Шәһри Казан

Чечен һәйкәле тарихы

Чечен хатын-кызлары истәлегенә һәйкәл ачылырга да өлгермәде, Генпрокуратурага аны тикшерүне сорап гариза да бирелде. Депутат А.Журавлевның исәпләвенчә, Хангиш-Юрт авылындагы әлеге һәйкәл рус солдатларын үтергән чечен хатын-кызлары истәлегенә ачылган һәм ул Россиягә каршы акция булып тора. «Үз-үзләрен үтергән әлеге хатын-кызларны данлау - экстремистлык рухын торгызучы адым», - дип саный депутат. Аны...

Реклама

Чечен хатын-кызлары истәлегенә һәйкәл ачылырга да өлгермәде, Генпрокуратурага аны тикшерүне сорап гариза да бирелде. Депутат А.Журавлевның исәпләвенчә, Хангиш-Юрт авылындагы әлеге һәйкәл рус солдатларын үтергән чечен хатын-кызлары истәлегенә ачылган һәм ул Россиягә каршы акция булып тора. «Үз-үзләрен үтергән әлеге хатын-кызларны данлау - экстремистлык рухын торгызучы адым», - дип саный депутат. Аны шулай ук Рамзан Кадыйров тарафыннан моннан берничә ел элек «Чечен хатын-кызлары көне»нең рәсмиләштерелүе дә пошаманга сала.
Чечен тарихчылары исбатлаганча, 1819 елда генерал А.Ермолов гаскәрләре күпсанлы җирле халыкны әсирлеккә ала, алар арасында 46 чечен хатын-кызы да була. Хангиш-Юрт янында Терек елгасы аша салынган күпердән чыкканда хатын-кызлар, сакчылар белән низагка кереп, елгага сикерәләр, үзләре белән солдатларны да эләктерәләр. Җирле галимнәр әйтүенчә, хатын-кызлар шул рәвешле Ермолов гаскәрләре тарафыннан тулысынча яндырылган Дади-Юрт авылы халкы өчен үч алалар.
Һәйкәлне ачу тантанасында Р.Кадыйров билгеләп үткәнчә, тарихтан дөрес сабак алырга кирәк. «Безнең беренче Президентыбыз Әхмәт Кадыйров сугышны туктату гына түгел, ә аны бөтенләйгә бетерүне үзенең максаты итеп куйган иде. Ә безнең бурыч - халкыбыз тарихында башка кайгылы хәлләр булмасын өчен, аның васыятьләрен үтәү».
Кайбер экспертларның исәпләвенчә, әлеге һәйкәлне ачу - 2008 елда Минераль Суларда һәм 2010 елда Пятигорскида генерал А.Ермоловка куелган һәйкәлләргә каршы җавап. Махачкалада патша Россиясенең колонияләштерү сәясәтенә каршы 25 ел дәвамында көрәш алып барган билгеле шәхес Имам Шамилга һәйкәл куелган, шунда ук Кавказны буйсындыручы Ермолов һәйкәле дә тора. Ни сәбәпледер, бу уңайдан беркем дә шау-шу куптармый һәм әлеге адымны экстремизм дип атамый. Тарих битләрен актарсак, мондый мисалларны күп таба алабыз, әмма бу тарих агымын үзгәртми, үткәннәрне үзгәртеп булмый һәм аларны, ничек бар - шулай кабул итәргә генә кала, бары тик һәр нәрсәне үз исемнәре белән атарга кирәк.
Экстремистлык ничек ачыклана?
Һәйкәл ачуны экстремистлыкка тиңләп караучылар аны нинди билгеләре буенча ачыклыйлар соң? Ермолов, Дади-Юрт авылына һөҗүмне акларга теләп, анда яшәүчеләрне «баш имәс, күп тапкырлар патша гаскәрләренә һөҗүм итүче халык» дип атый. Ул вакыттагы башка офицерлар бу авылны «тыныч торак» дип тасвирлый. Бүгенге чор күзлегеннән чыгып караганда, җәза экспедицияләрен һәм Ермолов тарафыннан кылынган хәлләрне хәрби җинаять дип санап булыр иде. Әмма шайтан башка, җен башка, дигән төсле, берәүләр үзләренең туган нигезен, якыннарын яклап һәлак булучыларга һәйкәл ача һәм аларны экстремист дип атыйлар, икенчеләре исә шул ук вакытта, Ермоловка һәйкәл куюны сорап, Россия Президентына мөрәҗәгать итәләр. РФнең офицерлар советы бу адымны «Хангиш-Юрттагы һәйкәлгә каршы җавап» дип атый. Тик һәйкәлләрне, гадәттә, кемгәдер җавап йөзеннән түгел, ә кемнеңдер истәлегенә, аңа хөрмәт йөзеннән куялар.
«Без тарихны белмибез...»
«Милләтләр бердәмлеге» вице-президенты В.Хомяков сүзләренчә, һәр халыкның үз каһарманнары бар һәм аларны искә алуны, хөрмәтләүне беркем дә тыя алмый. «Кеше үзенең ата-бабаларын искә ала икән - бу бик яхшы, кызганыч, без үзебезнең ата-бабаларыбызны искә алмыйбыз. А.Ермоловка Мәскәүдә һәйкәл кую турында тәкъдим булды. Ә нишләп ул әлегә хәтле куелмаган? Чөнки без тарихны белмибез. Без сугышларны басып алу, империалистик һ.б. төрләргә бүләбез, ә сугыш булган икән, аның максаты, һәркемнең үз хаклыгы булган. Бер як, үзенең дөреслеген исбатлап, каһарманнарын кадерләп искә алганда, икенче як та та нәкъ шулай эшләргә тиеш», - ди вице-президент.
Россиянең Ислам килешүе ассоциациясе рәисе М.Рәхимов сүзләренчә, Р.Кадыйров сугышның бернинди яхшылыкка китермәвен күрсәтергә тели. «Бу очрак берничә солдатның үтерелүен һәм Россиягә каршы булуны ассызыкламый, ә сугышның никадәр коточкыч әйбер һәм аның көчсез затлар - хатын-кызлар белән дә нәрсә эшли алганын күрсәтү», - ди ул.
Әлеге хәлләр элегрәк, әйтик, «безгә кояш та кирәкми, безгә партия яктырта» дип җырлаган чакларда булса, мондый шау-шу купмаган да булыр иде. Хәер, «бердәм һәм бүленмәс» Совет Россиясендә мондый һәйкәлләр куелмас та иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: