Шәһри Казан

Бөтен ил «кулланучылар җәмгыяте»

Совет заманында «потребсоюз» дигән оешмалар бар иде. Татарча әйтсәк, «кулланучылар җәмгыяте» була инде бу. Кайчандыр исеме җисеменә килеп торгандыр аларның, әмма социализм төзи башлауга - 95, ә аны җимереп, кире капитализм корырга азаплана башлаганга инде 21 ел вакыт узган бу чорда бөтен дәүләтебез белән «кулланучылар җәмгыяте»нә әйләндек тә куйдык бит,...

Реклама

Совет чорында гамәл кылу түгел, сүзен әйтергә дә ояла торган «спекуляция» дигән нәрсә кешеләрнең яшәү чыганагына әверелде: кемдер илен сата, кемдер - ирен, кем - җанын, кем - тәнен дигәндәй...
Ә «булдыклы» җитәкчеләребез бар булганны оста гына җимереп бетерделәр, тик менә, зур акчаларга табынып утыра торгач, яңаны төзергә зиһеннәре җитеп бетмиме шунда, әллә безнең өчен әнә Кытай эшләсен диләрме - тормышыбызны алга җибәрү өчен омтылыш сизелми.
Илдәге мондый вазгыять кемгәдер уңай, күрәсең, чит-ят илләрне баетып ятабыз, ә үз илебездә тормыш хәле авырлашканнан-авырлаша бара. Маңгай тирен түгеп, тырышып эшләүчеләргә дә җитештергән продукциясен тиешле бәягә сатып, файда күрүе бик кыен, чөнки арадашчылар артык күбәеп китте. Кәттә һәм текә спекулянтларга каршы торып кара син, җитмәсә, «крыша»лары да хәтәр булса...
Хәзер инде Совет хөкүмәте чорындагы төп җитештерүче көчләр лаеклы ялда, күбесе инде бакыйлыкка ук күчте. Ләкин исәннәренә бүгенге «кулланучылар җәмгыяте» мәрхәмәт күрсәтеп тормый - күбесе мохтаҗлыкта җан асрый. Яшәү өчен кирәк булган пенсия күләмен дә рәхәтләнеп яшәрлек итеп бирмиләр бит! Бүгенге илнең нигезендә нәкъ менә алар туплаган-төзегән байлык, алар хезмәте ятканын оныталар, ахрысы: халык байлыгын үзләштереп баеган олигархлар башкачарак фикер йөртәләр, күрәсең, инде ничә еллар узса да, тормышыбызда алга китеш күзәтелми. Конституциябезгә каршы килеп, социализм дигән җәмгыятебезне җимергән, аны «кулланучылар җәмгыяте»нә әйләндергән әһелләр хәзер халык байлыгы өстендә «җәннәт түрәләре» булып утыралар... Әйе, алар да «кулланучылар» - ил байлыгын үз мәнфәгатьләрендә кулланалар. Кызык та, кызганыч та... Социалистик җәмгыятьтә «кем эшләми, шул ашамый» принцибы булса, хәзер «кемнең кулында - шуның авызында».
Мин үзем сугыш алдыннан туган бала, шуңа да язмышлары каһәр төшкән сугыш белән бәйле 9 миллионлап россияленең хәлен аңлыйм, аларның, бала чакта күргән газапларыннан, җәфаларыннан арына алмыйча, бүген дә яшәү өчен көрәш алып барулары күз алдында ич. Араларыннан бер әби әйткәндәй: «Шулкадәр авырлыклар, җәбер күргән сугыш балаларының рәнҗешләре андыйларның «җәннәт»ләренә дә үтеп керер әле...». Әйе, бөтен Җир шарында иң зур байлыкларга ия булган безнең илдә һәркемнең дә бәхетле булып, рәхәтләнеп яшәргә, һичшиксез, хакы бар. Ил үз халкына таянырга тиеш, шул очракта гына җәмгыятьнең дә тоткан курсы дөрес була. Фәкыйрьлек шатлык түгел шул. Ә кая таба барганын да белмәгән җәмгыятьтә мескен булып яшәү бигрәк тә авыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: