Шәһри Казан

«Борын-борын заманда бәрәңге җирдә, ит сыер аягында үскән чорларда...»

Эшкә әле иртәрәк бугай. Таң атып кына килә. Һава торышы ничек икән дип балконга чыгам. Җылы. Рәхәт. Якты. Матур. Каршыда гына әллә ничә катлы йорт. Санарга ирендерә. Матур инде, биек. Биек нәрсә матур күренә. Бу - пыяла белән таштан гына тора кебек. Аның янында кечкенәрәк йорт. Ул да пыяла белән таштан гына тора. Алай түгелдер инде ул, кайсыдыр җире пластик, кайсыдыр җире калайдыр. Карале, без шуның эчендә яшибез икән бит. Таш, калай, пыяла, пластик эчендә. Бер уйлаганым юк иде. Асфальт урам буйлап машиналар җилдерә. Матур машиналар. И, нәрсәләр генә ясамый инде бу адәм кулы. Карале, урам тулы адәм кулы белән ясалган нәрсә икән. Электр баганалары, рельслар, тимер коймалар... Ямь-яшел булып балкып торучы бер генә табигый нәрсә бар. Юк инде, яшел чирәм түгел. Чирәм ул пластик. Ниндидер түрә килү хөрмәтенә китереп җәйгәннәр иде - шул килеш калды. Әллә ничә машина белән көнозын ташыдылар. Бердәнбер табигый нәрсә - биек төз булып үсә торган агачлар. Нинди икәнен белмим. Күрше бер әйткән иде инде, онытканмын. Кабат сорарга кыен. Әллә ничә агачның орлыгын бергә кушып бутаганнар-бутаганнар да шундый матур затлы агач ясаганнар... Кар-ра-ле! Башыма да килгәне юк иде. Алайса монысы да табигый булып чыкмый бит инде. Ясалма була. Әйтәм аның яфраклары кар яуганда гына коела башлый.
Кабат фатирга керәм. Баягы уйлар тәэсирендә бүлмәгә күз йөгертеп чыгам. Стеналарга... Түшәмгә... Идәнгә... «Флизелин, пластик, керамика...» - дип уйлап алам. Җиһазлар да... Мин барысының исемен белеп бетермим икән. Ясалма икәнен генә беләм. Нәрсәнедер нидер эшләтеп ничектер ясаганнар шунда кемнәрдер.
Суыткычны ачам. Күз шундук колбасага төшә. Кытай борчагы аксымыннан ясалганы кәгазенә үк язылган. Шул аксымны суда болгатып ботка ясыйлар да тәмләткечләр һәм буяулар кушып, иткә әйләндерәләр икән. Монысын инде бала-чага да белә. Бик тәмле булып алтынсыман ялтырап торган кыздырылган бәрәңгегә карыйм. Үткән атнада бер кафедан алып кергән идем. Монысы да крахмалдан, тагын әллә нәрсәләрдән ясалган инде. Ашап та булмый, бозылмагач, түгеп тә булмый. Тора шунда күзне сөендереп. Кунаклар килсә дип алып куелган кызыл уылдык. Су үсемлекләреннән ясалган, диләр. Кәтлит... Ит... Химия фәне бик алга китмәгән чорда да кәтлиткә ит кушып тормыйлар иде бит инде. Хәзер бигрәк тә. Яшелчә яхшырак булырдыр. Һәм кыяр-помидорга карау белән, аларның минераль мамыкта төрле химик матдәләр ярдәмендә үстерелүе искә төшә. Җимеш суты турында уйлап та тормыйм инде. Боларның тәмләткеч һәм буяу икәнлеге әйтмәсәң дә билгеле. Шул рәвешле суыткычны өйрәнеп чыккач, аппетит ябыгып кала. Мөгаен, сөтле чәй белән генә чикләнергә туры килер. Ләкин сөт дигәне кичә үк өстәлдә калган, суыткычка алып куярга онытканмын. Ачыгандыр инде. Юк, ачымаган! Тагын бер атна торса да ачымаячак икән. Порошогы шундый затлы. Чәй, кайнар суга эләгү белән, куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры! Кинәт табигый ризык ашау теләге... Мөмкин булмаган нәрсәне хыялга да кертергә ярамый ич инде. Һәм мин суыткычта булган хәзинәне өстәлгә куям... Минең кайсыдыр өлешендә киләчәктән ишетелгән таныш әкият чагылып кала: «Борын-борын заманда бәрәңге җирдә, ит сыер аягында үскән чорларда...»
Урамга чыгам. Күрше тәмәке сорап сәламли.
- Кибет ачылмаган икән әле, - дип акланган була.
Мин аның кичә кибет ачык чакта да сораганын искә төшерәм. Дәшмим. Бирәм. Жалкы түгел. Кәгазь генә ич ул, кирәкле матдәләр сеңдерелгән кәгазь. Күршегә жәл түгел, агулансын рәхәтләнеп. Өстәвенә ял итеп, саулыгын ныгытып, Дубайда йөреп кайтты. Үзе дә мактанды. Интернеттан да бөтен адымнарын күреп сөенеп тордык. Минем ялга барган юк алай. Барасы килә килүен, тик соңыннан тәмәке сорап йөрисе килми.
Эшкә керәм. Кичә генә бер-беребезне күрәлмас дәрәҗәдә аерылышкан хезмәттәшләр белән дә ай буе күрешми торгандай исәнләшәбез. Күзләрдә - кыска вакытлы ясалма яктылык, иреннәрдә - елмаю. Хәл-әхвәл сорашабыз да җавапны тыңлап та тормый, китәргә ашыгабыз. Югыйсә, елмаю мускуллары калтырана башлап, бөтен матурлыкны бозарга мөмкин...
Менә шулай гомер ясап ятабыз. Мин кайчагында, үзем дә ясалма түгел микән дип шикләнеп, берәр җирне чеметеп карыйм. Авырта, шайтан алгыры. Белмим, бәлки бу ясалма авыртудыр...

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 14 декабря 2017 в 16:56
    Эш кешесе Хатын пыр тузына: – Син таң белән эшкә дип чыгып китәсең дә, кич җиткәч арып-талып кайтып керәсең. Юньләп ашап та тормыйча, караватка барып авасың. Иртән торасың да тагын чыгып китәсең... Кайда йөрисең син, ә? – Эштә, әлбәттә.
    88
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 8 декабря 2017 в 14:15
    Ләйсән Таишева ни өчен улына гадәти булмаган исем кушкан? Ел башында Ләйсән белән интервью эшләгәндә: “Кайчан бәби алып кайтасыз?” – дип сораган идек, ул: “Кияүгә чыкканчы, кайчан кияүгә чыгасың?” – дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Малай яки кыз алып кайткач: “Аңа иптәшкә тагын берәрне алып кайтыгыз инде”, - дип йөдәтерләр. Бәбигә кагылышлы сорауга мин: “Кайчан туса – шунда була”, - дип җавап бирәм. Ул бит бер безнең теләктән генә тормый”, - дип җавап биргән иде.
    1286
    0
    3
  • 8 декабря 2017 в 14:21
    Сүрия качкыннары: «Тынычлыкның кадерен белегез» «Сүриядәге барган вакыйгалар тормышка башка күзлектән карарга өйрәтте безне. Сугыштан да куркынычрак нәрсә юк икән. Тынычлыкның кадерен белергә кирәк».
    246
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 15:22
    Төп йорт килене нинди булырга тиеш? Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәдәният йорты директоры Әминә Гатиятова белән сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Сәлахиева төрле мәдәни программаларны уйлап чыгарып кына торалар. «Төп йорт килене» әдәби-музыкаль кичәсенә дә халык клубны шыгрым тутырып җыелды.
    113
    0
    0