Шәһри Казан

БҮРЕ ДАНЫ

Соңгы вакытларда матбугатта, шул исәптән «ШК» - да бүреләр турында байтак язмалар дөнья күрде: «Бүреләр һәм Бах» (Галимҗан Гыйльманов, Мәгърифәт», 13 гыйнвар, 2012), «Ак бүре рухы саумы?!» (Фирдәвес Зариф, «ШК», 21 февраль, 2012), «Бүре каны» (Габделхак Шәмсетдинов, («ШК», 22 май, 2012), «Бүре көненә калмагаек» (Габдерәүф Мөхәммәтзакиров, «ШК», 29 май, 2012).

Сүзне, әлеге хикәя һәм мәкаләләргә аерым-аерым тукталып, бәя бирүдән башлап тормастан, иң элек тарихи-иҗтимагый яссылыкта бүре белән адәми зат арасындагы бәйләнеш-мөнәсәбәтләргә бер караш белдерүдән башлау урынлырак булыр. Моңа аерым бер язмадагы каршылыклы, кайбер бәхәсле күзәтүләр дә этәрә.
Башта ук шунысын әйтеп үтик: элек-электән борынгы төрки, шул исәптән безнең һәм күп кенә башка халыкларның тарихында, легенда-риваятьләрендә, әкиятләрендә һ.б., яхшысыннан һәм яманыннан, бүре белән кеше арасында булган бик күп истәлекләр сакланып калган. Безнең көннәрдә исә алар нигездә үзара киеренке, хәтта ки фәкать дошмани мөнәсәбәтләрне генә чагылдыралар. Гомумән, элек бүре кешегә яхшылык та эшләгән булса, бүген ул аның бары тик дошманы буларак кына гәүдәләндерелә. Хәер, бүре белән кеше арасындагы мөнәсәбәткә караганда, кеше белән кеше арасындагы яманлыклар куркынычрак, ерткычрак бүген. Муса Җәлилнең:
«Бүреләр, аһ... ләкин
бүреләр
Бу кадәр үк ерткыч түгелләр», - дигән юллары, кызганычка, бүгенге фашистларга карата да бик туры килеп тора. (Шушы көннәрдә генә башкалабызда күренекле дин әһелләребезгә карата кылынган явыз җинаятьне генә искә төшерик.) Бүренеке йөзләрчә булса, кеше-бүреләрнеке меңнәрчә очраклар белән раслана дип әйтү бер дә арттыру булмас кебек тоела.
Башка төрле киек-җанварларга караганда, ни өчен соң кеше белән бүре арасындагы мөнәсәбәт безнең тормышыбызга, аңыбызга аеруча тирән үтеп кергән, хәтеребезгә сеңеп калган?
Моны аңлау өчен, ерак тарихыбызның чишмә башына бер күз салып алырга кирәктер, мөгаен. Ул болайрак башланып китә.
Төрле кыйтгаларда - Көнчыгышта һәм Көнбатышта, Ауропада һуннар, ягъни безнең борынгы бабаларыбыз була инде, бер-бер артлы җиңелү ачысын татый башлыйлар. Әледән-әле үзара ызгышып-талашып, сугышып яшәүләре нәтиҗәсендә, һун һәм төрки кабиләләр гот, кытай, византиялеләрдән җиңелә барып, V гасырда тәмам юкка чыгу чигенә килеп җитәләр. Әмма тарих төрки кабиләләрнең үзен-үзе яндырып, көленнән яңадан барлыкка килү сәләтенә ия булган феникс кошыдай даими рәвештә яңадан яшәреп яшәргә сәләтле булуын күрсәтә. (Дәһшәтле Чыңгыз хан, дөньяның иң пычрак фашист-вәхшие Явыз Иван басып алулары һәм аның гасырлар буена дәвам иткән мәкерле террорчыл гамәлләре шул турыда сөйли.) Бу хакта безнең көннәргә кадәр күп кенә кызыклы да һәм шул ук вакытта гыйбрәтле дә риваять-легендалар сакланып калган. Шуларның берсе - тотем (борынгы дини ышанулар буенча, билгеле бер төркем кешеләр белән туганлыкта булган һәм шул кешеләр табына торган хайван һ.б.) ерткыч хайван Бозкорт - соры бүре турындагысы. Борынгы күктөркиләр үзләрен нәкъ менә шул бүрегә тиңләштергәннәр. Бозкорт - ыру, нәселне саклаучы буларак сыйфатланган һәм шуңа күрә күктөркиләр үзләрен бүре токымыннан килеп чыккан дип исәпләгәннәр. Зәңгәр-күк йонлы бүре төркиләрнең нәсел-ыру атасын - юлбашчысын коткаручы буларак тасвирланган. Ошбу хактагы кызыклы һәм гыйбрәтле легенда-риваятьләр шулай ук безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.
Һуннарның Гуинг-Ну ыруыннан булган Ашина исемле кабиләсе дошманның көтелмәгән һөҗүменнән кырылып бетә, бары тик ун яшьлек бер малай гына могҗиза белән дип әйтерлек исән кала. Дошманнар аның кул-аякларын кисеп, газаплы-озак үлемгә дучар итеп, сазлыкка ыргытып китәләр. Бәхетенә, дип әйтикме, шунда аны бер ана бүре табып ала һәм яраларын ялап төзәтеп үстерә. Дошманнар исә малайның шул рәвешчә исән калуын белеп алып, аны эзләп табып, үтерергә ташланалар. Әмма ана бүре дә моны сизеп ала һәм шундагы ерак далаларны кичеп, дошманнар эзләп таба алмаслык бер тау куышына кереп кача һәм шунда ун бала китерә. Шуларның берсенә кабилә атамасы булып киткән Ашина дигән исем бирелә дә инде.
Шул рәвешчә, әлеге легендада Бозкорт төркиләрнең атасын, ягъни Ашинаны ике тапкыр үлемнән коткара һәм нәселен саклап калуга ирешә. Бу легенда төркиләрнең бүре дусмы, дошманмы дигән сорауга уйлап җавап биреп эш итәргә тиешлеген искәртә.
Мәгълүм булганча, моңа охшашлы легенда борынгы Рим шәһәренә нигез салу тарихы белән бәйләнешле рәвештә дә барлыкка килә.
Борынгы латин кабиләләре яшәгән Альба-Лонгад шәһәрендә Нумитор исемле гадел патша хакимлек итә. Әмма аның явыз һәм көнче Амулий атлы кече туганы, мәкер һәм хәйлә белән, Нумитордан хакимлекне тартып ала һәм аның кызы Рея Сельвияне, нәселен дәвам итә алмасын өчен, көчләп ут һәм йорт учагы алиһәсе Вестаның весталкасы - каһинәсе, ягъни ялгызак яшәргә тиешле кол-хезмәтчесе итә. Аңа кияүгә чыгу һәм бала табу тыелган була. Вәләкин бер ел да үтми, Рея Сельвия игезәк малайлар тудыра һәм, кагылмасыннар өчен, аларның атасы сугыш алласы Марс дип ант итә. Бу хәбәрне ишетеп, ярсуына чыдый алмаган Амулий хезмәтчеләренә игезәкләрне Тибр елгасына батырып үтерергә боера. Хезмәтчеләре шулай эшлиләр дә: игезәкләрне кәрҗингә салып, елгага ыргыталар, тик ул кәрҗин сайлыктагы агач ботагына эләгеп, малайлар исән калалар. Шунда аларның елау тавышларын ишетеп, ана бүре йөгереп килә һәм аларны ялап, үзенең сөтен имезә. Бераздан аларны бер көтүче табып ала һәм аларга Ромул һәм Рем исемнәре кушып, кыю һәм көчле итеп тәрбияләп үстерә. Үсеп, егет булып җиткәч, алар үзләре белән булган хәлләрне белеп, Амулийны үтерәләр һәм Нумиторга хакимлеген кайтарып бирәләр. Тик яңа шәһәр төзү өчен урын сайлаганда, игезәкләр арасында бәхәс кузгала һәм ярсыган Ромул туганы Ремны үтереп ташлый. Яңа шәһәргә исә Ромул үз исемен (латинча - Рим) куша һәм аның беренче патшасы була.
Болардан тыш, һинд халкының атаклы «Маугли» һәм безнең «Ак бүре» әкиятләрендә дә бүре адәм балаларының дусты, аларга яхшылык эшләүче итеп сурәтләнә.
Күренгәнчә, әлеге легенда-әкиятләрдә бүре, беренче чиратта ана бүре адәм баласын коткаручы, нәселен дәвам итүче, яхшылык кылучы буларак тасвирлана. Монда ирексездән кешеләр арасындагы яхшылыклар һәм явызлыклар безгә бүреләрдән мирас булып күчмәдеме икән дигән сорау да туа. Шунысы кызганыч, безнең заманда бүре белән кеше арасында нигездә инде яманы - дошманлыгы гына сакланып калгандай тоела.
Хәер, никадәрле генә сәер, уйдырма, хәтта көлке булып тоелмасын, Галимҗан Гыйльмановның «Бүреләр һәм Бах» хикәясендә бүре белән кеше арасындагы элекке аңлашу, яхшылык җепләренең бөтенләй, тәмам өзелеп бетмәве чагыла һәм ул алда искә алынган борынгы легенда-риваятьләргә барып тоташа.
Салкын гыйнвар урманындагы ач бүре көтүе, ялгыз юлчы егет Ленарның гаҗизлектән скрипкада уйный башлавыннан бер мәлгә туктап, югалып-аптырап кала. Бәлки бу вакытта аларның Ашинаны коткарып калган, ата-бабаларыннан мирас булып килгән хәтер күзәнәкләре уянгандыр? Башта Бах сонатасын, аннан соң аңа «Туган тел» көен кушкалап уйнау, ниһаять, сүзләре белән җырлап җибәрү бүреләрне әсир итә бит!
«Бу моң, бу сихри моң ерткычларның да ерткычы, явызларның да явызы булып йөргән бүреләрнең күңеленә дә барып иреште бугай. Шулайдыр шул, аларның да күңеле бардыр. Алар да җан иясе. Ә җан иясенең күңеле булмый калмас. Әнә бит ничек мөкиббән китеп, башларын өскә чөеп, йотлыгып тыңлап утыралар. ... Менә алар бердәм кубып, дүрт аякларына калкындылар, аннары Ленарга карап, дөресрәге, багып, хәтта багынып тордылар да килгән эзләре буенча китеп бардылар».
«Туган тел»не тыңлап, кешегә һөҗүм итмичә, чигенеп, үз юллары белән китеп барган бүре көтүендә бүгенге көндә дә борынгы бабаларыбыз-күктөркиләр табынган зәңгәр-күк йонлы Бозкорт бабаларының генетик коды сакланып калуына бер дәлил сыман кабул ителә бу вакыйга. Г. Гыйльмановның беренче карашка бик тә самими, үтә дә беркатлы булып тоелган бу хикәясе бик тирән тарихи-иҗтимагый мәгънәгә ия булып чыга һәм ул табигать кануннары белән гармоник бәйләнешне чагылдыра.
Алдагы легенда-риваятьләрне мисал итеп китермичә, «Бүреләр һәм Бах» хикәясенең диалектик закончалыкка туры килүен берничек тә раслап булмас иде, билгеле, һәм аңа уйдырма, сафсата дип тә мөһер сугып китәргә булыр иде. Димәк, бүре әле бүген дә кешенең фәкать дошманы гына түгел икән бит! Әгәр бүреләр урынына бандитлар килеп чыгып, егет скрипкада уйный башласа, эшнең бер сүз - фаҗига белән бетәчәгенә берәүдә дә шик калмый торгандыр, шәт. Кеше, бүре - «дошман», дип кенә уйласа да, бүре алай дип «уйламый» икән бит! Менә хикмәт нәрсәдә.
Фирдәвес Зарифның «Ак бүре рухы саумы?!» дигән язмасы да шул борынгы легенда-риваятьләргә барып тоташа һәм ул «Бүреләр һәм Бах» хикәясенә аваздаш булып яңгырый, аны ачыклап, аңлатып бирә сыман: «Ерак гасырлардан аваз килә. Ул бабаларыбызның, нәсел, ыру башларының авазы: «Син үзеңнең тамырларыңны, нәсел агачын, шәҗәрәңне беләсеңме?!» Дөреслекнең күзенә карасак, күбебез бу сорауга: «Юк», - дип җавап бирәчәк. Ә инде манкортлар исә моңа бөтенләй битараф калачак... Үз җирендә үзен хуҗа итеп сизгән, ул җиргә тарихы белән бәйләнгән халык могҗизалар тудырырга сәләтле. Моның өчен һәрберебездә башбирмәс татар рухы, борынгы бабаларыбыз изге җәнлек дип санаган Ак бүре рухы яшәргә тиеш!» -дигән гаять актуаль нәтиҗә ясый автор.
Әлеге сүзләр нәкъ менә бу язманың да максатына туры килеп тора. Бераз киңәйтебрәк әйткәндә, Бозкорт татарларны үзара һәм төрки халыклар белән бик нык дуслашып, берләшеп яшәргә өнди. Шулай булганда гына бу көчле тарихи кавем үзенең элекке куәтен, дәүләтен торгызып, саклап яши алачак. Аерылса - аю, бүлгәләнсә, бүре үзе түгел, ерткычлыгы ашап бетерәчәк аны. Без бүген аю белән ерткыч бүренең кемнәр икәнлеген генә аңламаслык хәлдә түгелдер бит, шәт!
Габделхак Шәмсетдиновның «Бүре каны» хикәясендә дә борынгы бабаларыбыз табынган бүре культы шулай ук бер мизгелгә генә чагылып ала. Акча сорап, таларга кергән бандитларның берсенә ялгыз яшәүче сиксән дүртенче яшендәге Гарифҗан карт: «Якын киләсе булма, бандит, хәзер сәнәкне муеныңа батырам, миндә бүре каны», - дип әйтеп куя. Әмма бүгенге ике аяклы бүреләр чын бүреләрдән күпкә ерткычрак икән шул: бандитның күзенә текәлебрәк караса, теге чакта аны ботарлап ташларга җыенган бүренең күзләре нәкъ шундый иде бит дип уйлап куя карт.
Хәзер укучылар матбугаттагы аерым язмаларга карата үз фикерләрен бик сирәк белдерәләр. Ә менә
Г.Шәмсетдиновның бу хикәясенә карата Апастан Габдерәүф Мөхәммәтзакиров «Бүре көненә калмагаек» дигән язмасы белән үз мөнәсәбәтен белдерде. Моны яхшы яктан билгеләп үтеп, хупларга кирәк, әлбәттә, гәрчә аның эчтәлеге шактый каршылыклы һәм бәхәсле булса да. Иң мөһиме - ул үз фикерен белдергән һәм ул моның белән берәүгә дә мохтаҗ түгел. Сүз нәрсә турында бара соң ул язмада? «Татар әдәбиятын бүреләр басып алды - ... анда да бүре, монда да», - ди автор кинаяле сарказм белән, әйтерсең дә шул бер-бер артлы һаман саен бүреләр турындагы язмаларга тап булгач. Икенче яхшы нәтиҗә: димәк, автор, матбугатны даими укып бара, укымышлы икән. Ул Г.Гыйльманов,
К.Кәримов («Югалган алай»), Н.Гыйматдинованың «Бүре каны» повестен искә ала һәм Г.Шәмсетдиновның шул исемдәге хикәясен анализлап, бәя бирүгә шактый киң туктала. «Әгәр Нәбирә Гыйматдинова әсәрен укымаган булсак, Г.Шәмсетдиновның «Бүре каны» әсәренә дә югары бәя биреп булыр иде. Никадәр драматизм ярылып ята анда. Безнең тамырларда нинди кан ага соң? Җәмгыять - без ләбаса. Менә шул тормыш фәлсәфәсе ачыла укучыга. Ни кызганыыч, бу яңалык түгел инде», - дип, хикәягә югары бәя биреп бетерә яза. Гөнаһ шомлыгына каршы, моңа повесть кына комачаулый. Бер караганда, чыннан да, шулай кебек тоела ул.
Тик иң кызыгы шунда: «Моны авторның алдарак басылган әсәрләр белән хәбәрдар булмавына юрарга гына кала. Әмма бу аны һич тә акламый», - дигән, бераз йомшартып шомартылган, ләкин фикер каршылыгының кытыршылыгы игәүләп бетерелмәгән нәтиҗә ясалып куелган һәм төен төйнәлеп калган. Моңа өстәп: «Инде Түбән Кама дәүләт театрында куелган, гастрольләр вакытында Казан сәхнәләрендә дә уйналган, узган елда Тукай премиясенә дә тәкъдим ителгән «Бүре каны» әсәрен карамавы бер кысаларга да сыймый», - дип, автор укучыларда үзенең әдәби мохит белән дә бик яхшы таныш булуы уңаеннан янә яхшы тәэсир уята. Чыннан да, мондый мәгълүматларны районда яшәп түгел, үзәктә кайнап яшәгәннәр дә белеп бетермәскә мөмкин. Хикмәт нәрсәдә соң? Беркадәр гыйльми тел беләнрәк әйткәндә, монда алогизм, ягъни «укымаган, күрмәгән, әмма күчергән» дигән мантыйкка каршы килә торган галәмәт кызыклы нәтиҗә ясалган. Монда, авторны әллә берәрсе шундый фикерләү юлына этәрдеме икән, дип тә уйларга була. Укыган, күргән булса, күчергән дип әйтү мантыйкка туры килер иде, билгеле. «Күчерү» дип йомшартып әйтелде, автор бу урында алай нәзберекләнеп тормаган, турыдан бәргән: «Әдәби караклык дигән әйбер бер язучыны да бизәми. ... хатагызны танып, талантлы каләмегезне үзегезчә - кабатланмас итеп язуга юнәлтсәгез, хәерлерәк булыр иде». Шул алогизм булмаган очракта да, бу хикәянең повестьтан соң язылуына, бер үк исемдә булуына һәм хәтта охшаш сюжетка корылуына карап кына кайсы да булса бер авторны әдәби караклыкта гаепләүгә җитди нигез була аламы икән? Авторның әдәбият сагында тору нияте яхшы булса да, файдалы һәм дөрес булып килеп чыгамы соң ул?!.
Әдәбият-сәнгать дөньясында уртак исемнәр, охшаш сюжетлар бик күп бит ул. Алайга китсә, ул авторларның бик күбесен плагиатлыкта, ягъни әдәби караклыкта гаепләп булыр һәм алар мәхкәмә юлыннан кайтып кермәсләр иде. Андый әсәрләр дистәләр белән түгел, йөзләр белән исәпләнә бит. Шул уңайдан берничә мисал китерик әле.
Рәсем сәнгатендә: ботакта томшыгына сыр эләктергән карга, аста төлке; диңгез уртасында кеше яшәми торган кечкенә генә утрау, пальма агачы, шунда килеп эләккән ялгыз кеше. Бу ике сюжетка карата йөзләрчә рәсем ясалган һәм һәркайсы үзенчә. Кемнән кем урлаган дип очына чыгып кара!
Шундый ук хәл җырларыбызда да байтак: «Талларым» (Зиннур Сафиуллин, Роберт Рәкыйпов), «Талларым» (Мөфтәдин Гыйләҗев), «Тальян гармун» (Инсаф Хәбибуллин, Фәнәвис Дәүләтбаев), «Тальян гармун» (Вәсим Әхмәтшин, Мирһади Разов), «Тальян гармун (Мәсәллим Вәлиев, Габдулла Әхмәтшин), шулай ук икешәр вариантлы: «Таулар биек», «Теләк», «Теләче», «Тик синнән аермасын», «Туган авыл», «Туган ил», хәтта биш вариантлысы да бар: «Туган көн». Әле моның белән генә бетмәде андый җырлар, алга таба да дәвам итеп булыр иде.
Музыкада: «Галиябану» (фортепьяно өчен
А. Ключарев эшкәртүендә), «Галиябану» (фортепьяно өчен Р. Яхин эшкәртүендә), «Яз җыры» (Ф. Әхмәтов), «Яз җыры» (А. Ключарев) һ.б.
Моңа охшашлы мисаллар әдәбиятта да байтак: «Таһир-Зөһрә» (легенда; Фәтхи Бурнаш), «Йосыф- Зөләйха» (легенда; Кол Гали) һ.6.
Шунысы да бәхәссез: уртак исемдәге әсәрләргә берәүнең дә патенты да, лицензиясе дә юктыр, мөгаен. Әгәр кемгәдер кирәк булса, ул аны мәхкәмә аша юллап алырга мөмкин, шул исәптән «Бүре каны»н да.
Г.Шәмсетдиновка килгәндә исә бу аның зур осталык белән язылган беренче генә хикәясе түгел. (Алда әйтелгән уртаклыклар булса да, һәр ике автор да аны үзенчә, кабатланмас итеп тасвирлаган.) Моңа кадәр аның «Захар Галимҗаны» («Мәйдан», № 2, 2012), «Бәллүр люстра» «ШК», 20.03.2012) кебек хикәяләре, байтак шигырьләре, җырлары дөнья күргән иде.
Тарих фәннәре кандидаты, иң абруйлы журналыбызның байтак еллар буена баш мөхәррире, талантлы каләм иясе Габделхак Шәмсетдиновның кемнәрнеңдер фикеренә, сюжетына, әсәр исеменә таянуга бөтенләй дә ихтыяҗы юктыр дип әйтәсе килә. Очраклы туры килүләргә байтак мисаллар китерелү моңа бер дәлил буладыр дип уйларга кирәк. Очраклы рәвештә Американы да ике тапкыр ачканнар бит...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: