Шәһри Казан

Чит планета кешеләрен дә татарча сөйләштерә торган дәвер иде

«Шәһри Казан» гәзитен мин үткән меңьеллыктан ук беләм. Беренче елгы төпләмәсен актарып утырганда, көтелмәгән ачыш ясадым: узган меңьеллыкта да дөньяда нәкъ безнең кебек үк кешеләр яшәгән икән ич. Аларны борчыган проблемалар да, көн сулышы да безнекенә бик якын булган. Хәтта кайбер авторларның исемнәре дә нәкъ бүгенгечә яңгырый: Разил Вәлиев, Вакыйф...

«Шәһри Казан» гәзитен мин үткән меңьеллыктан ук беләм. Беренче елгы төпләмәсен актарып утырганда, көтелмәгән ачыш ясадым: узган меңьеллыкта да дөньяда нәкъ безнең кебек үк кешеләр яшәгән икән ич. Аларны борчыган проблемалар да, көн сулышы да безнекенә бик якын булган. Хәтта кайбер авторларның исемнәре дә нәкъ бүгенгечә яңгырый: Разил Вәлиев, Вакыйф Нуриев, мәсәлән...
Мең тугыз йөз туксанынчы еллар. Бу гомум Россия тарихында СССР мирасын бүлешү һәм шуның белән бәйле махинацияларга, бандитизмга барып тоташа кебек. Ә без ул дәверне ниндидер бер күңел ашкынуы белән искә алабыз. Һәм бүген инде тормыш арбасына төптән җигелгән яшьләрне дә беркадәр горурлык белән «Туксанынчы еллар балалары» дип йөртәбез. Милли күтәрелеш еллары, халыкның үз зурлыгына үзе дә ышанган вакыты.
Бәйсез дәүләт төзү омтылышлары. Бу хисләр ул чорда туган балаларда да чагылыш тапкан. Һәм, әлбәттә, туксанынчы елда дөньяга килгән гәзитнең дә иң үзәгендә булган. Моны хәтта язмаларның исеме үк күрсәтеп тора: «Уяну сәгате», «Мөстәкыйль республикамы, әллә колонияме?», «Аерылганны аю ашамый», «Алтын Урда - серле тарих» һ.б. Үз иреклелегеңне тою, тормышның четерекле мәсьәләләрен уртага салып, ачыктан-ачык, беркемнән дә курыкмыйча фикер алышу мөмкинлеге, тормышны яхшырак, матуррак итү теләге. «Без фәкать формаль яктан гына дәүләт саналабыз, салым инициативабыз юк, - дип яза, мәсәлән, ШК үзенең беренче санында ук. - Бюджетыбыз тулысынча һәм бөтенләе белән РСФСР органнары тарафыннан эшләнә һәм безнең хезмәтебезгә дә, теләгебезгә дә бәйле түгел. Татарстан - Үзәкнең чимал амбары.» Ул вакытта язучы халкы да кыюрак, укучылар да активрак булган. Хәтта гәзит укучылардан килгән язмаларда да ил язмышы, халык язмышы өчен ихлас күңелдән борчылу, үзеңне илнең тулы хокуклы бер өлеше итеп тою ярылып ята. Ил һәм халык бердәмлеге.
Гәзит язмалары бүген инде күпмедер дәрәҗәдә тарихка әйләнгән. Алар аша халыкның нәрсә белән яшәгәнен күзаллап була. «Әлмәткә Джуна килә» дип хәбәр итә «ШК»ның бер саны. Халыкның һәртөрле могҗиза ияләре алдында биеп торган чаклары бар иде шул. Кашпировский сеанслары, Чумак зарядлары кемнәрне генә бәхетле итмәде ул чорда. Өстәвенә ике көннең берендә чит планетадан төшеп торалар иде. Күрше авылдан бер ханым шундый кунакларның берсеннән авырга да узган икән дип сөйлиләр иде. Бераздан ул баланың теле ачылуы, үзебезчә матур итеп сөйләшүе турында ишетелде. Белмим, бу хәбәр дөрес булгандыр­мы-юктырмы, әмма мин ышандым, чөнки дәвере шундый иде, чит планета кешеләрен дә татарча сөйләштерә торган дәвер иде.
Мең тугыз йөз туксанынчы еллар. «Шәһри Казан» гәзитенең беренче саннары белән бүгенге көн арасында 25 ел вакыт ята. Анда безнең уңышлар да, уңышсызлыклар - барысы да. Бер карасаң, ул нибары 25 ел гына. Бер карасаң, узган гасыр. Ә кайбер мәсьәләләрдә - үткән меңьеллык.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: