Шәһри Казан

Бәрәңге дә булдымы күчтәнәч?!

Агросәнәгать паркына кергән саен, авылдан сәүдәгә килгән машина рәтләрен әйләнәм. Әйбер кирәктән дә түгел, болай гына, үземчә, сатып алучылары бар микән дип борчылуым.

Быел бәрәңге сатучыларга ел килде, көннәр җылы, урамда рәхәтләнеп бәрәңге саталар. Хезмәтен куйгач, азмы-күпме табышын да алсыннар инде.
Чынлап торып уйлап карасаң, бәрәңге үстерү виноград, кавын-карбыз кебек көньяк җимешләрен үстерүгә караганда да катлаулырак.
Өстән-өстән генә, бәрәңге хакына дип башкарган хезмәтебезне саныйк. «Әле бәрәңге дә чыгармаган», - дигән сүз яз килеп җитмәгән дигәнне аңлата. Авылда яз өй асларыннан, баздан бәрәңге чыгаргач башлана. Аннан соң симәнә әзерлисе, җир эшкәртеп, бәрәңгене утыртасы... Бәрәңгедән алда чүбе баш төртә, бу бәладән котылыйк дип, ике кат тырмалыйбыз, ике кат арасын ерабыз, аннары агулыйбыз, ике-өч кат чүбен утыйбыз, казыйбыз, чүплибез, чүбен җыештырып түгеп, җирне кабат эшкәртеп куябыз. Күпләр хәзер бәрәңге чери диеп иң элек лапаска кертеп, аннан кабат аралап базга сала. Алырга килүче булса дип, сатарга әзерли. Менә шуннан соң әйтсеннәр инде сиңа бәрәңге дә булдымы күчтәнәч дип.

Республикада бәрәңге игү буенча беренчеләр рәтендә - Арча районы. «Ак Барс Агро» хуҗалыгы гына 150 гектар мәйданда бәрәңге үстерә.
- Узган ел 100 гектар бәрәңге үстергән булсак, быел 150 гектар булды. 50 гектардан артык бәрәңге утырткан хуҗалыкларга дәүләттән ярдәм дә бирелә. Уңыш начар булмады, гектарыннан 360 центнер бәрәңге җыйдык, - ди хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов. - Бәрәңге табышсыз культура түгел. Мисал өчен, бөртеклеләрне алыйк, аның гектарыннан 24 000 сум табыш алып булса, бәрәңге бер гектардан 256000 сумга хәтле табыш бирергә мөмкин. Бәрәңгене көзен җыеп алу елдан-ел җиңеләя, бик көчле комбайннар бар. Без үзебез аңа гына ышанып бетмичә, студентларның ярдәмен дә кулланабыз. Бәрәңге уңышы әйбәт булсын өчен, әлбәттә, симәнә өстендә нык эшләргә кирәк, яхшы орлыкның килосы 60-80 сумга хәтле тора. Хуҗалык басуында үскән иң зур бәрәңгенең авырлыгы 2 кг булды.

Реклама

Кукмара районыннан Марс Бариев моннан бер ел элек кибет челтәрләренә юган бәрәңге тәкъдим итә башлаган.
- Иң элек без чипсы әзерләү турында уйлаган идек. Кибетләрдә карап йөрим: юып, кечкенә капчыкларга тутырылган бәрәңгене бик теләп алалар. Нигә моны үзебездә җитештереп, халыкка тәкъдим итмәскә дигән фикер килде. Шуннан соң бик күп җирләрдә булдык, өйрәндек. Март аенда эшли башлаганыбызга бер ел була. Бүген без юылган бәрәңгене, өч төрдәге капчыкларга тутырып, «Августина», «Бәхетле», «Магнит», «Карусель», «Перекресток» кебек зур кибет челтәрләре аша сатабаз. Зур кибетләргә үтеп керү бик катлаулы дигәннәр иде, күз тимәсен, әйтергә дә куркам, бернинди катлаулылыгын күрмәдем. Әлбәттә, билгеле бер таләпләрне үтәргә кирәк, тик берсе дә башкармаслык эш түгел. Эшмәкәрләргә дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәм белән дә нәкъ шулай. Барлык стандартларга туры килерлек бәрәңгене табу гына авыр­рак. Ике килограммлы капчыкларга тутыру өчен бик яхшысы гына кирәк. Узган ел сайлаудан калганы җыелып бара иде, быел аларын да юып, зур капчыкларга тутырабыз да рестораннарга тапшырабыз. Бәрәңгедән тыш кишер, чөгендерне дә юып тутырабыз. Яңа юнәлеш башларга җыенабыз - юып чистарткан яшелчәне вакуумлы пакетларга тутыру. Бу төр товарга да сорау зур. Кризис дисәк тә, халык юылган бәрәңгене бик теләп сатып ала, - дип сөйләде Марс Бариев.

Тукай районы фермеры Минталип Миңнеханов та бәрәңге үстерә.
- Бәрәңгедән табыш алу өчен иң элек яхшы симәнә сайларга кирәк. Ким дигәндә, ике-өч төрле булсын. Аннан соң бәрәңге үстерүнең бөтен технологияләрен үтәү мәҗбүри. Өченче мөһим таләп - эшне дөрес оештыру. Әллә ничаклы эшче кулларны җәлеп итеп тә, эшне оештыра белмәсәң, бәрәңгенең үзкыйммәте арта. Сатуга килгәндә, көзен бәяне артык күтәрмәскә кирәк. Без һәрвакыт базар бәясеннән берәр сумга түбән куябыз. Бәрәңгебез сыйфатлы, социаль оешмалар да бик теләп ала. Килешүләр төзибез, ышанычны югалтмыйча, таләпләрне үтибез. Шуңа күрә сату белән бездә проблема юк, - диде Минталип Миңнеханов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: