Шәһри Казан

Бозмыйк ТУКАЙНЫ!

Тукай - халкыбызның бөек шагыйре, аның иҗаты - татарның иң кадерле хәзинәсе, дип кабатларга яратабыз. Бу хакыйкатьне инкарь итүче булмастыр да. Бәс шулай икән, ул хәзинәнең кадерен дә белергә, аның белән аеруча сак эш итәргә кирәктер бит. Ә чынлыкта без нәрсә күрәбез? Тукайның шигьри юлларыннан өзекләр китергәндә нинди генә ялгышлар...

Реклама

Бөекләребез мирасына карата бигрәк тә сакчыл карарга тиешле әдәби басмалар - «Казан утлары» журналы белән «Мәдәни җомга» гәзите дә, әдәби мирасыбыз сагында торырга тиешле галимнәребез үзләре үк Тукай сүзләрен, мәгънәләрен бозганын күргән чакта аптырарга гына кала.
Моннан бер елдан артыграк элек, 2011 елның 15 октябрь санында «Татарстан яшьләре»ндә:
«Рус белән гомер кичердек сайрашып,
тел-лөгать, гадәт вә халык алмашып,
Һич бетәрме бу тарихи бергәлек, без туган бер җепкә бергә теркәлеп
», - дигән юлларны укырга туры килгәч, көлемсерәп кенә куйган идем. «Халык» түгел, ә «әхлак» алмашу турында язган бит Тукай бик тә мәгълүм шигырендә. Кызганыч, кайсы авторның нинди язмасы булганын теркәп куймаганмын. Сүз иясе белән йөрми, дип уйлаганмындыр инде. Әмма алга таба «ияле» мисаллар күрерсез.
«Иртә белән кайнамакта бу базар:
Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр.
Кайсы сатмактадыр, кайсы ала,
Берсе алдый шунда, берсе алдана».

Бу юллар «Мәдәни җомга» газетасының 2010 елгы 5 ноябрь саныннан, Сөембикә Кашапованың «Базарда хәтәр бар» дигән язмасыннан. Инде Тукайга кайтып карыйк. «Берлән» дигән сүзнең «белән» дип үзгәртелүенә бәйләнеп тормыйк, икесе дә бер сүз дип әйтергә була. Ә «кайсысы» сүзен (беренче килгәнен) «кайсы»га алмаштыру белән шигырьнең ритмикасы бөтенләй бозыла. Соңгы юлда исә өтер үз урынында түгел, Тукайда: «Берсе алдый, шунда берсе алдана». Юкка бәйләнә бу абзый, димәгез, өтернең дә мәгънәсе зур аның.
«Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан соң дәртләремә дәрман табам».

Бу юллар үзем бик ихтирам иткән зур галим Хатип Миңнегуловның «Китапта - гасырлар хитабы» дигән язмасыннан («Мәдәни җомга», 5 октябрь, 2012). Тукайда бит «Шуннан гына дәртләремә дәрман табам». Ритм да бозылган, мәгънәгә дә хилафлык килгән.
«Әлбәттә инде, аның өчен (М.Мәһдиев турында сүз бара. - И.Б.) иң олы шәхес, иҗатына мөкиббән киткән язучысы Габдулла Тукай булды. Сүзнең кадерен, тәмен белгән кеше буларак, ул Тукайның бер җөмләсен, сүзен бозганны, алыштырып куйганны сизсә, ишетсә, җен ачулары чыга торган иде», - дип яза филология фәннәре докторы Тәлгат Галиуллин «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы» дигән роман-эссесында («Казан утлары», №10, 2012, 83 бит). Ә үзе ике дә уйламый, боза, алыштырып куя.
Инде ун биткә алгарак кайтып, 73 нче биттән өзек китерик: «Шигырьләрен яттан күп белсә дә, җае чыккан саен ул Тукайның «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» мәрсиясенең соңгы юлларын аерым бер басым ясап кабатларга ярата иде:
Бармыни бездә чын кеше кадерен белү?!
Без аны кайдан белик, мискин үлеп күрсәтмәгәч!».

Мөхәммәт Мәһдиев башкачарак кабатлагандыр дип әйтәсе килә, чөнки Тукаебыз үзе менә болай язган:
«Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү?!
Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?!

(«Г.Тукай. Әсәрләр, биш томда - 2нче том, 209 бит).
Җамал Вәлидигә яраган безгә дә ярый, дип карыйлармы әллә хәзерге авторлар? «Казан утлары»ның быелгы 10нчы санында күренекле тел галименең 1923 елда язган «Тукайның шагыйрьлеге» дигән мәкаләсен басканнар. Узган гасыр галиме Тукай шигыреннән дип түбәндәге юлларны китергән икән:
«Бераз вакыт шатлык таба исрек кенә.
Үз авызына агу эчреп кенә»

Тукайның «Сәрләүхәсез» дигән шигырендә исә бу юллар башкачарак:
«Бераз вакыт шатлык таба исрек кенә,
Үз-үзенә ачы агу эчреп кенә».

Җ.Вәлиди мәкаләсен укыганнан соң, ни дияргә дә белмичә аптырашта каласың. Тукайны бозу традициясе яңа нәрсә түгел икән шул, су башыннан болгануын дәвам итә...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: