Шәһри Казан

Чабаталы әбиләр Европа халыкларын әсир итте

Корал заводы һәм Калашников автоматы белән дан тоткан ут күршеләребез, үз республикасындагы карчыкларны күздә тотып: «Мичкәдә дары бар әле», - дип, чын күңелдән горурлана ала. Бакуда узган «Евровидение-2012» халыкара җыр бәйгесендә Россия исеменнән чыгыш ясаган «Буран әбиләре», милли төсмерле «Party for everybody» шаян композициясен башкарып, 259 балл белән икенче урынга...

Реклама

Европа шәрә бертөрлелектән туйган
Ничек шулай булды соң әле бу? Бизәнеп-ясанып тормыйча, бернинди искитмәле шоу-программа, шаккатризмнар әзерләмичә генә сәхнәгә чыгып, Виктор Дробышның «өч кат уч шапылдату һәм өч кат чабата шакылдату»га нигезләнгән ноталарыннан торган инглизчә кушымталы удмурт җырын башкарган ниндидер карчыклар Европа күләмендәге җыр бәйгесендә икенче урынга кадәр ничек күтәрелә алды соң? Парадокс! Әмма катнашучылардан ел саен иң шаккатыргыч номерлар көтүче Европа халкы быел иң гади чыгышларның берсен - удмурт милли киемнәренә төренгән алты әбинең мич кырыена басып шаян җыр башкаруын «модалы» үзенчәлекле киемнәрдән чыгыш ясаучы күп кенә «авангард» һәм «эпотаж» җырчыларныкыннан югарырак бәяләде. Күрәсең, глобальләшү, европалашу китереп чыгарган бертөрлелектән Европа халыклары үзләре үк гарык булган. Бу үзенә күрә барыбызга да үз тамырларыбызга, асылыбызга кайтыр вакыт җиткәнлеген күрсәтә торган фал түгелме икән?! Юкса «кеше куян куа», дип, барыбыз да тәмам барып чыгабыз бугай инде... Әнә «герой әбиләр» республикасында 30 процент удмурт яшәп тә, башкаласы Ижауда нибары бер удмурт милли лицее гына эшли. Анысында да күпчелек фәннәр рус телендә укытыла икән. Быел Ижау каласына барып, удмурт милләтенең хәле безнекеннән дә мөшкелрәк икәнлеген үз күзләрем белән күреп кайткан идем: шәһәр үзәгендә ник бер кеше удмуртча сүз әйтсен...

Ниятең изге булса - морадыңа ирешәсең!
Баксаң, Удмуртия Республикасының Кечепурга районындагы Буран авылында эшләп килүче, кырык еллык тарихы булган авыл фольклор ансамбленең максаты - концертлардан кергән гонорарларны авылларына чиркәү салу өчен сарыф итү икән. Авылдагы «Изге өчлек» чиркәве Совет хөкүмәте тарафыннан 1940 елда җимертелгән була. Алар Евровидениедә икенче урын алу уңаеннан биреләчәк акчаны да шул максатларда файдаланырга ниятли. Хөр күңелле карчыклар бәйгегә әзерләнү һәм катнашу дәвамында да гади авыл хатыннары булып кала, кунакханәдә бөккәннәр пешереп, һәммә кешене нигъмәтләре белән сыйлый. Ә Удмуртия күләмендә танылу аларга моннан өч ел элек килә. Ижаудагы режиссер Павел Поздеев аларга «Туган тел көне» уңаеннан, филармониядә Виктор Цойның «Звезда по имени солнце» һәм Борис Гребенщиковның «Город Золотой» исемле җырларын удмурт телендә башкарып карарга тәкъдим ясый. Концерттагы язма интернетка эләккәч, рок-композицияләрне үзләренчә башкаручы әбиләр яшьләр аудиториясенең күңеленә бик хуш килә.

Россиядә әби образы үтә популяр
«Буран әбиләре», Милли Сайлау бәйгесендә 38,51 балл җыеп, фаворитларның борынына чирткән иде. Ни Россия исеменнән «Евровидение»дә инде бер кат җиңү яулаган Дима Билан һәм аның пары - «ТаТу» төркеменең элекке солисты Юлия Волкова, ни Татарстан исеменнән чыгыш ясаган опера җырчысы Аида белән рэп укучы Тимати әбиләрне уза алмады. Фестивальдә катнашучыларның сәхнәгә милли төсмер кертүләре сөенечле фал. Тик шунысы көенечле - Россия һәм татар эстрадасында әби булып киенгән шамакай ирләр образы елдан-ел алгы планга чыга. Удмурт әбекәйләре берүк ачуланмасын, әмма, минемчә, авыл карчыгының урыны кайда-кайда, ә сәхнә түрендә түгел, әлеге дә баягы мич тирәсендә булырга тиеш. Хәер, бу сүзләр үлгәнче сәхнәдән төшмәгән Людмила Гурченко, әллә кай җирләренә әллә ничаклы пластик операцияләр ясатып, яшь егетләр белән яшәп яткан, сәхнәгә бар гомерләрен багышлаган Надежда Бабкина һәм Алла Пугачеваларга кагылмый.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: