Шәһри Казан

Чыбыклы радиога ҖЕНАЗА

Газетабызның 8 июнь санында «Радионың соңгы көннәре» дигән хәбәрне укыгач, сискәнеп киттем. Ник дигәндә, радио - минем яшәеш юлдашы. Нигә ул бетәргә тиеш?! Сүз чыбыклы радио турында бара икән. Монысы миңа тагын да авыррак тәэсир итте. Чөнки илленче еллар урталарыннан алып хәзергәчә диварда эленеп торган шул хикмәтле тартма, сулаган һавабыз...

Күпләр, иртән торуга, телевизор кабызалар, ә мин радионы сөйләтеп җибәрәм. Аны махсус тыңлап та тормыйм, ул сөйләп тора, ә мин үз эшләрем белән мәшгуль. Белүемчә, чыбыклы радио бик күпләр өчен шундый ук кирәкле нәрсә. Кайчакта ул ниндидер сәбәпләр белән (андый хәл сирәк була) сөйләми тора. Андый вакытны мин кояшсыз күк йөзе белән тиңлим. Кайдадыр калын болытлар артындагы күк җисемебезнең шифалы нурлары яшәү чыганагы булуын шунда гына төшенәсең.
Классик әдибебез
Г.Бәшировның 1952 елда басылган «Намус» романы кулыма килеп кергәндә, миңа нибары унбер яшь иде. Андагы менә бу юллар ничектер үзеннән-үзе хәтеремдә уелып калган: «Ул арада аның (Тимеринең. - Ф.Г.) бөтен тормышы үзгәреп китте. Ике тәрәзә арасында радио уйный башлады. Хәзер Тимери Москва белән Казан сөйләгәнне үз колагы белән, кырын ятып кына тыңлый, әргән уйнагандай шыңгырдатып суга торган алтын битле стена сәгатен дә Кремль сәгате белән генә дөресләп җибәрә иде». Мин шунда бала акылы белән радионың кеше тормышын үзгәртеп җибәрерлек гадәттән тыш нәрсә икәнлеген аңлап алганмын. Шушы хикмәтле радио дигәннәре безнең өйдә әле тагын өч елдан соң, ягъни 1955 елда гына пәйда булды. Тимери агай аны «кырын ятып тыңласа», мин исә шул кара тәлинкәнең эченә үк кереп китәрдәй була идем. Бигрәк тә Казан тапшыруларын - татарча сөйләгәннәрен тыңлаганда. Тора-бара аннан җырлаучыларның исемнәрен генә түгел, тавышларын да аера башладым. Кайберләрен моңа кадәр дә ишеткәнем бар иде. Мостафа абзыйның оныклары, җәйләрен читтән кайтып, шомырт бакчаларына патефон алып чыгып уйнаталар. Шунда, чирәмгә утырып, уннарча кеше, тын алырга да куркып, җыр тыңлыйбыз. Каймә һәм Баян тәтәләр, Саймә апа, аталы-уллы Галимҗан белән Ягъфәр абыйлар, Сәйфетдин белән Фәсхетдин абзыйлар арасында без - малай-шалайлар да бар: Мансур, Шәвәли, Билалетдин, Мөнир, Суфия, Кадрия, Люцияләр... Җырларны тыңлаганда, соклана-соклана, әйтеп-әйтеп куялар:
- Гөлсем Сөләйманова җырлый да инде!
- Рәшит Ваһаповның җырлары күңелне айкап ала.
- Зифа Басыйровага җитми инде...
Шул ук җырчылар радиодан да җырлыйлар икән бит. Мин аларны танышларым буларак тыңлый башладым. Аларга гармунчылар Фәйзулла Туишев, Мөхтәр Әхмәдиев, Оркыя Ибраһимова, җырчылар Мөнирә Булатова, Нияз Даутов, Усман Әлмиев, Азат Аббасов, Зөләйха Хисмәтуллина, бераздан Әлфия Галимова белән Венера Шәрипова өстәлә...
Ял көннәрендә исә сәгатьләр буе спектакльләр тапшыралар. Шул вакытларда кемне дә булса урамда күрермен димә. Барысы да өйләрендә радио тыңлыйлар.
Шундый бер кызык хәл хәтеремдә калган. Илле җиденче елны авыл яшьләре кышкы көннәрнең берсендә «Галиябану» әсәрен куярга әзерләнделәр. Миңа Хәлим ролен бирделәр. Бу минем сәхнәгә беренче тапкыр чыгуым иде. Барыбыз да бик дулкынланабыз. Клуб каршындагы белдерүләр тактасына игълан да язып элдек. Соңгы репетициягә кичкә таба җыелырга тиеш идек. Әмма театр түгәрәге җитәкчебез Иңглизә Гайнанова безне, өйдән-өйгә йөреп, иртәнге якта ук җыеп алды. Радиодан шушы ук спектакльне тапшырачаклар икән. Без, уенда катнашучылар, Казан артистлары уйнавын бергәләп тыңладык. Без генә түгел, авыл халкы да тыңлый иде. Шуңа күрә күңелебезгә шом да йөгерде: көндез тыңлагач, кичен безне карарга килерләрме, янәсе. Кая ул килмәгән, клуб шыгрым тулы булды. Безнең халык тамашаны бик ярата бит ул. Алар радионы да бик бирелеп тыңлаган, шушы ук уенны безнең башкаруда да күрергә теләгәннәр. Без моны спектакльне уйнаганда аермачык тойдык. Мин - Хәлил: «Синең кебек этне атарга хурланам», - дип, револьверны җиргә ташлагач, тамашачылар арасыннан көр тавыш белән Хәмидулла абзыйның кычкырганы ишетелде:
- Ташлама, Фоат, ташлама. Радиодагы Хәлил дә ташлаган иде дә, теге имансыз Исмәгыйль аны шуның белән атып үтерде!
Зал, шушы вакытта сәхнәдә барган киеренке хәл-әхвәлләрне онытып, тыела алмыйча көлеп җибәрде...
Шулай да мине иң гаҗәпләндерүчеләр радиодан сөйләүчеләр иде. Алар шулкадәр матур итеп, бөтен авазларны ачык әйтеп, ягымлы тавыш белән сөйлиләр, тыңлап тору үзе искиткеч ләззәт бирә. Әминә Сафиуллина, Камал Саттарова, Вәис Саматов, Айрат Арсланов, Фатих Шәрәфиев, Фатих Кульбарисов, Рәшидә Җиһаншина... Мин аларны тыңлыйм һәм... алар булып сөйләшергә өйрәнәм. Сүзләрнең дөрес итеп яңгыравы, теге яки бу фикерләрнең әйтелеше, җанлы сөйләмнең хис-кичерешләр белән тулыландырылуы - болар барысы да минем игътибардан читтә калмый. Мин инде кешеләр белән сөйләшкәндә дә сүзләрнең әйтелешен радиодагыча итәргә тырышам. Минем сөйләшүне тыңлап торгач, Мөнир әйтеп куя:
- Син, Фоат, безнең авыл малае түгел. Казаннарча сөйләшәсең. Тора-бара син үзең дә Казанга китәрсең әле...
Кара син аны, Мөнир нәкъ минем күңелдәгене әйтеп бирде ләбаса. Мин, радиодан сөйләүчеләрне тыңлаган саен, үзем дә шулар кебек булуны тели башлаган идем. Өйдә ялгыз калганда район газетасы «Большевик»та язылганнарны «казаннарча итеп» кычкырып уку күнегүләре уздыра башладым. Боларның бөтенесе радионың тылсымлы тәэсиреннән килгәнлеге әйтмәсәң дә билгеле.
Мәгълүм булганча, мин, чыннан да, шушы максатыма ирештем. Алтмышынчы-җитмешенче елларда «Татарстан» радиосында диктор (алып баручы) булып эшләдем. Миңа Камал Саттарова, Айрат Арсланов, Мәрьям Арслановалар белән аралашырга, тапшырулар алып барырга насыйп булды. Безнең тапшыруларны һәр өйдә тыңлаганнардыр дип ышанам. Ул вакытта турыдан-туры телефон белән элемтәгә керү гадәте юк иде. Аның каравы, радиотыңлаучылар безне хатлар белән күмеп тордылар. Мин аларның барысына да җавап язып барганымны хәтерлим. Хат авторларының күбесе чыбыклы радионы тыңлаучылар иде. Чөнки ул вакытта һәр йортта радионокта булдыруны тәэмин итү хакимият органнарының мөһим бурычларыннан саналды. Халык үзе дә моңа шулкадәр күнеккән иде. Теге яки бу өйдә радио эшләми башласа, шунда ук тиешле урыннарга шалтыраталар, мәсьәлә шунда ук хәл ителә иде. Чөнки өйдә радио сөйләмәү яшәешне кимчелекле итә, тормышның бер ягы китек булып тоела.
Сүз дә юк, хәзер яшәеш рәвеше нык үзгәрде. Мәгълүмат чаралары бихисап күбәйде. Татар телендә генә дә Казанда, Чаллыда, башка төбәкләрдә берничә радиостанция көн-төн эшләп тора. Әмма, ни генә әйтмә, «Татарстан» радиосы һаман да халкыбыз өчен төп радио булып кала бирә. Аны саклау-үстерү бөтенебезнең дә кайгысына әверелергә тиеш. Инде аның чыбыклар аша өйләргә барып җитү юлын өзеп кую рухи тормышыбыздагы иң зур һәлакәтләрнең берсе булачак. Бу - бетә баруыбызның гаять тә аянычлы бер этабы итеп саналырга тиешле гамәл.
Халык «Татарстан» радиосын эфирдан тотсын, әнә башкаларын тыңлыйлар бит, дип әйтергә мөмкиннәр. Әмма шуны онытырга ярамый, хәзерге радиоалгычлар (бигрәк тә кытайныкылар) вак-төяк станцияләрнең тапшыруларын тыңлау өчен генә эшләнә. Ә безнең төп халкыбызга хезмәт итүче «Татарстан» радиосы озын дулкыннарда эшли. Ул шул хәлендә эшли генә күрсен. Ник дигәндә, аның сыйфаты яхшы, бу шул ук вакытта әлеге радиобызның мәртәбәлелеген раслаучы күрсәткеч тә. Монда мәсьәләне ике төрле хәл итәргә мөмкин: чыбыклы радионы саклап калырга, аның тагын да тотрыклы үсешен тәэмин итәргә; яки «Татарстан» радиосы тапшыруларын, озын дулкынны саклап калган хәлдә, бер-ике кыска дулкыннарда да эфирга чыгарырга. Озын дулкыннарда таралучы радиотапшыруларны тота торган радиоалгычлар эшләп чыгаруны җайга салырга.
Әле шушы араларда гына Казан шәһәр радио челтәре буенча (чыбыклы радио дигәнебез шул бит инде) «Татарстан» радиосын иртәнге якта тоташтырырга «оныттылар». Бу ни хәл, дип, мин радиоалгычны (шөкер, ул миндә бар) кабызып карадым. Анда Казан сөйли, ә монда - юк. Күрәсең, бу гамәл радиотыңлаучыларны бер сынап карау булгандыр. Нинди мөнәсәбәт күрсәтерләр, янәсе. Әйтәсе килгәнем шул, «Татарстан» радиосы яңгырамаса, чыбыклы радионың кирәге дә шулкадәр генә.
«Радионың соңгы көннәре» дигән бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Хәер, андый яшеннәр бик күп изге урыннарыбызга суга килә. Бусы хәвеф-хәтәр салмыйча гына узмасмы икән? Белмим шул.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: