Шәһри Казан

Чулпан – ансамбльнең бизәге

Чулпан Сәлимуллина урта махсус белемне И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесының татар халык җырлары бүлегендә үзләштерә. «Ягымлы яз», Г.Тукайга багышланган конкурста беренче урынны яулый; «Мәдәнияттәге хезмәтләре өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Реклама

Чулпан Сәлимуллина ТР Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 2001 елдан хор артисты һәм солист булып эшли башлый.
Җырчы көчле, тулы яңгырашлы матур тембрга ия. Бер яктан ул сирәк очрый торган сопрано булып аерылып торса, икенче яктан, үзенең үтемле башкаруы һәм хисләренең ихласлылыгы белән тамашачыны дулкынландыра алу сәләтенә ия. Ул башкарган әсәрләр тавышының бай гармониясе, халыкчан җырлауның үзенчәлекле культурасы белән аерылып тора. Башкару манерасының үзенә генә хас үзенчәлеге, халык музыкасына тирәннән керә белүе Чулпанга халык җырларын оста башкаручы булып өлгерергә мөмкинлек бирде. Аның башкаруында татар халык җырлары «Зөбәрҗәт», «Бүз тургай», «Әзифә», «Тау астында», «Зөләйха», композиторлар әсәрләреннән «Сагыну» (Ә.Хәбибуллин муз.), «Язгы сулар акканда» (С.Садыйкова муз.) һ.б. репертуарының күптөрлелеге, аның төрле жанрдагы җырларны башкара алуы турында сөйли. Җырчының диапазон киңлеге һәм югары кимәлдәге профессиональлеге татар һәм украин, кырым татарлары, төрек, казах халык җырларын һәм композиторлары әсәрләрен дә соклангыч итеп башкаруга юл ачты. Ул һәр җырның милли колоритын җанлы, тасвирлы һәм табигый итеп, үз төсмерләре белән баетып бирә белә. Чыгышларын Төркия, Франция, Испания, Бельгия кебек илләрнең шәһәрләрендәге төрле яшьтәге тамашачы бик җылы кабул итте.
Чулпанга башкару осталыгын чарлау һәм үзенең аерым (соло) җырлау репертуарын киңәйтү өстендә һәрдаим эзләнү хас. Хәзерге татар композиторлары, шагыйрьләре белән бәйләнештә булып, репертуарын яңа һәм кызыклы әсәрләр белән баету өстендә эшли ул. Ч.Сәлимуллина - ансамбльнең иң талантлы, аерылып балкып торган, әйдәп баручы солистларының берсе.
Әмма җырчы республика конкурс һәм фестивальләрендә еш катнашса да, радио яки телевидениегә яздырган чыгышлары юк диярлек. Аның турында ансамбльнең баш хормейстеры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Нияз Гәрәев болай ди: «Чулпанның башкару манерасындагы, тавышының тембрындагы үзенә генә хас тыйнаклык татар хатын-кызларына хас мөлаемлылык белән кушыла. Ул тышкы нәфислеге белән дә сәхнәдә ансамбльнең бизәге булып тора. Чулпан җырда хатын-кыз образларының әхлакый йөзен, холык-фигылен иң нечкә моң-төсләргә күчеп яңгырата. Шуңа да аның җырлавы тыңлаучыда җуелмас тәэсир калдырырга сәләтле. Чулпанның гаҗәеп таң калырлык осталыгы музыка училищесында төпле белем алудан дияргә кирәк. Аның табигатьтән бирелгән тавышын вокал укытучылары Разия Үзбәкова һәм Венера Гәрәева ачты, үстерде.
Чулпан - ансамбльгә яшь килеш килгән, шунда үскән, коллективның бөтен традициясен үзенә сеңдергән артист. Эчке тыйнаклык белән көчле характер бергәлеге чын артистларга гына хас, чөнки сәхнәдә җырлау өчен көчле характер да кирәк».
Әйдәгез, аның остазы - ТРның халык артисты, ансамбльнең хормейстеры, музыка көллияте укытучысы Венера Гәрәеваның фикере белән танышып үтик: «Чулпанның тормышы күпләргә үрнәк алырдай: аның тулы гаиләсе - ире, ике баласы бар. Аңардагы төс-килбәт дисеңме - сәхнәдә басып торганда, мадоннага караган кебек карыйсың. Эшендә дә бервакытта да ашыкмас, юк-бар нәрсә белән йөдәтмәс, һәрнәрсәсе уйланган булыр. Чын мөселманча тәрбия алган татар хатын-кызларына хас бөтен сыйфатлар бар анда. Чулпанның холык-фигыле сабырлык белән аерылып тора.
Чулпан булган традицияләрне саклап, татар җырын, татар моңын аңлап, мелизмнар белән алып бара - шушы уникальлелек буладыр, минемчә. Ул беркемне дә кабатламый, кемнедер дәвам да иттерми. Гомумән, ансамбльдә эшләгән һәр солистның үз урыны бар. Безнең аларга игътибар да җитмидер, нишләптер гомуммасса белән баралар да баралар. Бу, бәлки, җитәкчелекнең безгә уникаль коллектив итеп карамаганлыгыннан килә торгандыр. Ә бәлки үз традицияләребезне булдыра алмавыбыз, 75 ел тарихы булган, Россия күләмендә иң-иңнәрдән саналган җыр һәм бию ансамблебезнең үз залы булмавы да сәбәптер... Хәер, сәбәпләрне бик күп санап китәргә буладыр.
Чулпан Сәлимуллина - бик профессиональ җырлый торган җырчы. Интонация дисеңме, тын алу ягыннан дисеңме, позиция, дикция һ.б.ягыннан аңа чын татарча итеп җырлау хас. Чулпанның тавышында үзенә җәлеп итә торган йомшаклык, матурлык, шуңа кушып табигатьтән бирелә торган тембр да бар.
Чулпан кебекләрнең язмалары булмау кызганыч. Аларның язмалары киләсе буыннарга калырмы? 50-60-70 нче елгыларның язмалары бар, чөнки Хөкүмәт Мәскәүдән китереп тә, Татарстаныбызда да бушка яздыра иде җырчыларны.
Чулпан - ансамбльнең прима җырчысы. Аның бөтен репертуарны җырларлык һәм яздырырлык мөмкинлеге бар».
Чулпан Сәлимуллина язмалар турындагы соравыма менә ничек җавап бирде: «Язмаларым булмауның сәбәбе бәлки минем холкымнандыр, кыюлык җитмәвендәдер. Бәлки игътибарны күбрәк гаиләмә бирәмдер. Бәлки әлегә вакыты җитмәгәндер. Мин ансамбльне, сәхнәне бик яратам».
Чулпан үзенең бүгенге эстрадага карашын да белдерде: «Бүгенге эстрадада башкару культурасы юк. Эстрада халык иҗатын корыта шикелле. Аларда моң юк та юк инде, җырлары өч тиенлек, фикерсез. Кемгәдер охшарга тырышып, үзешчән җырлаучыларның бөтен кирәкмәгән манераларын кабатларга тырышалар. Киенүләре дә зәвыксыз, кемдер сикерә, кемдер елый, кемдер шыңшый... Үзем элеккеге җырчыларны балачактан ук тыңладым, алар безнең өчен үрнәк, мәктәп булдылар. Ә хәзер инде чын сәнгатькә хезмәт иткәч, бүгенге эстраданы тыңламыйм, сәламәтлеккә дә, зәвыкка да зыяны булудан куркам. Үземне ансамбль эчендә генә иркен хис итәм, аңа гына хезмәт итәм, ансамбльдән тыш, көчемне сарыф итмәскә тырышам».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: