Шәһри Казан

Бушлай сыр капкында гына

Гаҗәеп кызык кеше белән таныштым әле. Үзе оптимист, үзе бик зиһенле, белемле. Пётр Николаев тумышы белән Минзәлә якларыннан. Сугыш ветераны. Китапханәгә җинаять кодексы китабын сорап килгән иде. Сүз ара сүз китеп, үзенең нинди хәлгә тарыганын сөйләде. Алдаганнар аны. Бер банкка ышанып, 100 мең акчасын салган булган. Бер ел эчендә шул...

- Офиска кердем. Ягымлы гына ике кыз утыра. Банк кәгазьләре белән таныштырдылар, килешү төзедек, берничә урынга кул куйдым. Ниятем изге - кызыма фатир алырга булышмакчы идем. Ике бала белән кысан гына «хрущёвка»да торалар, - ди Пётр Иванович.

Банк клиентларын бер-ике мәртәбә зур залга чәйгә дә чакырганнар. Минем танышым да барган. Зал шыгрым, тик арада ник бер яшь кеше булсын, ди әңгәмәдәшем. Шунда Лаеш районыннан килгән бер пенсионер абзый белән танышкан. Ул 1 миллион акчасын салып, бер ел эчендә 2 миллион алдым, дип сөйләгән. Һәм тагын шул 2 миллионын салып, 4 миллион алырга исәпләгән. Райондагы йортын сатып, Казанга күченеп килергә тели икән. Өстәвенә бу җыелышта банкның төп җитәкчесе, салган акчаларны фатирлата, кемгә машина белән дә кайтарып бирә алабыз, дип тә кызыктырган.

Шушы очрашудан соң, Пётр Иванович икенче көнне үк, «кара» көнгә дип калдырган акчаларын да җыеп, банкка юл тоткан. Килсә, ни күзләре белән күрсен, офиста утыручылардан җилләр искән. Чистай урамында урнашкан төп офиста да кеше юк. Кыскасы, бу банк, гомумән, юкка чыккан, хезмәткәрләре клиентларын кәкре каенга терәтеп калдырган булып чыга.

- Безнең ише пенсия яшендәгеләр күбрәк алдана шул... Ярый әле алып барган запас акчаларны биреп өлгермәгәнмен. Миллионнарын югалтучылар арасында минем 100 мең зур сумма түгел, үземне шуның белән тынычландырам. Минем өчен кода-кодагыйлар, балдызларга кадәр кайгырдылар инде, - ди Петр абый.

Реклама

Полицияӑә мөрәҗәгать иткәннәр. Бер елга сузылган тикшерү эшенең төгәл нәтиҗәләре әлегә кадәр юк, ди. Алдакчыларның эзенә төшә алмыйлар икән. Шулай да 88 яшьлек танышым сер бирми.

Оптимист булуын ул үзенчә аңлата.

- Иртән йокыдан торгач, башта идәндә яткан килеш, аннары басып яртышар сәгать физик күнегүләр ясыйм. Һәр көнне өч чакрым араны җәяү йөреп кайтам. Урманнан үзем җыеп киптергән мәтрүшкә, гөлҗимеш, үги ана яфрагы, карлыган яфраклары, кура җиләге кебек төрле үләннәрдән чәйләр, төнәтмәләр ясап эчәм. Урманда агачлар арасында, саф һавада йөрергә, кошлар сайравын тыңлап хозурланырга яратам. Ә кышын - чаңгыда, быел менә оныкларымны да ияртергә җыенам әле, - ди танышым.

Петр Николаев рус, татар, чит ил язучыларының иҗатын яхшы белә. Александр Пушкин, Федор Тютчев, Марина Цветаеваларның хатын-кызларга багышланган шигырьләрен яттан сөйли. Татар халык җырларын да җырлап бирде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: