Шәһри Казан

«Булыр-булмас тынычлык» нәтиҗәләре

Украинадагы хәлләр күптән инде, шушы төбәккә генә кагылышлы булмыйча, дөньякүләм кризис дәрәҗәсенә әверелде. Белгечләр әйтүенчә, Россия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр никадәр генә киеренке булмасын, салкын сугыш чоры кабат әйләнеп кайтмаячак, чөнки дөньякүләм сәясәт, моннан утыз-кырык ел элек булган кебек, бүген бу ике держава мөнәсәбәтләренә генә бәйле түгел. Ул чорда чын...

Реклама

Украинадагы хәлләр күптән инде, шушы төбәккә генә кагылышлы булмыйча, дөньякүләм кризис дәрәҗәсенә әверелде. Белгечләр әйтүенчә, Россия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр никадәр генә киеренке булмасын, салкын сугыш чоры кабат әйләнеп кайтмаячак, чөнки дөньякүләм сәясәт, моннан утыз-кырык ел элек булган кебек, бүген бу ике держава мөнәсәбәтләренә генә бәйле түгел. Ул чорда чын сугыш булмаганлыктан, аңардан соң Җир йөзендә чын тынычлык та урнашмады. Һәрбер зур сугыштан соң яңа тәртипләр кертелә. Мисал өчен, 1815 елда Вена конгрессы, Наполеон чорына нокта куеп, Европада билгеле бер тәртип урнаштыра һәм моны тарихчылар тотрыклы дип саный, әлеге тәртипләр, бер гасырдан артык дәвам итеп, дөнья үсешенә зур йогынты ясый.
Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң да яңача тәртип - Версаль системасын нигезләргә омтылу була. Әмма бу уңышлы барып чыкмый. Агрессор булган Германия кабаттан аякка басып, бурычларны кайтару нисбәтеннән Икенче бөтендөнья сугышын башлый - ул беренчесенең дәвамы була да инде. Аңардан соң тагын да тотрыклырак система урнаша. Европа бүлгәләнә һәм бу чорда дәүләт чикләре үзгәрми.
Салкын сугыш чоры кебек системалар каршылыгыннан соң да җиңүче ачыкланып, нинди дә булса тынычлык килешүе имзаланса, дөнья күләмендә кабат яңа тәртипләр билгеләнер иде. Ләкин мондый хәл күзәтелмәде, чөнки якага-
яка килеп сугышмагач, аның җиңүчесе дә, җиңелүчесе дә юк.
Бер яктан караганда, Советлар Союзы бөтенләй юкка чыкты, ә АКШ һәм аның союздашлары исән-имин һәм алар җиңде дип әйтергә була. АКШ Президенты Дж. Буш бу хакта СССР таркалып бер ай узуга белдергән. Белгечләр әйтүенчә, бу бары тик сәяси белдерү генә, юридик яктан ул расланмаган.
Бүген дөнья күләмендә барган хәлләрдән чыгып шуны әйтә алабыз: әлеге булыр-булмас сугыш булыр-булмас тынычлык урнашуга китергән. Ул бүгенге көнгә хәтле сузылды, чөнки үзен җиңүче дип санаучыга көч сынашырлык көндәш юк иде. Моңарчы СССР дәвамчысы булган Россиянең, сәяси, икътисади сәбәпләр аркасында, дөньякүләм мәйданда нәрсәдер дәгъваларга хәле булмады, әлеге бушлыкны яулап алырга мөмкинлеге булган Кытай моңа әзер түгел иде. Шулардан нәтиҗә ясап, Көнбатыш, хәзер барысы да башкача, ягъни аларча гына булачак дип, үзен-үзе ышандырып тынычланган иде бугай.
Әмма аннан соңгы хәлләрдән соң, Җир йөзендә бернинди дә тынычлык урнашмаганлыгы мәгълүм булды, ләкин ул мөмкинлек кулдан ычкынган иде. Террорчылар белән көрәшәбез, дип, АКШ әле тегендә, әле монда ыргылып карады, әмма аларны тотып та, юк итеп тә бетерә алмый, чөнки аларның дәүләте дә, милләте дә юк. Соңгы елларда килеп туган киеренкелеккә ныклап аягына баскан Россия белән Кытай түгел, ә моннан 10-15 ел элек берәү дә җитди көндәшкә санамаган илләр сәбәпче.
Отышлы як - Кытайда
Булыр-булмас тынычлык кайчан да барыбер бозылыр иде, Украина нәкъ менә шушы мөнәсәбәтләр ачыклау мәйданы булып куйды. Украина Россия өчен кызыл линия ролен үти. Көнбатыш: «Әүвәл Польша, соңрак Балтыйк буе илләре НАТОга кергәндә Россия ризасызлык белдерде, әмма моның белән килешеп, бу төерне йотып җибәрде, Украина белән дә шулай ук булачак», - дип исәпли. Әмма Балтыйк буе да, Польша да Россия өчен Украинаны алмаштыра алмый. Бүген Россияне бу юнәлештә төрлечә гаепләргә маташалар, әмма биредәге хәлләрне китереп чыгаручы беренче адым нәкъ менә Көнбатыш тарафыннан ясалды. Украина - Сүрия дә, Венесуэла яки Зимбабве да түгел, ул - Россиянең терәлеп торган күршесе, төпкәрәк төшеп карасаң - төрле чорларда патшалар һәм генсеклар бүләк иткән җирләрдән оештырылган дәүләт.
Россиягә төрле санкцияләр белдереп, аны Төньяк Корея сыман изоляцияләнгән дәүләт ясаячаклар, диючеләр бар, әмма болар кемнәрнеңдер чынга ашмас хыялы гына. Таяк ике башлы булган кебек, Россиядән бөтенләй йөз чөерү күпләрнең үзләренә үк китереп бәрәчәк.
Украинада зәңгәр-сары төсләргә буялган глобуслар саталар сатуын, әмма ул дөнья кендеге түгел, биредә Россиянең дә, дөньяның да язмышы хәл ителми. Бүген бөтен дөнья игътибарын шунда юнәлткән. Әмма белгечләр фикеренчә, ХХI гасырның төп вакыйгалары Азия-Төньяк боз океаны регионында барачак. Кытайлар дөньяда өч көчле дәүләт бар дип исәпли - Кытай, АКШ һәм Россия. Алар Россия белән мөнәсәбәтләрне төзегәндә АКШны күз алдында тота, АКШ белән якынайганда - Россияне. Кытайлар исәбенчә, Россия белән АКШ арасында киеренкелек үсә барган саен, Россия аларга күбрәк борылачак һәм Кытай үз дигәненә тизрәк һәм отышлырак шартларда ирешәчәк. Украина кризисыннан кытайлар файда көтә...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: