Шәһри Казан

Чикләр юк яки әтиләр дә елый икән...

Баулыдагы тернәкләндерү үзәгенә икенче тапкыр килүем, беренчесе очраклы гына булды. Тәрбиячеләр, балалар, әти-әниләр, килгән кунаклар - барысы бер гаилә кебек, үзара мөгамәләләре шулхәтле җылы, биредәге мохиткә сокланып, күңел чистарып кайткан иде бу сәфәрдән. Бу юлы инде махсус бардым.

«Ата кешенең елаганын күреп, әллә ни эшләп киттем»

Гадәттә, шау-шулы чарада катнашкан йөзләр онытыла, «Шатлык» тернәкләндерү үзәгенә килеп кергәч, күптәнге якын танышларымны күргәндәй булдым.
- Тернәкләндерү үзәгендә һәрвакытта җылы мохит, гаиләдәге кебек яшәү шартлары булсын дип тырышабыз. Бирегә килгән һәркем җанына һәм тәненә дәва тапсын, тернәкләнүче бала өчен болар бар да бик мөһим, - ди Баулы районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Аджалова.

- Иң зур өстенлегебез - яхшы белгечләребездә, үзәктә үз эшенең профессионаллары эшли, -дип эләктереп ала үзәкнең медицина-тернәкләндерү бүлеге мөдире Салават Ибраһимов. - Безгә килеп дәваланучыларның географиясе елдан-ел зурая. Зур шәһәрләр арасыннан безне сайлыйлар икән, башкарган хезмәтебезгә бу олы бәя. Иң куанычлысы - Баулыга урнашкан «Шатлык» тернәкләндерү үзәгенә социаль яклау бүлегеннән алган юллама белән Татарстанның һәр районыннан елына ике тапкыр килергә була. Бер курс 30 көнгә исәпләнгән, гариза язып аны яңадан егерме көнгә озайтырга мөмкин. Үзәк 54 балага исәп­ләнгән, өч баланы әнисе белән кабул итә алабыз. Балаларның әниләре, якыннары өчен тагын бер зур өстенлек: Баулы янында гына бик яхшылардан исәпләнгән «Иволга» шифаханәсе бар. Бала тернәкләнү курсы үткәндә, якыннары ял итеп, үз сәламәтлекләрен кайгырта алалар.

Сүз уңаеннан, әгәр сорауларыгыз туса, 8 (85569)5-67-27 номерына шалтыратып, үзәк турында үзегезне борчыган сорауларга тулы җавап ала аласыз, алар һәркемгә ярдәм итәргә әзер.
Бүлмәдән бүлмәгә кереп, тернәкләндерү үзәге белән танышып йөрибез. Җылы, якты, бүлмә­ләр, яхшы җиһазлар - болар да мөһим, шулай да иң кыйммәтлесе - биредә эшләүчеләрнең үз эшләренең фанатлары булулары.

- Бала йөри алмый, бер карасаң, аякка басарлык физик мөмкинлекләр инде бар, шулай да бер адым да атламый. Сәбәбе психологиягә бәйле булып чыкты, бала үзе генә йөри башласа, әнисен югалтырмын дип курка икән. Бала йөреп китсен өчен, һәр икесе белән дә аерым эшләргә туры килде. Һәр җиңү - барлык белгечләрнең уртак хезмәте, - дип, тернәкләндерү үзәгендәге эшләүнең үзенчәлеген аңлата психолог.

- Әле күптән түгел генә бирегә килгәч, залда бер әти кешенең елаганын күреп, әллә ни эшләп киттем. Үзеннән сорарга кыймыйча, баласына берәр хәл булды микән әллә, дип, тәрбиячеләрдән белешергә ашыктым. Әти кешедә куаныч яшьләре икән, балалары алты яшьтә беренче адымын ясаган, - дип, үзенең хисләре белән уртаклашты «БлагоДарение» фонды директоры Рузилә Шәймарданова. Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов башлангычындагы фонд «Шатлык» реабилитация үзәген үз канаты астына алган. Алар үзәккә һәрдаим матди ярдәм күрсәтүдән тыш, биредә дәваланучы балалар белән төрле проектларда оештыралар. Шундый матур эшләрнең берсен без дә күреп кайттык. Алар мөмкинлекләре чикле балалар белән спектакль куеп, аны халыкка тәкъдим иткәннәр.

Артистлар

Баулы районы мәдәният йортының сәхнә артында тамаша алдыннан була торган ыгы-зыгы. «Арсений, нигә грим салдырмадың?» «Руслан, ерак китмә!» - дигән сүзләр ишетелә. Бар да гадәттәгечә, артистлар гына бераз үзенчәлекле. «Мөмкинлекләре чикле» дип әйтелә әлеге төркемгә керүчеләр турында. Аларны тәрбияләүдә катнашкан, бу балалар белән гел аралашкан кешеләр, әти-әниләр өчен генә мөмкинлекләрне чикләү юк. Миңа да моны бик тиз төшендерделәр.

- Безнең Евгений кеше белән аралашырга ярата, аның белән сөйләшегез, - дип, бер балага күрсәттеләр.

Каршымда - ирен читләренә елмаю кунган, зәп-зәңгәр күзле егет. Мин аңа сораулар бирәм, ә ул исә авырдан гына авазлар чыгара. Шөкер, барысын да тиз аңладым: сөйләшми димәскә - сөйләштерергә тырышырга, йөрми икән - атлап китәргә булышырга. Балаларны һәм аларның әниләрен бергә туплап сәхнәгә менгерүнең төп максаты да әнә шул. Евгений өчен дә спектакльгә рольне махсус язганнар. Ул анда әнисе белән чыга, әйтүләренә караганда, спектакльдә уйный башлагач, сөйләме яхшыра төшкән. Башка рольләрне дә нәкъ аның кебекләр башкара.
- Репетицияләр барган дә­вердә авырулар кимеде, балаларның сәламәтлеге яхшырды, - ди әниләр.

Реклама

Спектакль егерме минутка якын бара. Беренче карашка, сюжеты да бик җиңел кебек. Бер гаилә кебек матур гына яшәп яткан Ак калада ап-ак тәнле кешеләр арасында кара таплы бала туа. Башка кешегә охшамаган бу баланы әнисе белән шәһәрдән куалар. Сәхнәдән әйтелгән һәр җөмлә күңелнең иң нечкә кылларына кагыла, кичерешләр күзләрдән яшь булып ага, тамак төбендә төер хасил була. «Без дә синең кебек, бир кулыңны», - дип сиңа кул сузучы балага карап ничек битараф кала аласың?!
«Чик» (Черта) спектакленең авторы - Гүзәл Минһаҗетдинова.

- Сәхнәдә чыгыш ясаучы балаларның халәтен, күңел кичерешләрен бик яхшы аңлыйм: үзем дә тумыштан инвалид. Кагылуны, кимсетүне балачактан ук күп кичердем. Бүгенге сыйныфташларым арасында үзләренең гамәлләре өчен гафу үтенүчеләр күп. Әйтмәгәннәренең дә күзләреннән күрәм, алар уңайсызланалар. Балалар дөньясын эчкерсез дип әйтә алмыйм, балалар кансыз. Гаепләп тә әйтмим, кешенең табигате шундый: ул һәрвакыт үзенең өстенлеген күрсәтергә омтыла. Көчсез, ярдәмгә мохтаҗ бала алдында җиңүче булу күпкә ансатрак. Шул ук кимсетүләр мине көчле итте, көрәшергә өйрәтте. Югары белем алдым, яратып башкарган хезмәтем бар, кызым буй җитте. Инвалид бала тәрбияләүче аналарга әйтергә теләгәнем шул: балаларын үзләреннән башка яшәргә, исән калырга өйрәтсеннәр, - ди Гүзәл.

Артистлар белән Баулы халык театры җитәкчесе, режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргалиян Фәхриев эшләгән. Ул аларны дөрес итеп сөйләшергә, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәткән.

- Мин табигатем белән дә нечкә күңелле кеше, үземнең дә оныкларым бар. Бу төркем балалар белән эшләү бик үзенчәлек­ле, башта нык авыр булды. Иң мөһиме - эчке халәтеңне аларга сиздермичә, гап-гади балалар белән эшләгән кебек эшләргә. Алар синең күзләреңә генә карап тора, ялганны хәзер тоеп алачаклар, - ди режиссер.

Миргалиян Фәхриев кебек эчкерсез ярдәм күрсәтүчеләрнең тагын берсе - Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, композитор Лилия Таһирова. Спектакльгә музыкаларны ул язган. Нәкъ менә музыкаль бизәлеш белән спектакь яңа төсмер ала. Баулыга спектакь карарга безнең белән бергә Лилия Таһирова да барды. Аны күреп, балалардан бигрәк, әти-әниләр куангандыр, мөгаен. Моннан соң Баулы балаларының Казанда үз композиторлары да булачак ләбаса. Нәкъ менә алар өчен җырлар язачак. Лилия Таһированы баулылылар үз яннарыннан җибәрергә теләмәделәр. «Шатлык» тернәкләндерү үзәгендә дә, мәдәният йортында да, пианино янына килүгә, аны тамашачылар чорнап алды.

- Мине бу балалар белән та­ныштырганы, әлеге эшкә җә­леп иткәне өчен, «БлагоДарение» фонды директоры Рузилә Шәймар­дановага зур рәхмәт. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар бе­лән менә шундый спектакль кую бик матур идея, - ди Лилия.

Нәни артистларның һәм аларның әти-әниләренең киләчәккә хыяллары бик зур, алар спектакльне Казан тамашачысына һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да күрсәтергә уйлыйлар.
«Галәмнән караганда, җиребез ямь-яшел планета. Бернинди чикләр дә юк, сугышлар юк», - дип яза үзенең көндәлегендә беренче тапкыр космоска очкан турист хатын-кыз Ануш Ансари. Аның сүзләрен соңгы вакытта бик еш искә алам. Илләр арасындагы чикләр бетү - чынга ашмаслык хәл кебек. Без әле бер гаиләдә, бер коллективта, бер җирлектә яшәүчеләр уртак тел таба алмыйбыз, янәшәбездәгеләрне дә күрмибез, ишетмибез. Бүгенге көндә кешеләрнең күңел түренә үтеп кергәнче ничә чик узарга кирәк?! Тормыш алай ук катлаулы түгел, аны катлауландыручы без үзебез...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: