Шәһри Казан

Данил Сәфәров: «Исмәгыйль абый юмор белән тәрбияли иде...»

Студент чакта Исмәгыйль абый белән танышкач, ул миңа заманча, затлы кеше итеп күзалланды. «ТЯ»да башка хезмәткәрләр дә төшеп калганнардан түгел үзе, әмма Исмәгыйль абый заманыннан бер адым алдарак бара торган кеше сыман тоелды миңа. Бу аның сөйләмендә дә, үз-үзен тотышында да, вак шакмаклы күлмәгендә дә, портфель һәм кәнәфиендә дә чагыла...

Студент чакта Исмәгыйль абый белән танышкач, ул миңа заманча, затлы кеше итеп күзалланды. «ТЯ»да башка хезмәткәрләр дә төшеп калганнардан түгел үзе, әмма Исмәгыйль абый заманыннан бер адым алдарак бара торган кеше сыман тоелды миңа. Бу аның сөйләмендә дә, үз-үзен тотышында да, вак шакмаклы күлмәгендә дә, портфель һәм кәнәфиендә дә чагыла иде, ләкин ул беркайчан тәкәббер булмады.
Без ул вакытта бала-чага, әмма ул, яшьләр газетасын чыгаргангамы (ул чакта «ТЯ» чыннан да яшьләр газетасы иде), безне бала-чага итеп күрмәде.
Кемнән генә сорама, барысы да Исмәгыйль абыйның нечкә юмор хисен искә ала. Ул сиңа нәрсәнедер җитди кыяфәт белән сөйли башлый, ә син аның шаяру икәнен бишенче җөмләсеннән генә аңлыйсың. «ТЯ»да эшләүчеләр ул яктан тәҗрибәлерәк, өченче җөмләдән үк аңларга мөмкиннәр. Редакциядә һәрвакыт җиңелчә, шаяру-елмаюлы атмосфера хөкем сөрде. Шулай үпкәсез, интригасыз эшләгәндә генә 200 меңнән артык тираж белән газета чыгарып буладыр. Коридорда игъланнар тактасында әле дә зур хәрефләр белән «Телисеңме-теләмисеңме, ә теләргә кирәк!» дип язылган. Бу нәкъ «Татарстан яшьләре»чә! Нәкъ Исмәгыйль абыйча! Кара юмор да ишетеп була иде редакциядә. Ялга китәсе хәбәрчегә «андый-мондый була калса, некролог өчен фотоңны калдырып кит» дию монда гадәти хәл. «Татарстан яшьләре»нең соңгы битендә һәрвакыт юмор һәм сатира басыла. Һәм бу битне баш мөхәррир берәүгә дә ышанып тапшырмый иде, һәрвакыт тәмләп үзе эшләде. Белүемчә, үләре алдыннан Исмәгыйль Шәрәфиев бик күп номерга җитәрлек язма әзерләп калдырган.
Исмәгыйль абыйны яратып искә алучылар аның тагын бер сыйфатын ассызыклый. Ул беркайчан, мин - җитәкче, дип тавышын күтәрмәде, кычкырмады. Студент чакта, сер түгел, яшь журналистлар үз язмаларын берьюлы төрле редакциягә бирә. Мин дә шулар рәтендә. Гонорар эшлим дип түгел инде, берсе булмаса, икенчесе чыгарыр дип. Исмәгыйль абый моны белеп алды да миңа шелтә белдерер урынына әйтеп куйды: «Маладис! Яһүдләр кебек, бер әйберне ике тапкыр сатарга кирәк». Шулай юмор белән тәрбияли иде ул.
Кеше китә - җыры кала, диләр. Бу сүзне, гадәттә, җырчылар, язучыларга карата әйтәләр, чөнки алардан иҗат әсәрләре кала. Исмәгыйль абыйдан исә «Татарстан яшьләре»н укып үскән берничә буын татар калды. Менә ул аның «җыры». Кызганыч, дөнья шулай яратылган. Беркем дә, бернәрсә дә мәңгелек түгел. Исмәгыйль абый әйтмешли, телисеңме-теләмисеңме...

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 16 декабря 2017 в 07:33
    Ял көннәрендә көчле буран көтелә
    Бүген, 16 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, урын белән кар, буран көтелә. Көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте.
    82
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 10:00
    Герой әби Әминә әби Шәфигуллина – «Элекон» заводы тарихында иң беренче Социалистик Хезмәт Герое исемен алган кеше. Аңа кадәр Татарстанда бу югары бүләккә унҗиде кеше генә ия булган, ул – унсигезенчесе һәм иң гаҗәбе – Герой исемен Әминә әби 36 яшендә үк алган.
    186
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 11:11
    Ялт-йолт килеп торсын өчен Хатын-кызларның күбесе ир-атларга аяк киеменең нинди булуына карап бәя бирә. Пычрак яки тузан кунган ботинка кигән ир затына хатын-кыз борын чөереп кенә карый. Кибеттән сатып кына алган вакытта бөтен аяк киеме дә матур булып ялтырап тора. Тора-бара тоныклана, беренчел матурлыгын югалта. Аяк киемен бакслап ялтыратуның да серләре бар.
    149
    0
    0