Шәһри Казан

Бу шәхесләр – горурлыгыбыз

«Шәһри Казан»ның 41 нче санындагы «Әйтер сүзем бар» рубрикасы белән бирелгән язмалар укучыларны үзенә аеруча җәлеп итте. Нигездә, Яшел Үзән районыннан чыккан олуг шәхесләрнең тормышын чагылдырганга шулай ул. Бу төбәктә әле дә Каюм Насыйриның дәвамчылары яшәвен белеп, күңелдә горурлык хисе туа.

Биредә Кама аръягыннан күчеп утырган берничә мишәр авылы барлыгын ишетеп кенә беләм. Ә менә безнең заманда да бу районны үз итеп, шунда яши башлаган якташларым турында сезгә дә белдерәсем килә. Шуларның берсе - Рифкат Гарифулла улы Гафиятуллин. Ул озак еллар Обсерваториядәге мәктәпнең директоры булып эшләде. Шундагы мәчетне төзетүдә башлап йөрде. Һәр атна кичендә мәчеттә сәдака таратты. Рифкать Гафиятуллин - Бөек Ватан сугышы ветераны, яшьрәк чагында Биләр һәм Алексеевск районнарында мәгариф бүлеген җитәкләде. Безнең Мораса мәктәбенең дә директоры булды ул. Миңа аның, Яшел Үзән районындагы мәктәп директорлары белән берлектә, шул төбәктә тарихи-эзләнү эшләре алып баруы да мәгълүм. Яшел Үзәндә яшәгән таныш якташларымның икенчесе - Госман ага Гайнетдинов та халкыбызга танылган олы шәхес. Ул - туганыбыз Кәрим абзыйның кияве. Сугышта су асты көймәләрендә йөзеп сугышкан. Орден-медальләре күп. Сугыштан соң, Ленинград диңгез академиясендә укыткан, техник фәннәр докторы. Чыгышы белән Чистай ягындагы Талкыш авылыннан. Яше туксаннан узса да, җәмәгатьчелек белән бәйләнешне өзмәде. Бу сәхифәдән мин Заһидулла бай Шәфигуллин, Фатих Сәйфи-Уфалы кебек үземә таныш булмаган шәхесләр турында да белдем. Тарихыбызда җуелмас эз калдырган мондый шәхесләр бөтенебез өчен горурлык.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: