Шәһри Казан

Өч хатын белән тормыш

Татар халкының һәм гомумән мөселманнарның көнкүрешен читтән күзәтүче этнографларны, публицистларны, сәяхәтчеләрне иң нык кызыксындырган нәрсә - күп хатын алып яшәү. Бу күренеш христиан кешесенә башка сыймаслык, бик кыргый гадәт булып күренгән. Татарлар арасында күп хатынлылык сирәк очраса да, анысы да башлыча сәүдәгәр һәм бай мулла гаиләләрендә генә булса да, бу...

Ырымбур башкортлары, татарлары һәм типтәрләре үз гомерләрен күп хатын белән уздырган бабаларының үлем түшәгендә балаларына әйтеп калдырган бер генә хатын алып яшәргә дигән васыятен үтәргә тырышканнар. «Балалар килешәләр, әмма кешеләрнең ниятләре бертөрле, ә гамәлләре башкача шул», - ди галим.
Чыннан да, өлкәннәр васыятенә, халык акылына гына таянып эш ителсә, күп хатынлылык проблемасы XIX гасыр ахырында, бәлки, булмас та иде. Ләкин хәтта XX гасыр башында да күп хатынлылык мәсьәләсе юкка чыкмаган, киресенчә, татар матбугатында, әдәби әсәрләрдә чагылыш тапкан. Гаяз Исхакый прозасында бу мәсьәлә «Остазбикә» хикәясендә, «Өч хатын белән тормыш» пьесасында урын алган. Соңгы әсәр карикатура формасында язылса да, остазбикәнең көнкүреше, аның уй-хисләре тирән психологизм белән - бик оста сурәтләнгән. Бу әсәрдә баласыз абыстайның мулла иренә икенче хатын эзләп табуы һәм ирен шул кызга өйләнергә күндерүе бәян ителә. Хәзерге замандагыча итеп әйткәндә, яшь хатын мулла гаиләсендә «суррогат әни» сыман файдаланыла. Әлбәттә, бу язучы уйлап чыгарган вакыйга. Шулай да баласызлык икенче хатын алуның иң еш очраган сәбәбе булган. Олы хатынның иренә кече хатын сайлавы да тормышта, еш булмаса да, очраган. Мәсәлән, Ырымбур сәүдәгәре, алтын приискалары хуҗасы Шакир Рәмиевнең олы хатыны иренә ике яшь хатынын да үзе димләгән. Бу гадәт ир-атларның кызларны туйга кадәр күрә алмавыннан да килгәндер. Казан сәүдәгәре Исхак Юнысов икенче хатынын беренче рафикасының очраклы әйткән сүзенә карап алган. Мескен хатын, кәнфит кәгазендәге сурәткә төртеп, ул Үтәмышев байдан тол калган Сәгадәткә охшаган, дип әйтә. Тиздән И.Юнысов Сәгадәт артыннан үзенең димчесен җибәрә. Исхак байның улы Габделкәрим, әтисенең яңадан кияү булып йөргән вакытында, әнисенең ничек өзгәләнгәнен дә язып калдырган.
Икенче яисә кече хатыннарга килгәндә инде, аларның хәлләре дә бик үк шәптән булмаган. Беренчедән, олы хатынга күбрәк ихтирам күрсәтелгән, йортта ул хуҗабикә исәпләнгән. Мәсәлән, халык мәкальләрендә (күп хатынлылыкка илледән артык мәкаль багышланган) күбесенчә полигамия хупланмый. Аларның берничәсендә генә бу күренеш татар тормышының үзенчәлеге, башка халыклардан аерып торган сыйфаты буларак күрсәтелә. Гомумән, халык аңында күп хатынлы яисә ике хатынлы гаилә тормышы талашып, үзара ярышып яшәү белән бәйләнгән. Юкка гына бай сәүдәгәрләр һәр хатыны өчен аерым йортлар төзетмәгәннәр. Мәсәлән, ике хатынлы Троицк бае Мөхәммәтгали Яушев шәһәрдәге бик матур ике йортның хуҗасы була.
Кайбер халык мәкальләрендә икенче хатын («җан азыгы») алынуы ирнең зур уңышларга ирешүенә дә ишарәли. Әмма бер-ике мәкальдә мондый гаилә төзүдә хатынны иң кызыксындырган нәрсә акча мәсьәләсе булуына да игътибар ителә. Чыннан да, олы яшьтәге бай ир-атларның икенче, өченче хатыннары иртә тол калганнар. Шуңа да мәкальләрдә бу тол хатыннарның яңадан кияүгә чыгарга ниятләүләре турында да сүз алып барыла. Әлбәттә, бай һәм яшь тол хатынга, ярлы кызларына караганда, яңадан гаилә коруы җиңелрәк булгандыр.
Халыкның матди яктан да тигезсез булуы күп хатынлылык таралуына бер этәргеч булып торган. Карл Фукс язып үтүенчә, XIX гасыр башында Казан татарларының ярлы кызлары арасында Урта Азиядән килгән сәүдәгәрләргә икенче хатынлыкка бару бик еш очраган. Әмма, сәүдә эшләрен тәмамлагач, кияүләр Казанда никахлашкан хатыннарын туган якларына алып кайтырга ашыкмаганнар. Бу яшь хатыннар, сәүдәгәрләре ташлап киткәч, ирле дә булмаганнар, тол яисә аерылган дип тә исәпләнмәгәннәр. Андый кыска гомерле никахлар шул рәвешчә бик озак дәвам иткән, күрәсең, чөнки 1887 елда Оренбург мөфтие муллалар арасында шундый фәрман-хөтбә тарата: Азиядән килгән сәүдәгәрләр белән Идел буе мөселман кызларына никах укыганда, кияүләрдән махсус кәгазь алып калырга. Бу документ буенча, әгәр ире ике елдан артык күренмәсә, хатын ирекле саналган һәм яңадан кияүгә чыга алган.
XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы - җәдитчелек хәрәкәте, буржуаз реформалар, феминизм үсеше белән билгеле заман. Әлбәттә, белемле, алдынгы карашлы, һөнәрле кызлар гаилә тормышында да ауропача гаилә традицияләренә омтылганнар. Алар инде икенче, өченче хатын булып яшәргә ризалашмаганнар. Гомумән алганда, җәдит мәдрәсәләрендә укыган яшь егетләр арасында да шул караш ныграк таралган була. Ә менә шәхес буларак үсешләре, яшьлекләре 1880-90 нчы елларга туры килгән ир-атлар, күренекле җәдитчеләр, киресенчә, мөселман гадәте буенча берничә хатын алып яшәүне өстенрәк күргәннәр. Мәсәлән, алда искә алынган Троицк бае, җәдит мәдрәсәсе ачучы М.Яушевның ике хатыны булган. Әстерхан мулласы һәм галиме, Ш.Мәрҗаниның укучысы, туган шәһәрендә иң беренчеләрдән булып җәдиди «Низамия» мәдрәсәсен ачкан, бик популяр «Идел» гәҗитен нәшер иткән Габдрахман Гомәри дә ике хатын алып яшәгән. Шулай итеп, җәдитчеләрнең гаилә тормышларындагы бу үзенчәлек реформаторлык хәрәкәтенең Ауропа культурасын үзләштерүдән генә гыйбарәт булмаганын дәлилли. Тышкы формасы белән Ауропа мәдәниятенә омтылсалар да, бу алдынгы карашлы ир-атлар шәхси тормышларында шәригать кануннарына таянып яшәгәннәр. Икейөзлеләнеп, бер хатын белән яшәп тә качып-посып фәхеш йортларына йөргән яисә сөяркә (содержанка) тоткан кардәшләреннән алар, әлбәттә, әхлак ягыннан күпкә югарырак торганнар. 1909 елда Кәримовлар нәшриятендә чыккан брошюра авторы, Чистай мулласы Гариф Бадамшин, күп хатынлылыкны яклап, андый ир-атларның фәхишәләр белән зина кылып йөрмәүләрен, гаиләләренә начар чирләр алып кайтмауларын әйтә. Шулай итеп, күп хатынлы тормыш күбрәк низаглы булса да, кайбер чакларда динле һәм әхлаклы яшәешнең бер шартына әйләнгән. Әлбәттә, бу мәҗбүри чара хатын-кызларның күбесенчә үзаллы булмаулары, барысының да аерылышуларны хуплап бетермәүләре һәм гаиләдә балалар булуы белән дә бәйле.
Гаяз Исхакый замандашлары исә, алдан сүз куешып кавышкан, бер-берсен яраткан парларның гаилә төзүләрен идеал итеп күргәннәр һәм мондый гаиләләрдә икенче, өченче хатын мәсьәләсе тумаячак дип фикер йөрткәннәр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: