Шәһри Казан

Бушка газета кирәкме?

Почта әрҗәсенә бушка газета килүгә инде күнектек. Юк-югында кызыксынып укып та чыгабыз. Ә менә урамда һәм метрода көндәлек газета таратуны әле күптән түгел генә күрүем. Хәер, соңгы тапкыр метрога утыруыма да шактый вакыт узган инде. Ни дисәгез дә, яратам мин ул газеталарны. Укырга әллә нәрсәсе булмаса да, һич югында берәр...

Реклама

Почта әрҗәсенә бушка газета килүгә инде күнектек. Юк-югында кызыксынып укып та чыгабыз. Ә менә урамда һәм метрода көндәлек газета таратуны әле күптән түгел генә күрүем. Хәер, соңгы тапкыр метрога утыруыма да шактый вакыт узган инде.
Ни дисәгез дә, яратам мин ул газеталарны. Укырга әллә нәрсәсе булмаса да, һич югында берәр битендә сканворд табуың мөмкин. Яңалыклары да бар. Элегрәк шәһәрнең төрле почмакларында реклама кәгазе таратучы яшүсмерләргә карап, бигрәк кыен инде боларның эшләре, дип уйлый идем. Кулыңны сузып торып та флаерны алмасалар, читенсенәсең кебек. Ләкин, ни дисәң дә, студентлар өчен бу азмы-күпме акча эшләү юлы.
Күптән түгел үземә дә шулай басып торырга туры килде. Танышым, эштән соң, метрода бушка газета таратырга тәкъдим ясады. Эш дәвамын өч сәгать дип билгеләде. Бераз уйлап тордым да, үземне сынап карыйм әле дип, ризалаштым.
Метро станциясендә, кепка киеп, кулга көндәлек таратыла торган газета алуымны сизми дә калдым. Башта уңайсыз булды, башымда, танышларым гына очрамаса ярар иде, дигән уй бөтерелде. Шул ук вакытта, һәрбер үткән кешенең реакциясенә игътибар итеп, үзем өчен кайбер нәтиҗәләр дә ясадым.
Яшьләр газетаны бөтенләй алмый диярлек. Көчкә берничә кызның кулына тоттырдым. Егетләр исә, газета күрүгә, бөтенләй урап ук узарга тырышалар. Алай да, берничәсе туктап, хәлләремне белешеп алды: ниләр язылганын кызыксынган булдылар, берсе исә янымда шактый озак бөтерелде. «Ә нигә сез бушка бирәсез? Нигә сатмыйсыз?», - диде хәтта. Бушка кирәкмәгәнне акчага кем алсын инде?! Бер 15-16 яшьлек малай исә: «Күбрәк бирегез, аңлыйм сезне, үзем дә шунда эшлим», - дип, күз кысып, берьюлы берничә газетамны алып китте. Ә гомумән алганда, яшьләр, «газета укымыйм», «юк, кирәкми», дигән сүзләр белән көлемсерәп узып кына китәләр. Инде боларга бөтенләй тәкъдим итмәскә булдым. Игътибарымны олыракларына юнәлттем. Газетаны иң еш алучылар - олы яшьтәге ир-атлар. Менә болары буш үтеп китми. Берсе, туктап, сканворд бармы-юкмы икәнен белергә тели, икенчесе газетаның исемен сорый, өченчесе нәрсә турында икәнлеге белән кызыксына. Урта һәм олы яшьтәге ханымнар хәтта сумкаларын ачарга да иренмиләр. Барысы да укыйдыр, димим, тик бушка булгач, алмый үтмиләр.
Шуны да әйтергә кирәк: метрога керүчеләр арасында газетаны алучылар күбрәк: ни дисәң дә, нишләп әле юлда газетага күз төшереп алмаска? Ә менә чыгучыларга бирүе кыен. Акчага түгел, бушка да алмый башлады хәзер халык.
Бу тарату эше дигәннәре җиңелләрдән булмады. Читенсенү хисе берәр сәгатьтән кими анысы, ләкин инде туңа башлавың кәефне боза. Метро станциясендәге үтәли җилгә чыдарлык түгел. Көн азагына тәмам «Кыш бабай» булып бетәсең. Шулай итеп, калган ике сәгатьне, кайчан вакыт бетәр дә, кайчан гына өйгә кайтырмын, дип уйланасың. Икенче көнне монда чыгып басу турында теләк түгел, хәтта уй да калмый...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: