Шәһри Казан

Буыннар чылбыры өзелмәсен

«Күпләрне бит җырлар очраштыра, Җыр белән дус, иптәш табыла», - дигән шигырь юлларының тормышчанлыгын үз мисалыбызда раслаган буын без. Без дигәнем, Бөек Ватан сугышыннан соң туган, сугыш чоры сынауларын әтиләребез, абыйларыбыз сөйләве буенча ишетеп үсүчеләр. Сугыштан соң да бик җиңелдән булмады тормышлар. Бер-бер артлы килгән сынауларга бирешмәскә, түзәргә нәрсә булышты...

Реклама

«Күпләрне бит җырлар очраштыра,
Җыр белән дус, иптәш табыла», - дигән шигырь юлларының тормышчанлыгын үз мисалыбызда раслаган буын без. Без дигәнем, Бөек Ватан сугышыннан соң туган, сугыш чоры сынауларын әтиләребез, абыйларыбыз сөйләве буенча ишетеп үсүчеләр. Сугыштан соң да бик җиңелдән булмады тормышлар. Бер-бер артлы килгән сынауларга бирешмәскә, түзәргә нәрсә булышты дигән сорау куям үз-үземә.Аның җавабын мин халкыбызның рухы нык булуда күрәм. Халкыбызның рухын тәрбияләүдә буыннан-буынга тапшырылып килгән гореф-гадәтләр нигез булып тора. Шулар арасында җыр сәнгате гаҗәеп зур урын тота.
Казан авиация заводының (халыкта ул 22 нче завод дип йөртелә) «Горбунов» клубында 1947 елны оештырылган татар җыр коллективы бүгенге көндә «Юность» клубында эшләп килүче «Кичке утлар» татар халык хорының чишмә башы булып санала. Һәвәскәрләр башта бер, аннан соң ике тавышка җырлый башлыйлар. 1960 елны мин килгәндә 2-3 тавышка җырлыйлар иде инде. Клубыбыз да затлы, мәһабәт бинага - Ленин исемендәге мәдәният йортына күчте. Сәнгать җитәкчебез Суфия апа Шаһиева тырышлыгы белән, башкару культурабыз профессиональ яктан шуның кадәр камилләште, үсте ки, республиканың мәдәни йөзен күрсәткән бер генә концертта да катнашмый калмадык. Татарстандагы хор коллективлары арасында иң беренче булып татар халык хоры исемен яулаган коллектив, Муса Җәлил бүләге лауреаты буларак, тирә-якта үрнәк саналып, үзгәртеп кору еллары башланганчы сәхнә тоттык. Ни кызганыч, Ленин исемендәге мәдәният йортында татар халык хоры исемен еллар буе яклап, аклап килгән коллективка урын калмады.
Таралсак та, бер-беребезне югалтмадык. Һәр елны очрашып, хорны кабаттан торгызу турында сөйләшә идек. Ниһаять, 2006 елны сафларыбызны барлап, җырны-моңны үз итүчеләрне туплап, коллективыбызны торгыздык. Репертуарыбызны булдырып, осталыгыбызны чарлап, татар халык хоры исемен дә кабаттан якладык.
Хорда җырлауны иң демократик сәнгать төре дип саныйм. Биредә яшенә-картына аермыйбыз, күп тавышка җырлаганлыктан, һәркемнең тавыш мөмкинлеге истә тотыла. Һәркем үз тавышы белән җырлап, җырга яңа яңгыраш кертә. Яшерен-батырын түгел, үзешчән сәнгать хәзер балалар һәм пенсионерлар иңендә. Әмма моңа өлкәннәр өчен файдалы шөгыль, вакытны күңелле уздыру чарасы дип кенә әйтмәс идем. Хор сәнгате юлында берәмтекләп җыйган тәҗрибәбезне, белгәнебезне уртаклашасыбыз килә. Сәнгать юлындагы буыннар чылбыры өзелмәсен иде, дигән максатны күздә тота 35 кешелек коллективыбыз.
Күп кенә иҗат коллективлары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек башлады. Без дә сугыш чоры этапларын җыр сәнгатебез аша күрсәтергә телибез. Фронт сызыгындагы һәм тылдагы көрәш рухын, халкыбызның чыдамлыгын, батырлыгын гәүдәләндергән бай эчтәлекле программа әзерлибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: