Шәһри Казан

Чынлыкта, сугыш булмаган...

Россия Федерациясе Саклану министрлыгы тарафыннан Ватанның хәрби тарихындагы истәлекле даталар исемлегенә Куликово кырындагы вакыйгаларга бәйле бәйрәм кертелгән. Бу - 1380 елның 21 сентябрендә Куликово кырында урыс полкларының татар-монгол гаскәрләрен җиңү көне, имеш.

Реклама

Күпмилләтле илдә бер халыкны икенчесенә каршы кую, татарларны гомер-гомергә гаепле санап, һәрчак дошман эзләү кемгә кирәк? 1380 елда Куликово кырында Дмитрий Донской җитәкчелегендәге урыс полкларының «Татар-монгол гаскәрләрен җиңү көне» нинди ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли ала соң?!
Тарихтан билгеле булганча, Куликово кырындагы сугыш урынының төгәл генә кайда икәнлеген исбатлый торган дәлилләр юк. Аны татарлар белән урыслар сугышы, ике ил, дәүләт сугышы дип тә әйтеп булмый, чөнки ул вакытта урыс дәүләте булмаган. Алтын Урда эчендә бары тик аерым кенәзлекләр генә яшәгән. Бу - ике татар ханы - Туктамыш белән Мамай арасындагы каршылык. Чынлыкта, сугыш булмый кала, каршы якның көчен күреп, Мамай үз гаскәрләре белән борылып кайтып китә...
Шунысы гаҗәпләндерде: Вагиф Кочетков «Новые известия» газетасында басылып чыккан «Куликово кырында мәчет төзергә мөмкин» (19.07.2002) исемле мәкаләсендә: «Алтын Урда хакимиятеннән котылу татар халкына ирекле үсеш алу өчен көчле энергия бирде», - дип язды. Чынлыкта исә үз заманында татар халкының дәүләте булган. Алтын Урда - безнең дәүләт. Шул заманның сәяхәтчеләре, галимнәре, шаккатып: «Алтын Урда бик бай, бик көчле, мәдәниятле дәүләт. Аның йөзгә якын шәһәрендә акча сугалар», - дип язганнар. Казан ханлыгы турында да шундый ук фикерне әйтергә була. Казанда яшәгән урыс сәүдәгәрләре, Мәскәүгә бертуктаусыз хат язып, Казан ханлыгы җирләрен «оҗмах урыны» дип атаганнар.
Яңа бастырылачак тарих дәреслегендә чын тарих булырмы икән?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: