Шәһри Казан

Чын тормыш нинди ул?

Без ничек яшәп ятабыз? Ниндидер сәяси, милли, башка фәлән-төгән темаларга кермим, гомумән дип әйтүем. Тормыш бит бер дә туктамый - һәр көнне ашарга, киенергә, кайдадыр ятып йокларга кирәк. Минемчә, тормышның бүгенге сулышын игъланнар һәм белдерүләр бик яхшы ачып бирә.

Реклама

Матбугат.ру сайтындагы белдерүләрне укыйм. Менә бер гаилә ашыгыч рәвештә Актанышта фатир яки йорт «снимать» итәргә теләвен яза. Йә яңа өйләнешүчеләр, йә каенанадан туеп чыгып китәргә җыенучылардыр, күрәсең. Юкса «срочно» булмас иде. Гомумән, күчемсез милеккә Актанышта бәяләр ничегрәк икән соң? Ә, менә тагын бер белдерү: «2 комн. квартира сатам. 800 мең. Актаныш» дигән. Казан бәяләре белән чагыштырсаң, 3-4 тапкырга арзан, Казандагы фатирны сатып, шуны алып матур гына итеп Агыйдел буенда яшәп ятарга мөмкин икән үзе. Чөнки калган акчага шактый озак эшсез буталып йөрергә була. Казанда фатир бәяләре кыйммәт. Менә берничә игълан: «2 бүлмәле фатир сатам, Казанның үзәгендә урнашкан. Йорт - хрущевка, 5 этаж. Бәясе - 2 450. Риелторларның борчымауларын сорыйбыз», «Продаю 2-к квартиру в Казани. Хороший и качественный евроремонт, мебель остается. Цена 3 850 000 руб», «Продам 3-комнатную квартиру в элитном доме Советского р-на г. Казани, 123/62/18 м . кв., 5-й этаж, евроремонт, 2 санузла, 3 балкона, охраняемый двор, машино-место. Цена 7450000 руб. Риелторам не звонить». Бу икесе татар сайтына да урысча язганнар. Татарлардыр инде. Урыс беркайчан да татар сайтына кереп белдерү язмас, язса да, татарча язарга тырышыр. Нигәдер берсе дә риелторларны яратмый. Сәбәбе бардыр инде. Күчемсез милек бәясе, теге яки бу җирлектәге икътисади хәлне дә яхшы күрсәтә ул. Зур бер авыл икәнлеген онытмасаң, фатир бәясенә караганда, Актанышта хәлләр начар түгел бугай.
Тә-ә-к, тагын ниләр бар икән ? «Азнакай районы Урсай авылында 27 сутый җире белән 54 кв. метрлы агач йорт сатыла» дигәннәр. Урсай - матур авыл. Нигә саталар икән? Ата-ана йорты булса, бигрәк кызганыч. Вак-төяк акчага кызыгып яки үзебез киткәч кем карап тора аны, дип туган йортларын сатучылар тагын да. Аннан кайда кайтырга белми аптырап йөриләр алар, олыгая башлагач, туган нигез искә төшә ул. Хәер, белеп булмый, бәлки үзара бүлешәләрдер. Иске генә авыл йортларын да туганнар бүлешкәли бит хәзер. Мәхшәр куба ул чакта. Дошманга әйләнәләр. Тагын шул ук яктан бер белдерү, монысы да урысча язган: «1-этажный дом 70 м² (бревно) на участке 30 сот, 25 км до города Азнакаево. В селе Тумутук, продается жилой бревенчатый дом с постройками». Ык буйларында кемгәдер менә дигән дача бит инде ул. Эшли, яши белгән кеше авыл җирендә дә җир җимертеп яшәп ята ул бүген. Мисалларын күреп торабыз. Әнә берсе: «Курдюклы сарык ите сатам. Бәясе 260 сум. Авылдан Казанга китереп бирәм», - дигән. Бәясен арзан куйган бу. Без берьюлы килосын 350гә алган идек. Шунда ук икенчесе: «Кәҗә сөте сатыла. Островка авылы, Мөслим районы» дип язган. Казан байлары эзләп алып эчәләр аны хәзер. Димәк, файдасы бар.
Авыл йортында умарта тоту да файдалы диләр. Печән чабасы юк, кортларга икмәк кирәкми, тик йөр шунда төтен чыгарып. Белдерүләрдән дә шул күренә. «Экологический чиста районда урнашкан пасекадан үз балыбызны сатабыз. Быелгы уңыш. Чәчәк балы. 3 литр банка - 1300 сум», «Урманда торган пасекадан бал сатыла, үзебезнеке. Бик тәмле, 1400 сум. Саба-Казан. Казанда китереп тә бирәбез», «Яңа аерткан үзебезнең пасека балын сатабыз. Бәясе 1300 сум - 3 литрлы банкасы. Балтач-Казан. Китереп бирү шарты каралган». Безгә Таулы Алтайдан алып килделәр. Бөтенләй бүтән төрле бал, юл чыгымнарын кертеп санагач та Саба балыннан арзангарак төште үзе. Әлегә кадәр андый яхшы бал ашаган юк иде әле. Саба кайда да, Алтай кайда?
Авылда умарта, кәҗә һәм курдюклы сарыктан башка тагын әллә нәрсәләр үстереп, асрап була икән. Игъланнар шул турыда сөйли. «Чия, кара карлыган, кызыл карлыган сатам» дигән берәү. Аның янында ук икенче бер татар кешесе: «Продаю черную смородину, малину» дип куйган. Шунда ук «Эре кара карлыган сатам» дигән белдерү. Бөтенесенең телефоннары бар, С витаминына бик бай булган карлыган нык уңды шул быел.
«Үгез ите сатам. Бәясе 220 сум. Илдар» дип язганнар. Кара әле, без авылдан 230га алдык - боларныкы арзанрак икән. Бәлки малны күпләп асрыйдыр бу кеше? Хәер, үзең үстергән мал ите өчен 230ы да бик арзан әле аның. Ит килосы, ким дигәндә, 350 сумнар торырга тиеш дип уйлыйм мин. Мал асраучылар белә - аңа бик күп көч, акча китә бит.
Печән дигәннән, бу темага да белдерүләр бар. «Костерка орлыгы сатыла. Актаныш» дип язган берсе. Быел көз сибеп калдырсаң, яхшы инде бакчаңа. Хәзер бәрәңге күп ашалмый - йорт яныңда үз печәнлегең була. «Печән сатып алабыз. Мамадыш» дигән икенчесе. Костерка орлыгы сатучы печән дә сатмыймы икән? Хәер, Актаныштан Мамадышка печән илтү көлкерәк булыр иде, чөнки быел печән бөтен җирдә күп. Иренмичә чап кына. Тик чапмыйлар. Аннан быелгы үлән картаеп кибә дә, яз буе аны кырларда яндыралар.
Авыл үз җаен белеп яши инде ул. Халык күбрәк калада яшәргә омтыла шул ул. Әнә: «Ике татар кызы Сукно бистәсе метро станциясе тирәсендә озак вакытка яшәп торыр өчен бер бүлмәле фатир эзли». Болары - студентлардыр, мөгаен. Ата-анасы түли инде. Чөнки, бар кеше укыткач, баланы укытмый калу оят кебегрәк. Дипломы булгач теләсә нишләсен, күпчелек кебек кибеттә сатса да, начар түгел, аның каравы - дипломлы. Күршеләр балаларыннан ким түгел.
Эш бар ул Казанда. Берсе: «КамАЗ манипуляторда эшләргә водитель кирәк, эчми торган булсын. Казан» дип куйган. Шабашка да эшләп була торган машинага дәшәләр бит. Ләкин «Камаз»да эшләргә бик атлыгып тормыйлар, күрәсең. «Эш эзлим. Личный водитель. Казанда. Илнур». Илнурның да әнә җиңел машинада йөрисе килә. Аның белдерүе янында гына: «ПЕЖО-306. 140 мең км. Уртача хәлдә. 1993 елгы. 50 мең сум» дигәннәр. Ал да йөр бит инде. Эшлә. Карап йөрсәң, машина йөри инде ул. «УАЗ-69 на ходу, 15 мең» дигән белдерү шуны күрсәтеп тора. Бөтенләй юк бәя ич. Әнә, әлеге дә баягы, Сабалар мопедларын да кыйммәткәрәк сата: «Мопед в Сабинском р-не; пробег 1700 км; 49, 9 куб. 18 000 руб, шлем в подарок!» Әллә алырга инде? Шлем кисәң, мопедта йөрү куркынычсызрак инде ул. Тик шушы гәүдәм белән мопедта чапсам, аңламаслар кебек.
Халык гел эшли дә сата дип кенә уйлап булмый. Әнә берәү: «Август аенда ялга - диңгезгә барырга иптәш хатын-кыз эзлим (1 кешегә тур кыйбат)» дип язып элгән. Ир-аттырмы, хатын-кыздырмы - аңлап булмый. Ләкин кызык. Ияреп китсәң ничегрәк булыр икән? Юк, хатын җибәрмәс. «Белмәгән, күрмәгән кешегә ияреп йөрмә», - дияр...
Менә шундыйрак белдерүләр. Әле бит бу берничә көн эчендә бирелгәннәре генә. Боларны укыгач, шатланып куясың. Яши безнең халык. Сата, ала, мал асрый, ял итә. Чын тормыш менә шунысы бит инде аның.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: