасында булучылар» җәмгыятен җитәкли. 1941-42 елларда Ленинград камалышында калганда нибары 10 яшь булган аңа. Блокада мәхшәреннән көч-хәл белән исән калган ханым тормыштан ямь табып, һәр якты көнгә сөенеп яши. «Ленин мәдәният йортындагы ветераннар хорына йөрергә дә, Россия буйлап сәяхәт итәргә дә вакыт кала әле», - ди ул. Ә инде кулыңа олы хөрмәт белән тоттырган билетың була торып аңа бармау - бөтенләй булмаган эш аныңча. Элемтә техникумы укытучысы Гөлчәчәк Габдуллина ул көнне бәйрәмгә 30 студентны алып килгән иде. Бу юкка түгел - «Таттелеком» АҖдә эшләүчеләрнең күбесе әлеге уку йортын тәмамлаучылар. Шуңа күрә дә компания иң яхшы укучы, иң актив студентларга үзенең стипендиясен булдырган, практик һәм лаборатор корпусларны җиһазлауны да үз өстенә алган. Ә Өлкәннәр көнендә аларга ни калган, диярсез бәлкем. Билгеле инде, киләчәктә нинди коллективка аяк басачакларын бүгеннән белеп торсын өчен. Үз традицияләре булган коллективка...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: